Хуш киләсең Рамазан.

     Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барча мөэмин-мөселман кардәшләребезне якынлашып килүче изге Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәбез Аллаһы Тәгалә барчабызга да бу изге айда уразалар тотып изге гамәлләр кылып, гөнаһларыбызга тәүбәләр кылып үткәрергә насыйп әйләсә иде. Аллаһы Тәгалә Рамазан ае турында Коръәни кәримдә мөэминнәргә бу сүзләр белән мөраҗәгатъ итә. «Әй, мөэмин бәндәләр, әүвәл замандагы мөэминнәргә фарыз кылынган кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен, Рамазан аенда ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды, ягъни мәҗбүр ителде». (Бәкара 184)

    Бу аятьтә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуның мәҗбүрилеген күрсәтә. Гозере булганнар, ягъни шәригать хөкемнәре нигезендә ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тотмау рөхсәт ителгән, яисә гомүмән ураза тота алмаган кешеләр рамазан аеннан соң, гозерләре беткәч калган уразаларын каза кылалар, ә инде гозерләре бетми торганнар тиешле урыннарга фидия садакаларын биреп өсләреннән бурычларын төшерәләр. Быел голәмәләр шурасы фидия сәдәкасының күләмен 200 сумнан зәкәтнең нисабын 210 мең сумнан билгеләделәр.

    Икенче бер аяттә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә:

Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын. (Бәкара 185)

Рамазан аенда ураза тоту ислам баганаларының берсе булып тора. Рамазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар. Бу айда аять-аять булып, аерым сүрәләр булып җир йөзенә Коръән иңә башлый. Бу айда кадер киче була. Изге гамәлләр кылып гөнаһлардан арыну.

      Шушыларны аңлаган һәр кеше Рамазан аенда сәбәпсез 1 генә көндә уразасын калдырмас. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

Әбү Һөрәйрә радый Аллаһу ганһедән риваять кылына, пәйгамбәребез салл-Аллаһу әйтте: «бер кеше сәбәпсез рамазан аенда хәтта бер генә көнгә уразасын өзсә, яңадан гомере буе ураза тотса да ул аны кайтара алмый». (Тирмизи, 727)

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

 «Һәрнәрсәнең пакьлаучысы бар, тәннең пакьлаучысы – ураза», ди. (ибне Мәҗә, 1735).

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

«Бер кеше ялган сүзне куймаса һәм аның белән эш кылса, ул кешенең ашамый, эчми торуы Аллаһы Тәгаләгә һич кирәк түгел». (Бохари, 1770)

Рамазан аен кеше ашау-эчүдән һам якынлык кылудан сакланып кына түгел, бәлки бөтен начар гадәтләрдән тыелып үткәрә. Шуңа күрә дә ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманы ныгый. Рамазан аена кергән һәрберебез булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәрергә тырышыйк. Булдыра алган кадәр сабырлыкка омтылыйк, рәнҗетүләргә түзик, бер-беребезнең начар якларын күрмәскә тырышыйк.

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә:

 «Адәм баласының һәр гамәле  үзе өчен. Һәр изгелеккә 10 савап, хәтта 700 гә кадәр арттырылыр. Аллаһ тәгалә әйтте: «Уразадан башка. Чөнки ул Минем өчен һәм аның җәзасын да (савабын)Үзем бирермен (ягъни 700 дән дә арттырып мәгънәсендә). Адәм баласы Минем өчен ризыгын, хатынын калдыра. Ураза тотучыга ике шатлык:  берсе ифтарда (ягъни авыз ачканда), икенчесеүзенең Раббысы белән очрашканда. Һәм ураза тотучының авызыннан килә торган ис Аллаһ тәгалә каршында иң яхшы хушбуй исеннән дә яхшырак.» (ибне Мәҗә, 1707)

    Рамазан ае – сабырлык ае, Аллаһы Тәгалә озын, өссе көннәрдә уразаларыбызны сабырлык белән тотуны насыйп әйләсә иде. Рамазан ае – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Бу айда аеруча мәрхәмәтле булырга тырышыйк. Мохтаҗларгә, ятимнәргә ярдәм итүдә бу айда аеруча зур тырышлык күрсәтик. Ата-аналарыбызга һәм бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. Чөнки бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла. Бу айда догаларыбызны арттырыйк, чөнки бу айда догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә.

         Аллаһы Тәгалә һәммәләребезгә дә Рамазан аена саулык- сәламәтлек, иман байлыгы белән ирешеп, уразаларыбызны камил рәвештә тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп кылсын.

         Быел Рамазан шәриф ае 16 май көнне башлана беренче тәравих намазы 15 май көнне укыла. Мөселман кардәшләребезне Рамазан шәриф аен каршы алырга һәм тәравих намазлары укырга 15 май көнне кичке 21 сәгать 18 минутка чакырып калабыз.

Көннәр

Сәхәр тәмам

Мәчетләрдә иртәнге намаз

Кояш чыга

Зәвәл

Өйлә намазы

Икенде намазы

Ахшам намазы

(Ифтар)

Ястү намазы

(Тәравих намазлары)

16.05.2018

1:30

2:00

3:30

11:39

12:00

17:09

19:50

21:20

17.05.2018

1:28

1:58

3:28

11:39

12:00

17:10

19:52

21:22

18.05.2018

1:26

1:56

3:26

11:39

12:00

17:11

19:54

21:24

19.05.2018

1:25

1:55

3:25

11:39

12:00

17:12

19:55

21:25

20.05.2018

1:23

1:53

3:23

11:40

12:00

17:13

19:57

21:27

21.05.2018

1:21

1:51

3:21

11:40

12:00

17:14

19:59

21:29

22.05.2018

1:20

1:50

3:20

11:40

12:00

17:15

20:01

21:31

23.05.2018

1:18

1:48

3:18

11:40

12:00

17:16

20:02

21:32

24.05.2018

1:17

1:47

3:17

11:40

12:00

17:17

20:04

21:34

25.05.2018

1:15

1:45

3:15

11:40

12:00

17:18

20:06

21:36

26.05.2018

1:14

1:44

3:14

11:40

12:00

17:19

20:07

21:37

27.05.2018

1:13

1:43

3:13

11:40

12:00

17:19

20:09

21:39

28.05.2018

1:11

1:41

3:11

11:40

12:00

17:20

20:10

21:40

29.05.2018

1:10

1:40

3:10

11:40

12:00

17:21

20:12

21:42

30.05.2018

1:09

1:39

3:09

11:41

12:00

17:22

20:13

21:43

31.05.2018

1:0

1:38

3:08

11:41

12:00

17:23

20:15

21:45