Участие в форуме преподавателей

       Бүген 5 нче декабрь Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм мөдирләре, укытучылар һәм мөхтәсибләр катнашы . Безнең районнан әлеге чарада якшәмбе мәктәпләре мөгаллимәләре Фәүзия Миннуллина, Сания Салахиева, Илсияр Тимуршина катнаштылар.