Пятничная проповедь "Рамазан аеннан соң да гыйбадәтләрне киметмәгез"

7 июнь вәгазе,

Шәүвәл аеның 4 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Рамазан аеннан соң да гыйбадәтләрне киметмәгез

    Барча галәмнәрне юктан бар кылучы Аллаһы Тәгаләгә дан вә мак­таулар булсын. Шушы дөньяга укытучы итеп, галәмнәргә рәхмәт булып килгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләреннән чыккан салават вә Шәрифләребез булса иде.

Рамазан ае тәмамланды. Ул - безнең Аллаһы Тәгаләгә ихлас гыйбадәт һәм гамәлләр кылуга өметләнгән, изге ниятләр белән көткән мөбарәк аебыз. Бу вакытта һәркайсыбыз үз алдына төрле максатлар куйды: һәр көн Коръәни Кәримне уку, аны дөрес итеп тулаем укып чыгу, нәфел на­мазларын арттыру, изге эшләрне күбрәк кылу, үз-үзебезне даими катгый тәртиптә тоту һәм бик күп шундый җитди эшләр алып барудан гыйбарәт булды. Без кайбер максатларыбызга ирештек, ә нәрсәләрдер әле авыр бу­лып эшләнелми калды. Бүген күңелләребездә - төрле хисләр: үз-үзебездән риза булып бетмәү дә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына өмет тә, һәрхәлдә, йөрәкләребездә барыбер Аллаһы Тәгаләнең бу мөбарәк ае тәмамланудан җиңел хәсрәт һәм сагыну тора.

Аллаһы Тәгалә безгә күп төрле рәхмәтләрен ирештереп тора. Шуларның иң зурлары - ул гыйбадәт. Рамазан аендагы ураза - иң зур гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:

«Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки аңа кимчелек китерүдән сакланыр­сыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:183

Белгәнебезчә, Рамазан аенда кеше үз нәфесе белән көрәшә, шәйтаннар богаулана, һәм шушы айда ихласлылык арта. Мәчет юлын бер тапкыр да таптамаган кешеләр мәчетләргә киләләр. Фарыз намазларын, тәравих намазларны укып, уразалар тота һәм шушы халәт ай буе дәвам итә, чөнки кешенең җаны Аллаһының рәхмәтенә бик сусаган була. Әмма Рамазан ае бетү белән бу ләззәт бетә, янә гади тормыш башлана. Тик мөселман кешесе шушы изге айда алган тәкъвалык дәрәҗәсен югалтма­ска тиеш. Аз-азлап, ләкин дәвамлы булсын. Аз булса да, әмма дәвамлы булган эш нәтиҗәсен китерә. Бу хакта хәтта сөекле Пәйгамбәребез хәдисендә дә болай дип әйткән: «Ураза тотуның кабул ителү билгесе - ул мөселманнарның башка вакытта да ел буенча, Рамазан аендагы кебек, гыйбадәттә булуыдыр».

Димәк, Рамазан ае тәмамлангач та, безгә гыйбадәтне туктатмый, бер дәрәҗәдән икенчесенә үстерергә кирәк. Ураза тотулар һәр ай диярлек дәвам итәргә, шушы уразалар аша Аллаһыга якынаюны максат итеп куй­сак иң хәерлесе шушы булыр. Иманыбызның Рамазан аеннан башка да югары дәрәҗәгә ирешүенә ничек ирешергә, нинди гамәлләр кылырга соң? Менә аларның кайберләренә тукталып үтик:

1. Ният. Безнең һәр кылган эшебез, барлык гыйбадәтләребез дә Аллаһының ризалыгы өчен булырга тиеш. Шуңа да һәрбер хәрәкәтебезне, һәр гамәлебезне Аллаһының олуг исеме «Бисмилләһ» белән башлыйк.

2.   Намаз. Тиешле булган биш вакыт намазларыбызны вакытын­да үтәргә тырышыйк. Шулай ук сөннәт һәм нәфел намазлар турында да онытмыйк.

3.   Коръән уку. Рамазанда иң зур игътибар бирелә торган гыйбадәт - ул Коръәни Кәрим. Коръән һәр мөселман өчен иң мөһим китап. Аның Рамазан ае белән бәйләнеше бик нык, чөнки ул нәкъ менә шушы айда иңдерелде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тау куышында булган вакытында, Җәбраил фәрештә галәйһиссәлам килеп: «Укы», - дип әйтә. Шушы мизгелдән дөньялыктагы иң олы китапларның берсе - Коръән иңә башлый. Шул рәвешле, дөньяга Аллаһы Тәгаләнең соңгы рәхмәте иңә. Шушы китапны бүгенге көнгә кадәр ничә миллионла­ган кеше укый, ятлый. Мөгаен, Коръән ул җир йөзендә иң күп укыла һәм ятлана торган китаптыр.

«һәр көнне Коръәннән 10 бит яисә 1 җөз укыйм», - дип үз алды­гызга башкарып чыга алмаслык максатлар куймагыз. Укылган Коръән битләренең саны артыннан кумагыз, ул көненә 3 аять тә булырга мөмкин, ләкин сез ул аятьләрне ихлас тырышлык белән, күңелләрегезгә сеңдереп укысагыз, тәфсир ярдәмендә үзегезгә мәгънәсен ачыкласагыз, уйланып, тәмам төшенеп, тормышыгызда һәм гамәлләрегездә куллансагыз яхшы булыр. «Уйлап-фикерләп үткәргән төннең бер сәгате намаз өстендә тор­ган төннән хәерлерәк», - дип әйтелгән хәдисләрдә.

Мөслим җыентыгында мондый бер хәдис бәян ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кыямәт көнендә Коръән аны укыган кешеләргә шәфәгать итәр». Шулай ук Тир-мизи риваятендә китерелә: Кыямәт көнендә Коръән килер һәм: «Йә Раб-бым, Коръән укучыны бизә», - дип әйтер. Шушы адәмнең башына таҗ кидертерләр. Шуннан соң Коръән әйтер: «Йә Раббым, өстә аңа», һәм аңа кадерле кием кидертерләр. Бераздан Коръән янә әйтер: «Йә Раббым! Ра­зый бул аннан», һәм аннан разый булырлар. Коръән укучыга әйтерләр:

«Укы һәм күтәрел», һәр укылган аять өчен аңа әҗер-савап өстәрләр. Әнә шундый эчәлектәге хәдисләр шактый. Тагын нинди гамәлләр өчен шу­шындый дәрәҗәләргә ирешеп була? Коръән яңгыраган җирдә һәрвакыт нур булыр. Кайбер кешеләр Коръәнне укый белсәләр дә, аның мәгънәсенә төшенмәскә мөмкиннәр. Әмма аларга да Аллаһы Тәгалә Үз рәхмәте белән әҗерләрен насыйп кылыр. Ә кемдер төртелә-төртелә, авырлык белән укырга мөмкин. Хәдистә әйтелгәнчә, аның өчен дә әҗер булыр. Хәдистә китерелә: «Кем Коръәнне шома итеп, җиренә җиткереп укый, ул иң бөек дәрәҗәдәгеләр белән булыр. Ә кем инде аны төртелә-төртелә укый, укыр­га өйрәнә, аңа икеләтә әҗер булыр».

«Коръәнне тавыш белән укучы ачык садака бирүчегә тиң, ә Коръәнне эчтән укучы, садаканы яшерен рәвештә бирүчегә тиң»1.

Шулай ук бер хәдистә: «Үз өйләрегездә «Әл-Бәкара» сүрәсен укыгыз. Хакыйкатьтә, «Әл-Бәкара» сүрәсе укылган өйгә шәйтан керми», - дип әйтелә.

Коръәнне укыганнарын ишеткән очракта, шулай ук тынлык саклар­га кирәк. Аллаһы Тәгалә Үз китабында болай дип әйтә: «Коръән укылганда яки Коръәннән вәгазь сөйләнгәндә ихлас тыңлагыз, сүз сөйләмичә, эш эшләмичә тик торыгыз! Шулай итсәгез, шаять, рәхмәт кылынырсыз».«Әгъраф / Пәрдә», 7:204

Бу әҗер-саваплар һәммәсе Коръәнне укыган, ятлаган, өйрәткән өчен бирелә. Аллаһы Тәгалә каршында Коръәнне хөрмәтләп яшәгән, ятлаган кешеләрнең дәрәҗәсе шундый зур.

4. Догада булу. Аллаһыга даими дога кылуда булырга кирәк. Раббы-быз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Сезнең Раббыгыз әйткән: «Сорагыз Миннән һәм Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан өстен булганнар җәһәннәмгә кимсетелгән рәвештә кертелерләр».  «Әл-Мөэминүн / Мөэминнәр», 23:60

5.    Белем эстәү. Күпләребез изге Рамазан аенда гыйлемнәрен арт­тырдылар - Коръәннән яңа аятьләр өйрәнелде, яңа китаплар укылды, яңа хәдисләр белән танышып, вәгазьләр тыңланылды. Хөрмәтле дин кардәшләрем, бу гамәлләребезне дәвамлы кылыйк, ирешкән үрләрдә тукталмыйк.

6.    Нәфел уразалар. Шәүвәл аеның 6 көнендә ураза тоту хәерле икәнен күпләребез белә. Әбү Әюб Әл-Әнсари радыяллаһу ганһе рива­ять итә: «Аллаһының Расүле галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Кем Ра­мазан аенда һәм шәүвәл аеның 6 көнендә ураза тотса, гомере буе ура­за тоткан кебек булыр». Моңа өстәп, булдыра алган хәтле, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррам айларының беренче атнасы көннәрендә һәм яңа туган һәр айның беренче өч көнендә, 13,14, һәм 15 көннәрендә ураза тотарга мөмкин.

7.         Юмартлык. Әгәр без Рамазан аенда саранланмасак, садакалар бирсәк, малларыбызны Аллаһы юлында сарыф итсәк, башка вакытларда да шул изге максатны онытмыйк.

8.    Кардәшлек. Изге Рамазан аенда без барыбыз да вакытыбызны күбрәк дин кардәшләребез арасында уздырдык, бергәләшеп тәравих, җомга намазларын укыдык, ифтарларга йөрештек. Инде Рамазан үткәч тә, ишекләребез ябылмасын, дус-кардәшлек җепләре өзелмәсен иде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Без һәрвакыт күңелләребезгә иманыбызның һәм гыйбадәтнең татлылыгын искәртеп торырга тиешбез. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, алда санап үтелгән гамәлләрне һәрдаим башкарырга тырышыйк. Киләсе Рамазанга никадәр үзгәрүебезне, баш­ка кеше булуыбызны күрербез: иманыбыз да көчлерәк, йөрәкләребез дә пакь булыр, ин шә Аллаһ.

Кадерле дин кардәшләрем! Вәгаземне Коръән аяте белән тәмамлыйсым килә: «Раббыбыз! Туры юлга кергән безнең йөрәкләребезне ялгыш­ларга авышулардан сакла, безгә Үзеңнең рәхим-рәхмәтләреңне бир, дөреслектә, Син - Бирүче!» «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:8

Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Саба Мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе,

Сатыш авылы имам-хатыйбы