Форум религиозных деятелей

    13-14 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә унынчы дин әһелләре форумы оештырылды. Форумда дин әһелләрен  “Татар халкының үсеш стратегиясе ” проекты белән  танштырдылар. Дин әһелләре өчен төрле дискуссион клублар эшләде һәм Татарстан Республикасы президенты катнашында пленар утырыш та булды. Безнең Кайбыч районыннан әлеге чарага делегат булып Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Чаралар барышында Дамир хәзрәткә милләтебез алдындагы хезмәтләрен искә алып Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразиев исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.