Поездка в город Булгар

Болгар шәһәренә сәяхәт.

     15 июнь көнне Кайбыч мөхтәсибәтеннән Болгар шәһәренә “Болгар җыенына” делегация барды.  Быел Болгар шәһәренә әйләнеч юлны кыскарту ниятеннән Тәтеш шәһәре причалыннан Идел елгасы аша метеор белән чыгу юлы каралды. Сәяхәткә баручылар өчен әлеге юл бик хуш килде. Җыенда кунаклар өчен милли шигырьләр һәм мөнәҗәтләр укылды, музейлар эшләде, борынгы җәмигъ мәчете нигезендә килгән кунаклар, мөфтиләр һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов  катнашында өйлә намазы укылды. Районыбыздан Болгар шәһәренә сәяхәткә баручы барлык кунаклар да әлеге сәяхәткә барырга транспорт белән ярдәм күрсәтүче Кайбыч районы администрация башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына рәхмәтләрен белдерделәр.