Пятничная проповедь "Табигать - адәм балаларына әманәт"

28 июнь вәгазе,

Шәүвәл аеның 25 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Табигать - адәм балаларына әманәт

    Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн, әммә бәгъде: барча мактауларыбыз галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә булса иде. Һәм дә салават-шәрифләребез Аның хәбибе Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләрем!

Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламне һәм аның кабыргасын­нан яратылган Хәва анабызны иң элек җәннәттә яшәтте. Ләкин шәйтан ләгънәтуллаһ вәсвәсәсе белән икесе дә Җиргә төшерелде. Шул заманнан бирле адәм балалары соңыннан янәдән Раббылары хозурына әйләнеп кайту өчен шушы Җир шарында гомер итә..

Раббыбыз Адәм галәйһиссәламне яратты һәм аны Җирдә хәлифә итте. Бу хакта Аллаһы Тәгалә «Әл-Бәкара» сүрәсендә: «Ул - Аллаһы җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче, һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: «Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчы-мын. Фәрештәләр әйттеләр: «Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез». Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: «Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен», - дип әйтә. «Әл-Бәкара / Сыер», 2:29-30

    Шулай итеп, без яшәгән Җир шары: табигате, сулары, һавасы, хайван-бөҗәкләре - барысы да безгә әманәт итеп бирелде. Шуңа да аны саклап тоту - һәрберебезнең изге бурычы.

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис-Шәрифендә: «Әгәр иртәгә Кыямәт буласын белсәң, бүген агач утырт», - дип әйткән. Шушы нәсыйхәтнең асыл мәгънәсе, әлбәттә, изгелек кылу турында. Ягъни кояш кире яктан чыкканчы, җаныбыз бугазыбызга терәлгәнче хәерле гамәлдә булырга тиешбез. Шул ук хәдиснең турыдан-туры мәгънәсе дә бик ма­тур. Чөнки агач утырту - ул шулай ук изгелек. Аллаһы Тәгалә безгә та­бигать аша бихисап байлык бирә. Сулар һавабыз, эчәр суыбыз, ашар ри­зыгыбыз - барысы да әйләнә-тирәбездә, әмма Раббыбыз насыйп итмәсә - шушы нигъмәтләрнең берсен дә татый алмаячакбыз. Бер сулыш алырга да интегүчеләр, бер тәгам ризык каба алмаучылар бар - болар барысы да безгә бер кисәтү.

Шул агачны утыртуыбыз да, ниятебезгә карап - күркәм гамәл. Шушы агач һаваны чистартыр. Җимеш агачы икән - шул нигъмәтләр белән кешеләр, кошлар, хайваннар ризыкланыр. Еллар узып бу агач зур булып үсәр, җәелер. Юлчылар эссе көндә аның күләгәсендә хәл алыр. Без инде ул вакытта бакыйлыкка күчкән булырбыз. Ин шә Аллаһ, шул утырткан ага­чыбыз, садакатуль-җәрия булып, кешеләр, башка җан ияләре аннан фай­да күреп, безгә савабы ирешеп торыр.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Табигать мәсьәләсендә бик сак бул­сак иде. Аллаһының Илчесе Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәтта афәт килгән авыр чакларда да, әйтик, сугыш вакытында да табигатькә зыян салмаска куша. Хәтта сугыш вакытында да! Ә бездә бүген, әлхәмдүлилләһ, сугыш юк, ләкин табигатькә каршы әллә нинди вәхшәтләр кылабыз. Үзебез шунда яшибез, үзебез шул җирдән алынган ризыкны ашыйбыз - үзебез шушы нигъмәтләрне исраф итәбез. Икенче бер хәдисендә Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтә: «һәрбер исраф - харам». Җылы чаклар җиттеме - табигатькә чыгабыз. Ял итәбез. Үзебезнең артыбыздан өем-өем чүп калдырабыз. Учак ягабыз дип, япь-яшь тап-таза агачларны балта белән чабабыз. Аннары: «Бетерделәр бөтен урманнарны», - дип зарланабыз. Инде бүген агач утырту түгел, бул­ганнарын саклау турында да уйланмыйбыз. Раббыбызга шөкер, авыллар­да әле бакчаларда агачлар үсә, ә шәһәрләрдә яшеллекләр кими. Хәтта шул паркларда утыртылган агачларны да әшәкелек белән әледән-әле сынды­рып торалар. Кемнәр? Ерткыч хайваннар түгел - үзебез, шушы Җирнең хәлифәләре. Гәрчә Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шул агачның яфракларын да сәбәпсез өзмәгез, дисә дә. Шуңа да балаларыбызны кечкенәдән өйрәтик: агачны сындырма, хайваннарны рәнҗетмә, суны пычратма! Үзебез дә шушы мәсьәләдә үрнәк булыйк.

Сәнәгать үсеше соңгы дистә елларда күп кенә урман-суларны юк итте, пычратты. Бу дөнья күләмендә шулай. Әлеге мәсьәләне, ин шә Аллап, хәл итү насыйп булсын. Ил җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләргә Аллаһы Тәгалә күркәм гакыл бирсен. Аңлашыла: җитештерү, адәм баласын тәэмин итү кирәк. Шул ук вакытта табигать ресурсларыннан сак куллану програм­маларын да гамәлгә ашыру әһәмиятле. Монысы глобаль мәсьәлә. Без үзебездән башлыйк. Кайбер җирлекләрдә күрәбез: елга буенда гаҗәеп гүзәл бер авыл утыра, ә якынрак килсәң: канализация чокырын казы­мас өчен юынтык суларын шул елгага җибәрәләр. Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм елга-суларга хәтта кече йомышыгызны да үтәмәгез, дип әйтеп калдырган! Табигать сакчылары Идел-суыбызны чи­стартканда нәрсә генә чыгармый. Үз кулларыбыз белән үзебез шул суга аткан чүпләр бит. Өйләребезне, каралты-кураларыбызны даими чистар­тып торыйк. Шәхси йортта торабызмы, фатирдамы - барыбер шул җирдән йөрибез. Берәр чүп ташладыкмы, гөнаһлы булырбыз. Пычрак күреп, шул урынны пакьләдек исә - ин шә Аллап, савап алырбыз.

Чүп мәсьәләсе бүген гомумән көн үзәгендә. Һәр кешедән көн саен әллә ничә килограмм чүп чыга. Бер күпкатлы йорттан контейнер-контей­нер чүп алып китәләр. Бер шәһәр чүплегенә көн дә әллә никадәр машина чүп-чар китерелә. Ә бит шул ташлаган әйберләрне яңадан кулланып була. Кәгазь-картонны макулатура итеп тапшыра алабыз. Пластик әйберләрне эшкәртүгә тапшыру аеруча мөһим, чөнки ул таркалсын өчен 100-300 ел үтү кирәк. Агач утырттыкмы-юкмы, ул агач үстеме-юкмы, ә бүген чүп са­вытына ташлаган пластик шешәбез, пакетыбыз әле тагын 10 буын оны­кларыбызга да калачак. Һич кенә дә күркәм мирас түгел бу.

Әлбәттә, бар чүпне бер капчыкка салып ташлап китү җайлырак. Берәр уйсу җирдә, урман эчендә аударып китү дә әллә ни көч сорамый. Ләкин мөселман кешесе хәтта шул чүп ташлауда да Ахирәт турында оныт­маска тиеш. «Раббым биргән нигъмәтләрне пычратмыйм», - дип ниятләп эшкәртеп була торган чүпләрне аерым җыябыз икән - ин шә Аллап, савап. Шул макулатураны, пластик әйберләрне, иске батарейкаларны кабул итү пунктларына илтәбез икән - шулай ук әҗерен күрербез, Аллаһы боерса.

Гомумән, бүген чүплек яныннан үткәндә хәтта ризык та күрәбез. Бу бик куркыныч күренеш. Дөньяда күпме кеше ачлыктан интегә, ә без исә Раббыбызның нигъмәтләрен әнә шулай исраф итәбез. Берәр нәрсәнең кадерен белмәсәк, Аллаһы Тәгаләнең безне шул нигъмәттән мәхрүм итүе дә бар. Шуңа да ризыкны кирәгенчә генә алыйк, сакчыл карыйк. Күршеләребез белән дә бүлешик, әмма бозылыр дәрәҗәгә җиткермик, исраф кылмыйк. Табигатькә, Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер кы­лучылардан булыйк. Ин шә Аллап, шунда бәрәкәт тә булыр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы