Пятничная проповедь "Корбан чалу Аллаһыга якынайта"

9 август вәгазе,

Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Корбан чалу Аллаһыга якынайта

      Барча мактаулар, хәмде-сәналәр Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә булса иде. Аның хак хәбибе, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә дә күңелләребезнең түрләреннән чыкан салават- шәрифләребез булса иде. Улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһының рәхмәтеннән сөрелгән шәйтан анын янына килеп вәсвәсә кылып: «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач тизрәк», – дип әйтә. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһы әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», – дип, мәльгунне ташлар атып куып җибәрә. Ата белән ул Аллаһының боерыгына каршы килмиләр, итагать итәләр. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте итеп Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешенең кисәр өчен кулындагы пычагы үтми. Корбан итәргә дип Җәбраил фәрештә җәннәттән сарык китерә. Бу тарихи вакыйга барыбыз өчен дә бик мөһим һәм гыйбрәтле. Шул ук вакытта без бу кыйссадан Аллаһының киң кодрәтен күрәбез. Ошбу бәйрәмгә карата берничә мәсьәләне карап китәсе килә. Кор- бан чалу кайсы хөкемгә керә? Һәм кешегә бу гамәл мәҗбүри булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш соң? Байлыгы һәм мөмкинчелеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу вәҗиб гамәл санала. Шулай ук бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинчелеге булмаса, чалмаса да гөнаһ булмас. Шулай да бу изгелекле эшнең әҗере бик бөек икәнлеген онытырга ярамый, чөнки корбан чалганда хайванның беренче тамчы каны җиргә тамганчы ук суючының гөнаһлары кичерелә. Бу гамәлдә, башкалардагы кебек үк, ният мөһим әһәмияткә ия. Аллаһы Тәгалә Хаҗ сүрәсенең 37 нче аятендә болай дип әйтеп үтә: «Сез чалган дөяләрнең итләре, каннары Аллаһыга ирешмәс, бәлки тәкъвалыгыгыз вә изге гамәлләрегез генә ирешер».     

       Корбан ите кемнәргә таратылырга тиеш? Корбан, нигездә, фәкыйрь, мохтаҗ, мескен, ятим, кимчелекле кешеләргә, тол хатыннарга, сәфәрдә булучыларга өләшенә. Корбанлык итен ике төрле юл белән корбан әһелләренә ирештерәләр. Берәүләр итне кисәкләргә бүлеп тарата; икенчеләр, табын ясап, мохтаҗ кешеләрне чакырып, Коръән мәҗлесе үткәрә. Икесе дә күркәм гамәл санала. Һәм ничек эшләсәң дә дөрес була. Тагын бер мәсьәлә: корбан ителәсе хайванның кимчелекләре булырга тиеш түгел. Дөрестән дә, әгәр дә хайванның кайбер кимчелекләре булса, аны корбан итәргә була әле. Алар түбәндә:

1. Хайванның күзе начар күрсә;

2. Хайванның бер аягы чатанлап, ләкин бу аның йөрүенә комачау итмәсә;

3. Тумыштан мөгезләре яисә мөгезенең бер өлеше булмау;

4. Колаклары тишелгән булу;

5. Берничә теше булмау;

6. Койрыгының яки колагының зур булмаган бер өлеше булмау. 

     Ләкин иң яхшысы хайванның бу кимчелекләрдән пакь булуы. Ә кайбер җитдирәк кимчелекләр аркасында хайваннар корбанга чалынырга лаек түгел. Алар түбәндә:

1. Бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр булса;

2. Аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итсә;

3. Бер яки ике колагы да тулысынча кисеп атылган булса;

4. Күпчелек тешләре булмаса;

5. Бер яки ике мөгезе төптән сынган булса;

6. Койрыкның яртысына яки аннан да күбрәгенә зыян килгән булса;

7. Имчәкләре булмаса;

8. Бик тә хәлсез хайван булса;

9. Тумыштан колаксыз яки койрыксыз булса;

10. Көтүдәге калган хайваннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган булса;

11. Нәҗес (чиста булмаган ризык) белән тукланса.

       Ә корбанга чалынырга кайсы хайваннар лаеклы соң? Алар – сарык, кәҗә, сыер, үгез, дөя. Калган хайваннарны корбанга тотарга ярамый. Югарыда әйтелгән хайваннар ата җенесеннән дә, ана җенесеннән дә була ала. Нигездә, сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек булса, аныда ярый. Ә эре мөгезле хайваннар ике яшьлек, дөя биш яшьлек булырга тиеш. Эре мөгезле хайван белән дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Ләкин бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә инде араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми. Корбан чалу рәвеше: башта тыныч кына итеп корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары газапламыйча, сул ягына яткырырга һәм башын кыйблага борып куярга кирәк. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә. Чаласы кеше ниятен әйтә, янәшәдәгеләр тәкбир әйтә. Шуннан «Әл Әнгам» сүрәсенең бер өлеше укыла:

 «Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһыга, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк». «Әл-Әнгам / Терлек», 6:162-163

      Моннан соң «бисмилләһи» дип хайван чалына һәм дога кылына. Өстәмә рәвештә ике рәкәгать нәфел намазын укырга була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Корбан чалган кеше пычагын куйгач та, ике рәкәгать намаз укыса, Аллаһы аңа ни теләсә, шуны бирер», – дип әйткән. Чалынган корбанның ите ничек таратыла? Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе – ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше чалучының гаиләсенә кала. Корбан чалуның үз хикмәте һәм файдасы да бар икәнен онытмаска кирәк. Корбан чалу, беренчедән, Аллаһыга һәм Аның ризалыгына якынайта. Раббыбыз ул корбанга мохтаҗ түгел, тик Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһиссәлам кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманнарның корбан чалуы – аларның Аллаһы юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә. Ә файдасына килгәндә, кешенең гөнаһлары ярлыкана, ул Аллаһыга шөкер итеп, Аның алдында булган бурычын үти; чалынган хайван Кыямәт көнендә чалучыны Сират күпере аша алып чыга һәм аның котылуында сәбәпче була. Мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез. Күпләребез бу йоланы авылларына якыннары янына кайтып үти, ә менә андый мөмкинчелекләре булмаучыларга берәр урынга мөрәҗәгать итеп булмыймы диючеләр дә бар? Моның өчен Казаныбызның махсус кайбер җирләрендә корбан чалу урыннары әзерләнгән. Кардәшләрем, шушы олуг бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә чалыначак корбаннарыбыздан риза булсын, барыбызга да һәрвакыт Аның рәхмәтен тоеп яшәүне насыйп итсен.

Тимергали хәзрәт Юлдашев,

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы