В кладбище села Большие Кайбицы заложили фундамент

     Бүген 25 август якшәмбе көнне Олы Кайбыч авылы зыйратына төрле кирәк-яракларны кую һәм кышкы салыкыннарда кереп җылыну өчен, йорт салуга нигез ташлары куелды. Әлеге эш район һәм халык ярдәме белән башкарыла. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге башлангыч эштә ярдәм күрсәтүче район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына, Кече Кайбыч авылы егете Зиннуров Фәрит Рәшит улына һәм бүген өмәгә килгән барлык Олы Кайбыч авылы егетләренә олы рәхмәтләрен белдерә. Аллаһы Тәгалә бөтен авыл халыкы өчен кылган игелекле гамәлләрен кабул итеп, ике дөнья бәхетен насыйп әйләсен.