Имамы в курсах повышения квалификации

      Бүген 30 нчы сентябрь Кайбыч районыннан Борындык, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Иске Чәчкаб, Чүти авылларының имам-хатыйблары ункөнлек квалификацияне күтәрү курсларына юл тоттылар. Укулар Казан шәһәре Чәчәкле урамында урнашкан “Рәшидә” үзәгендә барачак. Соңырак ел ахырына кадәр квалификацияне күтәрү курсларына Колангы, Түбән Кошман, Салтыйган, Кече Кайбыч имам-хатыйбларының да баруы көтелә.