Встреча с хаджиями.

Хаҗилар белән очрашу.

     4 нче октябрь көнне Кошман авылы мәдәният йортында хаҗилар белән очрашу үткәрелде. Быел Кайбыч районыннан 4 кеше хаҗга барып аларның икесе Кошман авылыннан иде. Чараны Кошман авылы мәхәлләләре һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды. Чарада Кошман авылы халкы, авыл имамнары һәм район мөхтәсибе Дамир хәзрәт катнашты. Чара барышында Коръән укылды, догалар кылынды, хаҗның олы фарыз гамәл булуы турында вәгазъ сөйләнде һәм быел хаҗ кылып кайтучы Раил Саттаров чыгыш ясады сорауларга җавап бирде, үзенең кичерешләре турында сөйләде.