Кайбыч мөхтәсибәте гошернең калган өлешен Казан шәһәре мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә озатты

        8 нче октябрь көнне Кайбыч мөхтәсибәте Имянле-Бортас, Шүшермә, Борындык авыллырыннан җыелган гошер садакаларының калган өлешен  Казан шәһәре “Мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә”  озатып бетерде.

        Аллаһы Тәгалә әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына һәм әлеге уңышны җыеп Казан шәһәренә озатырга ярдәм иткән авыл имамнарына, волонтер егетләргә  иман байлыгы, саулык саләмәтлек һәм киләсе елларга да  мул уңышлар насыйп итсә иде.