Имамы вернулись с курсов повышения квалификации

       Бүген 9 нчы октябрь Борындык авылыннан Тәфкил хәзрәт, Олы Урсак авылыннан Рафыйк хәзрәт, Мөрәле авылыннан Галимулла хәзрәт, Югары Кошман авылыннан Фәрит хәзрәт, Иске Чәчкаб авылыннан Илдүс хәзрәт, Чүти авылыннан Рәшит хәзрәт Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла торган ун көнлек квалификация күтәрү курсларын уңышлы тәмамлап, имтиханнар биреп, дипломнар алып исән имин авылларына кайтып җиттеләр. Аллаһы Тәгалә имамнарыбызга алган белемнәрен гамәлдә кулланырга һәм халкыбызга ирештерергә насыйп әйләсә иде.