В мечетях начнут работу воскресные школы

        Бүген Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы оештырылды. Җыелышта районыбызның авылларында эшләп килүче имамнар, дини дәресләр бирүче мөгаллимәләр, район мөхтәсибе һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы катнашты. 

      Җыелышның көн тәртибендә иң беренче мәсәлә булып  мәчет биналарында якшәмбе мәктәпләрен эшләтеп җибәрү бурычы тора иде. Быел мәчетләрдә беренче оештыру  дәресләре 20 нче октябрь көнне 13:00 сәгатьтә башланып китәчәк. Дини сабак алырга теләгән барлык авылдашларыбызны укучы егетләрне һәм кызларны мәчетләребезгә чакырып калабыз. Дини дәресләр Борындык, Шүшермә, Колангы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында оештырылачак.

     Шулай ук җыелыш барышында быел гошер сәдәкасы җыюда иң зур активлык күрсәткән Чүти һәм Югары Кошман мәхәлләләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

        Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы  имам-хатыйблар һәм мөгаллимәләр белән аралышты, һәм сорауларга җавап бирде.

       Татарстан Диния нәзарәтенең мөрәҗәгате  нигезендә 19 октябрь көнне көндезге 13:00 сәгатьтә быел мәчет мәдрәсә биналарында татарча диктант язу акциясе үткәреләчәк. Әлеге чарада активлык күрсәтү һәм катнашу имамнарга һәм мөгаллимәләргә дә җиткерелде. Шулай ук әлеге чарада катнашырга теләге булган барлык райондашларыбызны да Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетенә чакырып калабыз.

       Җыелышның ахырында имамнарыбызга һәм мөгаллимәләргә өлкән яшләренә карамастан алып барган барлык эшләре өчен рәхмәт сүзләре һәм өлкәннәр декадасын истә тотып бүләкләр тапшырылды.  

       Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.