Пятничная проповедь "Нәфесне тыю"

     

18 октябрь вәгазе,

Сафәр аеның 19 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Нәфесне тыю

       “Ачык әйткән сүзне һәм күңелләрдә яшерен булганын да Белүче” Аллаһы Тәгаләгә олуглауларыбыз һәм мактауларыбыз булсын! Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәргә дә салаватларыбыз һәм сәламнәребез ирешсен. Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә китабында кеше ту­рында болай дип әйтте: “Без кешене иң яхшы кыяфәттә яраттык. Соңыннан исә аны иң түбән дәрәҗәләргә төшерербез”. «Тин / Инҗир*, 95:4-5

     Әйе, Аллаһы Тәгалә безне иң яхшы кыяфәттә яратты, кеше булырга насыйп итте, ләкин әгәр дә без кеше булу нигъмәтенең кадерен белмәсәк, Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләргә кызыгып, нәфесебезне тыймасак, нәфес артыннан йөрсәк, үзебез түбәнлеккә омтылганыбыз өчен, Аллаһы Тәгалә безне иң түбән дәрәҗәләргә төшерер.Кеше дигән барлык, кыскача әйткәндә, биш нәрсәдән яратылган. Беренчесе: туфрактан яратылган тәне; икенчесе - Аллаһы тарафыннан бирелгән җаны; өченчесе - төрле хисләр, фикерләр белән тулып торган йөрәге; дүртенчесе - яхшылык белән начарлыкны аерып бирә торган акылы; бишенчесе - канәгатьләнү эзләгән нәфесе.

     Тәннең һәм җанның, йөрәкнең һәм акылның нәрсә икәнлеген һәрбер кеше бераз гына булса да аңлый, ләкин күп кеше, нәфеснең нәрсә икәнен әйтеп җавап бирә алмый. Нәфес турында Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында болай дип әйтә: “Без кешене яраттык һәм нәфесе нәрсәгә вәсвәсәләнеп торганын да беләбез”.«Каф», 50:16

       Нәфес канәгатьләнүдән башка бер әйберне дә танымый һәм канәгатьләнүенә киртә булган бөтен нәрсәләргә дошманлык һәм кирелек күрсәтә. Нәфес йокыны, күп һәм тәмле ашауны ярата, эшсезлек һәм ял­каулык аның иң яраткан сыйфатлары булып санала. Ләкин, кайбер вакыт­та мактаныр һәм мактау сүзләрен ишетер өчен авырлыкларны да күтәрә ала.

     Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Иң уңышлы юл-нәфесне тыю һәм аның белән көрәшү юлы булып санала. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бу хакта хәдисләре күп, шуларның кайберләрен ишетеп узыйк. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Нәфесен Аллаһы Тәгаләгә буй­сындырырга тырышучы чын мәгънәсендә көрәшче булып санала”, - дип әйткән.  Пәйгамбәребез галәйһиссәлам көрәштән кайткан сәхабәләрне шун­дый сүзләр белән каршы алган иде: “Кечкенә сугышны калдырып, зур су­гышка хуш килдегез». Бу сүзләрне ишеткән сәхабәләре: “Зур сугыш нинди сугыш соң ул?”-дип сорадылар. Пәйгамбәребез җавап кайтарып: “Нәфес белән сугышу”, - дип әйтте.

        “Ни өчен нәфес белән сугышу зур сугыш дип аталды”, - дигән со­рауны акыллы кеше бирмәс дип уйлыйм, чөнки бу сорауның җавабы ачык. Җир йөзендә булган һәм була торган сугышларның бөтенесе диярлек нәфесне тыя алмаудан килеп чыккан. Кешеләр дәрәҗәгә, маллары­на, байлыкларына һәм яшәгән җирләренә кызыгып бер-берсенең канна­рын түккәннәр, һәм шуны да онытмаска кирәк: җәһәннәмгә керә торган кешеләрнең күбесе нәфесләренә хуҗа була алмаганнары өчен хәсрәт уты­на керәчәкләр.

         Шуңа күрә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безнең чын дошманны- бызны аңлатып: “Сиңа иң күп дошманлык күрсәтә торган дошманың - ике күкрәк арасындагы нәфесең”, - дип әйтә. Пәйгамбәребез галәй- һиссәламнең бу сүзләрен бик еш кына онытып җибәрәбез һәм соңыннан үкенечле хәлләргә төшәбез. Аллаһы Тәгалә нәфес артыннан иярүчеләрне Үзе үк адаштыруы ха­кында китабында да әйтеп уза: “Нәфес теләкләрен Аллаһы урыньша куеп, нәфсенә табынучы­ны күрдеңме? Аллаһы Тәгалә аны гыйлеме белән адаштырды. Ишетүен һәм йөрәген мөһерләде һәм күзләренә пәрдә куй­ды. Шушы хәлгә төшкәннән соң, Аллаһыдан башка кем аны туры юлга бастыра алсын? Әллә бер дә уйлап карамыйсызмы? (Ул нәфес теләкләренә табынучылар) әйтәләр: “Без дөньяда бер генә яшибез, үләбез, тереләбез һәм безне вакыт үтү генә үтерәчәк”. “Җасийә / Тезләнү», 45:23-24

     Нәфес теләкләренә табынып яшәүчеләр турында Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: Аллаһы Тәгалә каршысында Җир йөзендәге потка табынучы кешеләрдән иң җирәнгечләре - нәфес теләкләренә табы­нучылар”, - дип әйтә.  Давыд галәйһиссәламгә Аллаһы Тәгалә: «Әй Давыт, кардәшләреңә әйт: нәфес теләкләре артыннан йөрмәсеннәр һәм шуны белсеннәр: нәфес теләкләре белән тулган күңелләр Миннән пәрдәледер”, - дип әйтә. Нәфес хакында диндар булган галимнәребезнең сүзләрен дә ишетеп узыйк.

      Әбү Габбас Әл-Мәвсили еш кына үзенең нәфесенә: “Әй, нәфесем, син падишаһ балалары белән бергә бер өстәлгә утырып ашамыйсың һәм Аллаһы Тәгаләгә күңелләрен биреп диндарлык итүчеләр белән дә гыйбадәт итмисең. Әйтерсең сине җәһәннәм белән җәннәт арасында бәйләп куйганнар. Әй, ояла белмәгән нәфесем, ялкаулыкка кол булудан үзеңне коткар”, - дип әйткән.

       Яхъя бине Рази: “Нәфесеңә каршы аны тәрбияли торган корал­лар белән көрәш һәм шуны бел, нәфес белән көрәшә торган дүрт корал бар. Беренчесе - аз ашау, икенчесе - аз йоклау, өченчесе - аз сөйләшү, дүртенчесе - кешедән күргән золымнарга сабыр булу”, - дип әйтә.

       Әбү Яхья Әл-Вәррак: “Нәфесен канәгатьләндерү юлында булган кеше, һичшиксез, күңеленә үкенү орлыклары чәчә һәм ул орлыклар тиздән үкенеч җимешләре булып өлгерәчәкләр”, - дип әйтә.

         Яхъя бине Зәкәрия галәйһиссәлам көннәрнең берсендә Иблисне күрде. Иблис кулына чорнап ала торган арканнар, җепләр тоткан иде. Яхъя аннан: “Кулындагы җепләр белән нәрсә эшлисең?” - дип сорады. Иблис: “Кешене кызыктырып гөнаһка кертә торган җепләр ул”, - дип җавап кай­тара. Яхъя галәйһиссәлам: “Бу җепләргә минем дә эләккәнем бармы?” - дип сорады. Иблис: “Әйе, бер мәртәбә эләктең, тук булганчы ашаган идең, шул төнне тирән йокы белән йокладың һәм намазга тора алмадың”, - дип җавап кайтарды. Яхъя галәйһиссәлам тетрәнеп куйды һәм: “Аллаһы белән ант итәм: башка беркайчан да тук булганчы ашамаячакмын!” - дип әйтеп куйды. Иблис тә тетрәнеп куйды һәм: “Башка беркемгә дә яхшы киңәш бирмәячәкмен”,-дип әйтте. Локман галәйһиссәлам үзенең улына киңәш биреп: “Күп йоклама һәм күп ашама. Күп йоклаучы һәм күп ашаучы Кыямәт көнне бернәрсәсез калыр”, - дип әйтә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисләрендә мөселманнарга күп ашамауны һәм йокламауны киңәш итә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Калебләрегезне, йөрәкләрегезне ачлык белән нурландырыгыз, нәфесләрегезгә каршы сусау белән сугы­шыгыз. Җәннәт ишеген ач тору белән шакып торыгыз. Ач тору һәм сусау - Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле гамәлләрдән булып санала”, - дип әйткән.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, ишетеп узган бу аятьләрнең, хәдисләрнең һәм галимнәрнең сүзләре хак һәм дөрес икәнен аңлар өчен күп акыл кирәкми, дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә безгә акыл дигән бүләкне күтәреп йөрер өчен генә бирмәде. Акыл нәфесне тәрбияләр һәм нәфеснең ялгышларын аңлатыр очен бирелде. Нәфес ул сабый балага охшаш: күп вакытта начарның на­чар икәнлеген аңламый, ялтыраган һәрбер әйберне алтын дип уйлый һәм ялгыша. Әгәр дә нәфеснең һәрбер теләген үти башласак, иң соңында ул безнең башыбызга менеп утырачак һәм кеше көлкесенә калдырып, дөньяда һәм Ахирәттә безне хур итәчәк. Аллаһы Тәгалә Гайсә галәйһиссәламгә:“Әй Мәрьям улы Гайсә! Иң бе­ренче үзеңнең нәфесеңне вәгазьлә (тәрбиялә). Нәфесеңне вәгәзьләгәннән соң башка кешеләрне вәгазьлә. Әгәр дә шулай эшләмәсәң, Миннән оял”, -дип әйткән.

          Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, әгәр дә дөньяда һәм Ахирәттә уңышка ирешергә телибез икән, нәфесебезне тәрбиялик, Аллаһы Тәгалә тыйган әйберләрдән тыелыйк, кушканнарын үтик һәм шулай булуыбыз белән нәфескә кол булудан үзебезне коткарыйк. Аллаһы Тәгалә тәүфыйктан аермасын.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,

 “Шамиль” мәчете имам-хатыйбы