Акция "Пиши диктант на татарском"

    Бүген Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетендә татарча диктант яз  акциясе оештырылды. Чарада 18 кеше катнашты, иң олы катнашучы Фаттахова Фәнзилә апага бүген 71 яшь тулды.

     Диктантны татар теле укытучысы Сөнгатуллина Люция Хәйрулла кызы укыды. Катнашучылар Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек язды. Чараның ахырында катнашучылар өчен мөхтәсибәт тарафыннан чәй өчү дә оештырылды.