Пятничная проповедь в селе Старые Чечкабы

            Бүген Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин җомга намазын Иске Чәчкаб авылында үткәрде һәм “Өмәтткә файдалы кеше” булу турында вәгазъ сөйләде.

         Җомгадан соң мәхәллә халкы белән аралашты һәм сорауларга җавап бирде. Шулай ук Иске Чәчкаб авылында яңа сайланып куелган Илдүс хәзрәткә уңышлар теләде, ә вазыйфасыннан азат ителгән Фаил хәзрәткә рәхмәт сүзләре белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.