Пятничная проповедь "Өммәткә файдалы кеше булырга тырыш"

25 октябрь вәгазе,

Сәфәр аеның 26 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Өммәткә файдалы кеше булырга тырыш.

     Бу дөньяда кеше җәмгыятьтән башка, бер-берсе белән аралашмыйча, бер-берсенә ярдәм итмичә яши алмый. Кешенең табигате шундый: без бер-беребезгә мохтаҗ. Кешеләргә файда китерим, бу җәмгыятьтә үз эземне калдырыйм, дип ихластан тырышучылар да бар. Шулай ук кешеләрнең яхшылыгыннан файдаланып, үзе бу кешелек дөньясына һичнинди файда китермичә яшәүчеләр дә бихисап. Әмма динебез безгә файда китерүче кешеләрдән булырга куша. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дигән: «Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез».

        Әлеге хәдис безне җәмгыятькә файда китерүче кешеләрдән булырга чакыра. Уйлап карасаң, кешеләргә файда китерү юллары бик күп төрле. Мөмкинчелегең бар икән, әҗәтле кардәшләребезнең әҗәтләрен капла, фәкыйрь-мескеннәргә садакалар бир, мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә үз өлешеңне керт, кайгыга баткан кешенең күңелен күр – болар барысы да мөселманнарга файда китерү булып бара. Һәм мондый изгелекләрне саный башласаң, алар бихисап. Яраткан Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сәхабәләренә кешеләргә файда китерү юлларын төрле мисаллар ярдәмендә күрсәтеп калдырган һәм файда китерүне садака әҗере белән тиңләгән. Биредә Әбү Һөрайрадан килгән бер хәдисне искә алыйк: Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам болай дигән: «Кеше үзенең тәнендәге һәр буын өчен, кояш чыккан һәр көнне садака бирергә тиеш. Ике бәхәсләшкән кешене дуслаштыруы– садака (ягъни садака биргән кебек әҗер-савап аладыр), кешегә хайван өстенә менгәндә яки аның кирәк-ярагын куярга булышуы – садака, яхшы сүз – садака, намазга юнәлгән һәр адым – садака, кешеләргә зарарлы нәрсәне юлдан алып кую да – садакадыр».

       Карагыз, кардәшләрем, һәркем үти алырлык җиңел генә гамәлләр; кешеләргә файда китерү авыр эш түгел икән бит, әмма бу гамәлләрнең әҗере садака биргән кебек була. Кардәшеңә хәерле сүз әйтүең, аңа яхшы киңәш бирүең дә садака була, аңа китергән файдаң хөрмәтенә хәерле кешеләр төркеменнән буласың, садака биргән кебек әҗер-савап аласың. Кызганычка, кешенең табигатенә ялкаулык та хас шул: еш кына әлеге изгелекләрне эшләргә ирендерә. Һәрберебез уйлансын иде: безнең бу өммәткә нинди файда китергәнебез бар соң? Милләтебез, динебез алга китсен, дип нинди файдалы гамәлләр кылабыз? Өммәтебезгә файда китерүче кеше булып яшибезме яки калганнарның изгелеген өмет итеп кенә ятабызмы? Һәр мөселман үз өстенә өммәтебезне алга җибәрү бурычын алып, кечкенә генә файдалар китереп яшәсә дә, динебез дә, милләтебез дә күпкә алга китәр иде. Көн саен йоклар алдыннан үзебезгә сорау бирик: мин бүген җәмгыятькә нинди файда китердем, берәр кардәшемә ярдәмем тидеме, динем, милләтемне алга җибәрер өчен нинди өлеш керттем? Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә: «Сезнең берәрегез кардәшенә файда китерә алса, эшләсен!» – дигән. Әйтик, бер җирлектә мөселманнар мәчет-мәдрәсәгә мохтаҗ ди. Кайбер кардәшләребез, минем мәчет-мәдрәсә төзү мөмкинчелегем юк инде, бай кардәшләребез төзер әле, дип уйлап куяр. Әмма әлеге хәдисләр белән вәгазьләнеп, һәрбер кардәшебез аз гына булса да файдам тисен әле, дип бу эшкә үз өлешен кертсә (хәтта ул әз генә сумма булса да), Аллаһы Тәгалә теләсә, безнең мәчет-мәдрәсәләребез тиз арада төзелер иде. Кызганыч, без, байлар бар, шулар төзер әле дип уйлыйбыз. Әлбәттә, алар төзерләр, һичшиксез. Әмма син шушы хаҗәт вакытында нинди файда китергән буласың? Безнең халыкта тамчыдан күл җыела, диләр. Үземнең өлешемне кертим, миннән дә файда булсын, дип һәрберебез динебезне алга җибәрә торган төрле проектларга үз өлешләребезне кертсәк, бу гамәлләр бәрәкәтле булыр иде, кардәшләрем. Аллаһы Раббыбыз һәрбарчабызга да тәүфыйк-һидаять биреп, безне өммәткә файда китерүче мөселманнардан итсә иде. Һәр көнебезне кечкенә генә булса да файдалы эшләр, хәерле гамәлләр кылып яшәргә насыйп әйләсен иде. Әлеге вәгаземне Аллаһының сүзләре белән тәмамлыйм. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай ди: «Кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһы юлына садака бирергә кешеләрне өндәсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәсә, әнә шул кешенең сүзләрендә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһы ризалыгын өмет итеп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез». «Нисә / Хатыннар», 4:114

Раил хәзрәт Фәйзрахманов, Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллы авылы мәчете мөгаллиме