Пятничная проповедь "Ни өчен Аллаһы Тәгалә кешеләрне байларга һәм фәкыйрьләргә бүлеп яраткан?"

Ни өчен Аллаһы Тәгалә кешеләрне байларга һәм фәкыйрьләргә бүлеп яраткан?

     Безне иман, ислам, Коръән нигъмәтләре белән нурландырган, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтеннән кылган, җирләрне вә күкләрне юктан бар иткән, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә олуг мак­тауларыбыз, хәмед-сәналәребез булса иде, шулай ук йөрәк түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барып ирешсә иде, адәм баласы гомер буена мул яшәү, байлык туплау, дәрәҗәле кеше булу турында хыяллана . Шул максатына ирешү өчен көн-төн тырыша, ал-ны-ялны белми көч куя . Шуңа күпме омтылып та, теләгәненә ирешә алма­учылар арабызда шактый Бактың исә, без кызыга торган һәм без ирешә алмый торган байлык, чынлыкта, Аллаһының саклавы нәтиҗәсе икән.

      Без бер генә мизгелгә дә бу кыска вакытлы дөньяның адәм бала­лары өчен зур сынау урыны икәнен онытмаска тиешбез Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә мал бирер, әмма кайберләре ярлы булырлар Аллаһы Тәгалә һәркемгә нәрсәнең хәерле икәнен иң яхшы белүче Байлык белән дәрәҗә дә кемгәдер сынау буларак бирелергә мөмкин . Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм байлык белән дә, ярлылык белән дә сыналган Акчасы, малы булган вакытта масаймаган, кешеләрне мыскыл итмәгән, киресенчә, байлыгын садакага сарыф иткән, халыкка файда китергән Ә инде акчасы беткән вакытларында сабыр иткән Ис­лам дине һәммәбезне дә менә шулай ике яклы булырга өйрәтә: байлыгың булганда якыннарыңны, мохтаҗларны, кардәшләреңне онытмаска, гаиләңә сарыф итәргә, әгәр дә малың юк икән - сабыр итәргә һәм ты­рышып эшләргә боера . Кеше үзе тырышса гына, Аллаһы Раббыбыз аңа ярдәм итәчәк. Пәйгамбәребез холкындагы кешене Ислам дине иң яхшы холыклы, хәерле кеше дип атый Моннан тыш, без кешенең белем, тәҗрибә һәм хезмәтенең байлыкка ирешүдәге кирәкле сәбәпләре булуын да онытмаска тиеш Әмма байлыкка ирешү өчен бу сыйфатлар җитәрлек түгел Беренчедән, мөселман кардәшләрем, ризыкка бәйле мәсьәләне исәпкә алырга кирәк Мул тормышта яшәргә теләгән һәр кеше барлык кирәкле гамәлләрне эшләргә, ә шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең биргән ризыгы белән канәгатьләнергә тиеш . Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә биргән байлыкның һәм ярлылыкның сынау икәнен аңларга тиешбез Коръәндә болай диелгән:  «Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһы юлында булганнарга Аллаһы хозурында олуг әҗерләр бар».  «Тәгабүн / Алдану», 64:15

  Байлыкка ия булу әле бәхетле булу дигәнне аңлатмый Дөньяда бай булып та, бәхетсез яшәүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар да аз түгел. Шунысын да аңларга кирәк: хәерчелек турыдан-туры бәхеткә илтә торган юл түгел Тормышта хәерчелек аркасында өметләрен өзгән кешеләр күп очрый Моннан күренгәнчә, үзенә күрә байлык та, хәерчелек тә бәхетнең төп сәбәпләре булып тормый . Эчке тынычлыкны канәгатьләндермичә, кешенең бәхете барыбер үзгәреп торачак, ул бөтен дөньяга хуҗа булса да, чын бәхеткә ирешә алмый.

     Чыннан да, тормышта канәгать булу өчен, кеше тәэмин ителеш дәрәҗәсеннән югарырак булган кешеләргә түгел, ә түбәндәгеләргә ка­рарга тиеш . Күпчелек очракта кешеләр үзләренә Аллаһы Тәгалә биргән тиңсез байлык турында хәбәрдар түгел . Мәсәлән, күзләре күрми торган кеше беркайчан да өй кысанлыгыннан зарланмый . Ул күзләрем күрсә иде, дип хыялланып яши . Ачлык елында адәм балалары берсе дә алтын-көмеш турында түгел, ә ризык турында уйлый иде . Димәк, ярлылык һәм байлык тормышта беренче урында тормый . Пәйгамбәребез үзенең бер риваятендә болай дип әйткән: «Сезнең белән чагыштырганда күп бирелгән кешеләргә түгел, ә аз бирелгән кешеләргә карагыз». Икенче хәдистә: «Ий кешеләр! Чын байлык мал-мөлкәт түгел, ә киң күңеллелек», - диелгән. Шуның белән Аллаһының Расүле чын байлыкны ачык бәян итә. Канәгать булу сыйфаты булмаса, кеше байлык белән беркайчан да туена алмый . Ә эчке дөньясы бай булган кешенең ашарына булса - риза булыр Чөнки ул рухи яктан бай

     Аллаһы Тәгалә ни өчен барлык колларын бай итмәгән? Чөнки бары­сы да җитәкче булса, кем җитәкләячәк һәм кем эшләячәк? Шул сәбәпле, кемдер җитәкче, кемдер гади хезмәткәр булырга тиеш . Болар барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән канун нигезендә тормышка ашырыла Шуңа күрә кемдер бай, ә кемдер ярлы. Әгәр бай кеше байлыгын изге максатларга сарыф итсә: Аллаһыга шөкер итеп, мохтаҗларга ярдәм итә һәм тормыш юлын изге гамәлләр белән бизи икән - мондый байлык яхшылык булып тора Әгәр байлыгын­нан зәкятләрен түләмәсә, мохтаҗларга ярдәм итмәсә, әлбәттә бу байлык бәхет китермәячәк . Коръәни-Кәримдә болай диелгән: «Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр. Со­раучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр». «Мәгариҗ / Дәрәҗә», 70:24-25. Шулай ук «Әл-Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Ул тәкъва мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһыга ышана­лар. Һәм йөкләтелгән намазларын вакытында укыйлар, һәм Без ризыкландырган нәрсәләрдән фәкыйрь мөселманнарга өлеш бирәләр».  «Әл-Бәкара / Сыер», 2:3

      Фәкыйрь кеше дә шулай ук кара икмәкне бәяли торган мөэмин бул­са, язмышы өчен риза булып яшәсә, бу аның өчен файда гына булачак. Габдулла бине Гамредән риваять кылына . Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Кешеләр Кыямәт көнендә җыелгач, алардан, бу өммәтнең фәкыйрьләре кайда, дип сорарлар Алар торып ба-сырлар һәм алардан, нинди гамәлләр кылдыгыз, дип соралыр Алар: «Ий, Раббыбыз, Син безне сынадың һәм без сабыр иттек, Син байлыкны һәм солтанлыкны башкаларга бирдең», - дип җавап бирерләр . Һәм бу кешеләр җәннәткә башкалардан иртәрәк керер Хисапның катысы дөньялыкта байлыгы һәм хакимлеге булган кешеләргә калыр», - дип әйтте.  Әйе, байлык һәм ярлылык кешеләрне Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау коралы булып тора . Безгә адәм балаларына, бу тормыш сынауларын лаеклы үтәргә насыйп булсын Бер хәдистә әйтелгәнчә, «Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтегезгә түгел, ә калебегезгә, гамәлләрегезгә карар» Тәннең зәкяте - ураза, байлыкныкы исә - садака Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләреннән тиешенчә, Раббыбыз бездән риза булырлык итеп фай­даланыйк, мохтаҗларга ярдәмләшеп яшик, мөселман кардәшләрем Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ .

Ирек хәзрәт Сәләхиев, Әлки районы имам-мөхтәсибе