Пятничная проповедь "Туганнар һәм күршеләрнең хаклары"

27 декабрь вәгазе,

Җөмәдәл-әүвәл аеның 1 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Туганнар һәм күршеләрнең хаклары

      Ислам дине кешене һәрьяктан кайгырткан дин . Ул кешене Раббы-сы, үз-үзе һәм башка кешеләр белән үзеңне дөрес тотарга өйрәтте Без­не чолгап алган кешеләрнең кем булуына карамастан, аларның безнең алда нинди дә булса хаклары бар Без аларның шушы хакларын тиешенчә үтәмәсәк, Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотарбыз

     Мөхтәрәм җәмәгать, безнең өстебездә аеруча хаклары булган ике төркем кешеләр: туганнарыбыз һәм күршеләребез бар. Ата-анадан кала безгә якын кешеләр - кан кардәшләребез, туганна­рыбыз Без аларны Аллаһы ризалыгы өчен яратырга тиешбез Туганнар белән араны өзү Исламда зур гөнаһ санала

     Коръәннең күпсанлы аятьләре Исламда туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди һәм аларның хокукларын бозуны шелтәли Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, сез бит бер-берегездән Аның исе­ме белән сорыйсыз, туганлык мөнәсәбәтләре өзелүдән куркы­гыз». «Нисә / Хатыннар», 4:1

Икенче аятьтә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:  «Әгәр сез иманнан кире кайтсагыз, җирдә бозыклык таратыр­сыз һәм туганлык бәйләнешләрен өзәрсез. Болар - Аллаһы ләгънәтләгән кешеләр. Ул аларны саңгырау итте һәм күзләрен сукырайтты». «Кыйтал / Мөхәммәд», 47: 22-23

        Туганлык эше - бөек эш, шуңа да Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның хакында бик күп хәдисләр әйтеп калдырды Бер хәдистә шулай дип боерды: «Кем Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышана, шул туган­лык хакын үтәсен»1

Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кем ризыгының киңәюен, гомеренең озын булуын теләсә -туганлык җепләрен сакласын»2 Шулай итеп, туганнар белән аралашу кешенең байлыгын арттыра, гомерен озынайта һәм тормышын бәхетле итә

     Бер яктан, туганлык хакын үтәү изге гамәл икән, икенче яктан аны кайгыртмау - зур гөнаһларның берсе Туганнары белән аралашырга теләмәгән кеше хакында берничә хәдискә тукталып китик. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Җәннәткә туганлык җепләрен өзүче кермәс» Икенче бер хәдистә: «Өч кеше җәннәткә кермәячәк: хәмергә салышкан, туганлык җепләрен өзгән һәм сихерчегә ышанган», - дип әйтелгән.

     Шулай ук тагын бер хәдистә болай дип әйтелә: «Адәм баласының эшләре һәр атна кич - җомга алдындагы кич көнне Аллаһыга күрсәтелә. Туганлык җепләрен өзгән кешенең гамәлләре кабул булмый». Шуны да әйтергә кирәк: туганлык хакын үтәр өчен туганнарыңнан күргән явызлыкларны гафу итеп, аларга изгелек белән кайтару мөһим . Халкыбызның мәкален кулланып, «таш белән атканга аш белән атарга», кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Туганлык мөнәсәбәтләрен кадерләп саклаучы түгел, ә үзенә ка­рата туганлык мөнәсәбәтләрен өзгән туганнары белән һаман да туган­нарча яшәргә омтылучы кеше хакыйкый туганлык җепләрен саклаучы була»3 . Шуңа күрә чын мөселман - аның белән араларын өзеп, аңа карата рәхимсез һәм начар мөнәсәбәттә булсалар да, туганлык җепләрен саклар­га тырыша!

     Мөхтәрәм җәмәгать, өстебездә аеруча хаклары булган икенче төркем - ул безнең күршеләр . Бу дөньяда кеше ялгыз яшәми, ә кемгәдер күрше була . Күршесе кем булуына карамастан, мөселман кешесе аның белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш, чөнки бу җәгыятьнең имин, нык һәм тыныч булуы шарты . Коръәндә һәм хәдисләрдә күршелек хакында бик еш әйтелә Мәсәлән:

«Аллаһыга ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиндәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә, яныңдагы дустыңа, юлчыга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Хакыйкатьтә, тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһы, әлбәттә, сөйми!» «Нисә / Хатыннар», 4:36 . Күргәнебезчә, бу аятьтә иң бөек нәрсә булган тәүхид - кешеләргә ка­рата булган изгелек белән бергә искә алына һәм шул кешеләр арасында күрше дә бар

    Бер хәдисендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дусты Җәбраил фәрештә турында болай дигән: «Миңа Җәбраил күрше хакында шулкадәр күп киңәшләр бирде, хәтта мин күршегә мирас хакы да билгеләнер дип уйладым» Ягъни, күршегә шул кадәр яхшы мөгамәләдә булырга кирәк ки, ул үзен синең якын туганың кебек хис итәргә тиеш Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөселманнарга: «Кем Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышана, шул күршесен хөрмәт итсен», - дигән.

    Кызганычка, хәзерге көндә күп мөселманнар күрше хакын аңлап бетерми һәм иң якын күршеләре белән дошманлашып яши Бу дөнья ва­кытлыча гына, җәмәгать . Йорт мәшәкатьләренә кагылышлы мәсьәләләр: тавыклар, казлар, бал кортлары, савыт-саба, ярты метр җир аркасын­да күршегез белән арагызны бозмагыз . Күршегез сезгә карата хакын тулысынча үтәмәсә дә, сез аның явызлыгына изгелек белән кайтары­гыз Күршегә карата булган мөгамәлә беренче чиратта аңа түгел, сезнең үзегезгә кирәк. Моның турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Күршеләрнең Аллаһы алдында иң яхшысы - үз күршесенә кара­та иң яхшы булганы» - дип өйрәтте .

Күрше хакын кайгыртмаган кеше зур гөнаһ кыла һәм үзен Аллаһы Тәгаләнең җәзасына дучар итә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә көндез уразалар тотып, төннәрен нәфел намазлары укыган, ләкин күршеләрен теле белән рәнҗеткән хатын турында әйткәч, ул аның хакында:  «Ул утка эләгәчәк!» - дигән, Аллаһы сакласын!

    Беркөн Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһы белән ант итәм, иманга килмәс» - дип, өч тапкыр кабатлаган Моны ишеткәч, сәхабәләр аптырап: «Кем, әй Аллаһының Илчесе?» - дип сораганнар . Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Явызлыгыннан күршесе имин булмаган кеше» - дип җавап кайтарган3 .

Хак мөселман үзенең туганнарына яисә мөселман күршесенә генә яхшылык эшләп калмый, ә мөселман булмаган күршесен дә кире какмый Габдулла бине Гамернең яһүди күршесе булган . Габдулланың гаиләсе са­рык суйган вакытта, ул: «Безнең яһүди күршегә дә ит бирдегезме?» - дип сорый торган булган

Аллаһы Тәгалә безгә динебезне яхшы өйрәнеп, туганнарыбызга һәм күршеләребезгә чын мөселман буларак яхшы мөгамәләдә яшәргә насыйп итсен!

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга имам-мөхтәсибе