Пятничная проповедь "Исраф - харам гамәл"

3 гыйнвар вәгазе,

Җөмәдәл-әүвәл аеның 8 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Исраф - харам гамәл

     Барчаларыбызны да юктан бар кылып, безне билгеле бер вакыт­ка кадәр шушы сынау дөньясына урнаштырган, тирә-ягыбызда булган һәрнәрсәне безгә хезмәткә тапшырган, безгә күрү өчен күз, ишетү өчен колак, уйлау, фикерләү өчен аң-белем биргән, безгә нигъмәтләрнең иң хәерлесен - иман, ислам, Коръән, намаз, гыйбадәт нигъмәтләре насыйп иткән, барча мәхлүкъларын Кыямәт көнендә Үз каршына китереп басты­ручы, һәркайсына хисап кылып гадел хөкем итүче, кемнедер җәннәтле, ә кемнедер җәһәннәмле итүче, бердәнбер гыйбадәткә лаек булган Зат -Аллаһыга мең-мең шөкерләребез, мактау-олуглауларыбыз булсын .

    Безгә шушы хак динебезне өйрәткән, җәннәт юлы белән сөендергән, җәһәннәм юлы белән кисәткән, үзенең кылган һәрбер эше: әдәп-әхлагы, үзенең тормыш рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, безнең өчен га­зиз әткәй-әнкәйләребездән, әби-бабайларыбыздан, кадерле бала-оны-кларыбыздан һәм үз-үзебездән дә якын булган сөекле пәйгамбәребезгә - Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, Кыямәт көнендә, ин шә Аллаһ, шәфәгатьчебезгә күңел түрләребездән чыккан хәер-догаларыбыз, Аллаһының сәламе һәм салаваты булсын!

    Газиз кардәшләрем! Иң беренче чиратта үземне, аннан соң сез­не тәкъвалыкка чакырам Аллаһының әмерләрен үтәгез, тыйганнарын-нан ерак торыгыз! Һәм белегез: адәм баласының бу дөньядагы бәхете дә һәм Кыямәттә Аллаһының рәхмәте белән җәннәткә кертүе дә - аның бу дөньяда булганда тәкъвалыгына бәйле Аллаһының әмерләрен ничек үтәде?! Аллаһының харамнарыннан ничек тыелды?! адәм баласының дөньядагы һәм Ахирәттәге иминлеге шулардан тора Аллаһы Раббыбыз Коръәндә әйтте: «Әй иман китергән бәндәләр, Аллаһы Тәгаләгә тиешле дәрәҗәдә тәкъва булыгыз! Һәм мөселманлыгыгызны төзәтмәгән хәлдә Аллаһы каршына кайтудан сак булыгыз!» «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:102.  Мин тәкъва, дип уйлап кына, тәкъва булып булмый . Аллаһының әмерен җиренә җиткереп үтә, харамнарыннан тыелып яшә. Аллаһы Тәгалә дөньядагы бөтен нәрсәләрне катгый бер үлчәү белән яраткан, биредә бернәрсәнең дә артыгы яки киме юк . Ислам шәригате дә кешеләргә үзләре өчен яратылган нәрсәләреннән акыл һәм чама белән файдалану юлларын күрсәтеп биргән . Ул күрсәтмәләрне үтәп яшәсәк -һидаятьне тапкан булабыз . Киресен эшлибез икән, ул вакытта исраф дип атала торган халәткә дучар булабыз. 

           Нәрсә соң ул исраф? Исраф ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән нигъмәтләрне файдасыз эшкә сарыф кылу, әрәм итү дигән сүз Аллаһы Тәгалә исраф кылучыны сөймәс Исраф дигәндә, саранлык дигән сыйфатны да искә алып була Исраф та, саранлык та Ислам динендә ха-рам санала Аларның урталыгы икътисад дип атала, ягъни үзеңә бирелгән нигъмәтләрне дөрес һәм акыллы рәвештә файдалану

Ислам дине бөтен эштә урталыкны, чама белүне хуплый Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Вә алар мохтаҗга мал бирсәләр, исраф итмәсләр вә тарлык та кылмаслар, исраф белән тарлык арасында гадел торырлар». «Фуркан / Аеручы», 25:67

      Димәк, мөселман малын исраф та кылмас, саран да булмас . Исраф нинди гамәлләрдә чагылыш таба соң? Мәсәлән, кием өстенә кием алу, әҗәткә кереп купшы туйлар, юбилейлар уздыру, чамасыз зур йортлар салу, вакытында уңышны җыймау, терлекне ашатмау, киемне саклап тотмау, тукланганнан соң да ашау, тәһарәт-госел алганда суны артык куллану һ . б . исраф була . Без еш кына кием-салымыбыз күп булса да, кияргә кием юк, дибез Кеше ниндидер шаукымга бирелеп, һич кирәкмәгән әйбер алып куярга һәм ул әйбер еллар буе файдаланмыйча ятарга мөмкин. Иң кадерле нәрсә булган - икмәкне сарыф итүне генә алыйк . Россиядә халык санын алу буенча килгән соңгы мәгълүматларга караганда, 146 370 979 кеше яши . Әгәр һәр кеше көнгә 1 грамм икмәкне әрәм итсә дә, елга 53 425 тонна икмәк исраф була дигән сүз . Күзаллау өчен, бу алтмышар тонна икмәк төягән, шуның кадәр үк вагон таккан унбиш состав булып чыга Моңа икмәкне үстерү, пешерү, сату, кулланылган техника, хезмәт хакы чыгымнарын да өстәсәң - шактый күп саннар килеп чыга Бу уңайдан динебезнең бөеклеген, хикмәтен күрәбез Ислам безне икмәкнең валчы­гын да исраф кылмаска өйрәтә Кызганычка, икмәк сарыфы кеше башына бер грамм гына түгел, ипине тулысы белән чүплек савытына салучылар да бар Менә шушы хәлләрне кисәтеп Коръәндә болай диелә: «Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шәйтан кардәшләредер, шәйтан Раббысына кяфер булды». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:27. Исраф турында сөйләгәндә вакыт, сәламәтлек тә кадерле төшенчәләр икәнен онытмасак иде.

      Исраф - мал, ризык, суга гына түгел, вакыт һәм сәламәтлеккә дә кагы­ла . Болар - кабат кайтарып алып булмый торган нигъмәтләр . Гәбделҗаббар Кандалый да: «Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйлар якут белән», - дип язган Уйланырга сәбәп бар: гомерләребез заяга уз­мыймы? Кеше гомеренең кыйммәте, яшәгән еллары саны белән түгел, эш-гамәле белән үлчәнә . Егерме сигез яшендә бакыйлыкка күчкән Тукаебыз мирасын алыйк . Юкса, илле-җитмеш ел гомер яшәп тә, гомерләрен заяга, мәгънәсезгә уздырган кешеләр дә бар . Шуңа күрә һәрберебез үзалдына: үзебезне, балаларыбызны, оныкларыбызны, өммәтебез, милләтебез үсешенә багышлыйбызмы, дип уйланырга тиеш Һәр кеше шәхес була­рак яхшы якка үзгәрергә омтылса, җәмгыять тә күпкә камилләшер иде Безгә бирелгән гомер үтә дә чикле, аны ваемсыз, файдасыз үткәрү акыл­лылык күрсәткече түгел Аллаһы Тәгалә искиткеч гадел - тәүлек озынлы­гы һәрберебез өчен төп-төгәл 24 сәгать . Соңгы вакытта финанс, бизнес өлкәсендә тайм-менеджмент дигән төшенчә киң кулланылышта . Тайм-менеджмент - вакыт белән идарә итү фәне дигән сүз . Тик вакыт белән адәм баласы идарә итә алмый, ә менә үзенә бирелгән вакытны нәтиҗәле куллана ала . Әлеге фән нәкъ менә шуның юлларын, тәртибен аңлата .

       Күз алдына китерик: бер банк һәркөн сезнең исемгә 86400 сумга исәп-хисап счеты ача, ди . Көне буе сез бу сумманы теләгәнчә куллана ала­сыз, ә көн тәмамланганда бу хисап счеты ябыла . Икенче көнне шул ук сум­мага счет яңадан ачыла Әлбәттә, адәм баласы бу сумманы тиененә хәтле тотып бетерергә тырышыр иде Ә бит мондый счет һәркөн, һәрберебезгә ачык 86400 сум - ул бер тәүлек эчендәге 86400 секунд Шушы бирелгән мөмкинлектән файдаланып калабыз икән, без уңышка ирешәбез, юк икән, вакыт банкындагы счетыбыз яначак - без банкротка чыгабыз. Коръәннең «Гасыр» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә «Заман белән ант итәм», - ди . Ә ул, белгәнебезчә, иң бөек, иң мөһим нәрсәләр белән генә ант итә . Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Ике нигъмәт бар, әмма кешеләрнең күбесе аларның кыйммәтен аңламыйча кала Беренчесе - саулык, икенчесе - вакыт», - диде. Шулай итеп, вакытны юкка уздырган кеше аны исраф итеп, гөнаһ эшләгән булып чыга. «Әй, адәм балалары! Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чөнки Аллаһы исраф кылучыны сөймәс». «Әгъраф / Пәрдә», 7:31

Җир-суларыбызны саклыйк!

     Тагын бер зур, хәтәр исраф турында әйтми китә алмыйм . Аллаһы Тәгалә кешегә Җирне, андагы бар нәрсәне аңа файдалану өчен әманәт итеп биргән . Әмма адәми зат сәнәгать-җитештерү, эшкәртү өлкәсендә шул дәрәҗәгә җитте ки, һавага, суга, җиргә чыгарган көнкүреш һәм про­мышленность калдыклары бүген аның үзенең үк яшәешен куркыныч астына куя башлады . Кызганычка, кеше әманәтне сакларга кирәклеген онытты . Ул бүген Җиргә карата исраф кыла . Әмма аңа Җир йөзендәге бар­ча җан иясен, үсемлекләрне кырып бетерүгә рөхсәт бирелмәде! Аллаһы Тәгаләнең безгә яшәү өчен бушлай биргән нигъмәтләреннән кирәгенчә генә, чама белеп файдалану тиеш иде Табигать байлыкларын уйсыз, гамьсез исраф итүнең масштаблары кот очарлык. «Кызыл китап»ны мин җиребезгә карата кылына торган җинаятьләрне гаепләү акты, кире кагып булмый торган дәлиле дип саныйм Әле анда пычранган сулыклар исем­леге кермәгән Алары өчен аерым китап ачарга мөмкин Коръән әйтүенчә, Ахирәт көнендә Җир, кешенең үзенә китергән авырлыклары турында сөйлиячәк

Сүземне галим Ибраһим Әдһәмнең бик гыйбрәтле сүзләрен китереп тәмамлыйм

-    Базарда әйбер кыйммәтләнсә, минем файдага, - дип әйтә ул

-    Ул ничек алай була? - дип сорыйлар аннан .

-  Товар кыйммәтләнгәндә мин аңа күпмедер вакыт игътибар итмим . Шулай итеп, ул әйбергә аның очсыз вакытындагы бәһане дә түләмәгән булып чыгам, ягъни мин отышта калам, - дип җавап кайтара ул.

     «Әй Раббыбыз, безнең гөнаһларыбызны ярлыка һәм эшебездә ис­раф кылуыбызны һәм чиктән чыгуыбызны кичер! Ий Раббыбыз, барча-бызга да Син биргән җир-суларыбыз, вакытыбыз, сәламәтлегебезнең, безгә биргән нигъмәтләреңнең кадерен, чамасын белеп кулланырга, шу­лар ярдәмендә файдалы, изге гамәлләр кылып, иманлы-исламлы булып яшәргә насыйп итсәң иде

Алмаз-Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Әгерҗе имам-мөхтәсибе