Кайбицкий мухтасибат посетил Ирек хазрат Зиганшин

       Бүген 3 нче гыйнвар Кайбыч районы үзәк мәчетенә җомга намазын үткәрергә Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл комитеты” рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин килде. Вәгазь тулысы белән хәләл нигъмәтләргә багышланган иде. Вәгазь барышында Ирек хәзрәт бигрәк тә харам ризыкларның әдәм баласының тәкъвалыгына һәм тәненә дә зур зарар китерүен искәртеп китте. Җомга намазыннан соң Ирек хәзрәт намазга килгән мәхәллә халкына хәләл мәсьәләсе буенча сорауларга җавап бирде. Кайбыч мөхтәсибәте Ирек хәзрәткә мәгънәле вәгаьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерә.