Пятничная проповедь "Кайгыда булганнарга."

17 гыйнвар вәгазе,

Җөмәдәл-әүвәл аеның 22 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Кайгыда булганнарга.

     Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмед-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз булсын. Һәм дә Мөхәммәд бине Габдулла – Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы – Аллаһы аңа, аның гаиләсенә һәм аның сәхабәләренә Үзенең салават-шәрифәләрен бирсә иде. Мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: «Без кешене авырлыкта барлыкка китердек». «Бәләде / Шәһәр», 90:4

    Әйе, җәмәгать! Кеше яралганнан алып үлеменә кадәр авырлыкларда. Аның ана карынында 9 ай булуы, әнисенең тилмереп аны саклап йөрүе булсынмы. Кеше дөньяга барлыкка килгәндә, әнисенең тулгак белән авырдан бала табуымы. Үсә торгач, дөнья авырлыклары барлыкка килә: һәрвакыт акча җитми; гаиләсе булгач, балалары тугач, ул янә авырлыклар, төшенкелектә яши: балаларның мәктәп проблемалары, аларны урнаштыру һ.б. Һәм аның бу авырлыклары һич тә туктамый, ул һич тынычлана алмый. Ә бит Ахирәткә, бакый дөньяга күчкәч, анда тагын да зуррак авырлыклар, кайгылар башлана. Ләкин бүгенге хотбәдә кешеләр арасында иң хәерлеләре булган пәйгамбәрләр, аларның якыннары, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу авырлыкларга каршы торганнары, нинди сүзләр әйткәннәре турында сөйлисем килә. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: «Әлиф. Ләм. Мим. Кешеләр «без иман китердек» дигәннән соң, Аллаһы аларны сынамас дип уйлыйлармени? Без инде аларга кадәр булган кешеләрне сынадык. Без, һичшиксез, алар арасында хак сүздә булып, нык торганнарын да, тугры булмаганнарын да белербез». «Гәнкәбут / Үрмәкүч», 29:1-2

    Димәк, тормыш авырлыклары – ул Аллаһы тарафыннан килүче сынаулар. Без ул авырлыкларны ничек итеп каршыларбыз, нинди сүзләр әйтеп, нинди эшләр эшләрбез икән? Шуңа күрә ул авырлыкларның, ул сынауларның иң зурларын Аллаһы пәйгамбәрләргә, илчеләргә бирде. Һәм дә ул пәйгамбәрләрнең җаваплары, сынауларны үтүләре безнең өчен яхшы үрнәк булды. Аллаһының Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Иң зур бәла-казалар пәйгамбәрләргә килә. Моннан җиңелрәкләре – изгеләргә.

    Аннан да җиңелрәкләре – изгеләрнең дәрәҗәләреннән түбәнрәкләргә», – дип әйткән. Пәйгамбәрләр арасында зур бәлага очраган Әюб пәйгамбәр бар иде. Аның байлыгы, мал-мөлкәте, балалары күп иде. Ләкин көннәрдән бер көнне Аллаһы тәкъдире буенча мал-мөлкәте юкка чыга, балалары бер-бер артлы үлеп бетә, сәламәтлеге какшый, бик каты авырый башлый. Бер аять тәфсирендә «Әюб галәйһиссәлам лепра1 чире белән чирли башлый» дип әйтелә. Сәламәт тәненнән йөрәге һәм теле генә имин килеш калган, янында терәк булырдай хатыны гына булган шул авыр вакытта ул Аллаһыга болай дип ялвара, дога кыла.

 «Шулай ук Әюбне исеңә төшер. Ул Раббысына ялварып, «Дөреслектә миңа авырлык, зыян килде. Ә Син, Раббым, мәрхәмәтлеләр арасында иң мәрхәмәтлесе!» – диде». Шунда Аллаһы Тәгалә аңа җавап биреп болай дип әйтте:

 «Һәм без аның догасына җавап бирдек. Аңа тигән авырлыкны бетердек. Аңа гаиләсен китердек һәм шуңа өстәп Бездән рәхмәтебезне бирдек. Бу – гыйбадәт кылучыларга бер искә төшерү булып торсын!» «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:83-84

      Карагыз, җәмәгать! Шундый авырлыкларда да Әюб галәйһиссәлам Аллаһыга ялварды, Аңа дога кылды. Бөтен дөньяны каргап, төшенкелеккә бирелеп утырмады. Аның авырлыкларга каршы торуы – безнең өчен күркәм мисалдыр. Шулай ук Ягъкуб пәйгамбәр кыйссасын искә төшерик. Ата балалары арасында иң сөйгән улы Йосыфны югалтты. Аны «ул үлде, аны бүре ашады» дип алдадылар. Шул кайгыдан елаганга Ягъкуб пәйгамбәрнең күзенә зыян килде: күзенә ак төшеп, сукырайды. Ләкин шулай да Коръәндә аның сүзләре ап-ачык итеп әйтелгән. «Күркәм сабырлык белән түзәрбез», – диде. «Йосыф», 12:83 «Ягъкуб: мин моң-зарларымны һәм кайгымны Аллаһыга гына юнәлтәм», – дип әйтте». «Йосыф», 12:86

Ягъни, шундый авыр хәлдә дә Аллаһы ризалыгы өчен сабыр итәм. Кайгымның авырлыгын, моң-зарларымны Аллаһыга гына юллыйм, Аннан гына дога кылып яхшылыкны өмет итәм диде. Ә бүген нәрсә? Бүген кешегә чебен очы кадәр генә авырлык килсә дә, ул бу кайгысында бөтен дөньяны гаепли, язмышына, Аллаһы тәкъдиренә көферлек сүзләре яудыра башлый. Кайгы вакытында Раббысы барлыгын, кайгыларны бетерүче, догаларны кабул итүче барлыгын оныта, хәтта кайгыга бирелеп тормышы аска таба тәгәри. Ә бит бу безнең дөньябыз – фани дөнья. Үзебез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез. Әле алда безне мәңгелек Ахирәт тормышы көтә.

    Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең дә тормышында зур авырлыклар булды. Пәйгамбәребезне Мәккә мөшрикләре эзәрлекләп, аны үтерергә теләгәндә, Аллаһы аңа Мәккәдән Мәдинәгә күченергә әмер итте. Пәйгамбәребез шул күченешендә иң якын иптәше Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе белән юлга чыга, ләкин артларыннан мөшрикләр дә куалый башлый. Шулардан качырга теләп, тау башына менеп, кечкенә генә тау тишегенә керәләр. Шунда качып утыралар. Ләкин дошманнары аларга якынайгач, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе: «Әй, Аллаһының Илчесе! Әгәр боларның берәрсе аяк астына караса, безне күрәчәк», – дип әйткәч, Расүлебез: «Әй, Әбү Бәкер! Әгәр бу икәүнең өченчесе ярдәмче, яклаучы Аллаһы булса, бу икәү турында ни әйтер идең?» – дип аны тынычландыра. Әйе, җәмәгать, Аллаһының Илчесе хәтта мондый авыр вакытта да, үлем куркынычы якын булганда да Аллаһыга бөтен иманы белән юнәлгән, Аллаһыга тәвәккәлләгән, Аннан гына ярдәм көткән. Шуңа күрә мөэмин-мөселман үзенең тормышына авырлык килсә: «Аллаһы безне ташламас, җиңеллеген бирер», – дип сабыр итәргә тиеш. Әгәр уйлап карасак, хәзерге көндә без зәгыйфь, мескеннәр, хәтта кечкенә авырлыкларны күреп, төшенкелеккә биреләбез: акча җитмәде, матур күлмәк, пәлтә алып булмады, малай укуын бишлегә тәмамлый алмады, теләгән машинаны алып булмады һәм башка төрле күренешләргә борчылабыз. Бу авырлыкларны да күреп, кешенең дөньясы караңгылана, уй-фикерләре чуала. Безгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләр булсынмы, сәхабәләр булсынмы, аларның бәла-казалары безнеке белән чагыштырырлык түгел. Ләкин алар һәрвакыт Аллаһыга ялвардылар. Җиңеллекне сорап дога кылдылар. Аллаһының рәхмәтенә өметләнделәр. Дөрестән дә, бу безнең өчен зур гыйбрәттер! Шулай Ибраһим галәйһиссәлам һәм Һаҗәр радыяллаһу ганһә кыйссасын карап китик. Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы әмеренә буйсынып, Һаҗәрне һәм улы Исмәгыйльне хәзерге Кәгъбәтулла янына, су булмаган чүлгә китерә, эчәргә әзрәк су, ашарга азык калдырып, алар яныннан китә. Китеп барганда Һаҗәр: «Нигә син безне су да, бернәрсә дә булмаган җирдә калдырасың», – дип кат-кат сорый. Ибраһим җавап бирми. Шуннан соң Һаҗәр анабыз: «Безне монда калдырырга Аллаһы әмер иттеме?» – дигәч, Ибраһим: «Әйе», – дип җавап бирә. Шуннан соң Һаҗәр анабыз: «Алай булса, Аллаһы безне ярдәмсез калдырмас!» – дип әйтә. Бу һәрберебезгә күркәм үрнәк. Ул кыйссаны тулысынча күп тапкыр ишеткәнегез бардыр, җәмәгать: Аллаһы Тәгалә Һаҗәргә һәм улы Исмәгыйльгә зәм-зәм суын бирә, аннары үтеп бара торган кәрван туктап, шунда гомер итә башлый... Берсе дә ачтан үлмәде, берсе дә чүлдә көеп, вафат булмады, чөнки Аллаһы аларны тәрбияләде, ризыкландырды. Ибраһим галәйһиссәлам аларны шул чүлдә калдыргач мондый дога кыла. Ул дога «Ибраһим» сүрәсендә әйтелгән: «Йә Раббыбыз! Мин гаиләмнең бер өлешен бер үсемлек булмаган үзәндә, Синең тыюлыгың булган Йортың янында калдырдым. Алар намаз әһелләре булсалар иде. Кешеләрнең йөрәкләренә аларга карата өлфәт, ярату, кабул итүне сал. Һәм аларны ризыкландыр. Бәлки алар шөкер итүчеләрдән булырлар!» «Ибраһим», 14:37

Ибраһим Аллаһы әмеренә буйсынды, каршы килмәде, гаиләсе өчен иминлек сорап дога кылды, Аллаһыга ялварды. Без дә, мөхтәрәм җәмәгать, Ибраһим пәйгамбәр үрнәгенә ияреп, нинди генә авырлыгыбыз булмасын, нинди генә кайгы килмәсен, догада булсак иде. Аллаһы Раббыбызга аларны чишү, аларны бетерү берни тормый. Раббыбызның кодрәте киң, Раббыбыз юмарт, Раббыбызның байлыгыннан дөньяда булган бөтен мал-мөлкәт бернәрсә киметмәс. Шуңа күрә Аллаһы Раббыбыз безгә болай дип әйтте: «Авырлыкта булган кешенең догасына кем генә соң җавап бирә     алыр, кайгысын бетерер һәм сезне җир өстендә хәлифәләр итеп калдырыр? Аллаһыдан башка илаһ бармы? Ләкин сез нәсыйхәтләрне бик аз искә аласыз!» «Нәмел / Кырмыска», 27:62

   Авырлыкта калдың икән, Аллаһыга ялвар, дога кыл! Бурычларың җыелды икән, Аллаһыга ялвар, дога кыл! Гаиләңә кайгы килде икән, Аллаһыга ялвар, дога кыл! Балаларыңа тәүфыйк-һидаять телисең икән, Аллаһыдан сора, Аңа дога кыл! Аллаһы Раббыбыз Коръәннең «Инширах» сүрәсендә болай дип әйтә: «Дөреслектә, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә! Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә». «Инширах / Ачмак», 94:5-6

Нәрсә генә булмасын, Аллаһы безгә җиңеллекне бирермен диде. Ләкин бездән таләп ителгәне – ул Аллаһыга буйсынып, иманлы рәвештә сабыр булырга һәм дә Аллаһыга тәвәккәләргә. Хәерлесен бары тик Аллаһыдан гына өмет итәргә кирәк. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Әгәр мөселманга ниндидер кайгы килгәндә: «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Йә Аллаһы! Бу кайгыга сабыр иткән өчен әҗерләреңне насыйп итсәң иде. Миңа аны яхшылык белән алмаштырсаң иде», – дип әйтсә, Аллаһы ул кайгысына сабыр иткәне өчен әҗер-савапларын насыйп итәр һәм җиңеллек белән кайгысын алмаштырыр», – дип әйтте. Шул доганы укып, Аллаһыга юнәлсәк, сынауларны үттек дигәнне аңлата, мөхтәрәм җәмәгать. Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: тормышыңда нинди генә авырлык, кайгы яки хәсрәт килмәсен, бу сиңа әҗер, гөнаһларыңның сөртелүенә бер сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Мөселманга тигән һәртөрле авыру, кайгы-хәсрәт, авырлык, хәтта аягына кергән чәнечке үсемлеге өчен дә Аллаһы аның гөнаһларын ярлыкар, сөртер!» – дип әйткән.

Аллаһы Раббыбыз безне сакласын, бәла-казалардан имин кылсын! Авыр хәлебезне җиңеләйтсен! Әәмин!

Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Кабан арты мәчете имамы.