Пятничная проповедь "Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеме."

24 гыйнвар вәгазе,

Җөмәдәл-әүвәл аеның 29 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеме.

        Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгәнАллаһыга барча хәмед-сәналәрбез, олуглау-мактауларыбыз булсын. Һәм дә Мөхәммәд бине Габдулла – Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы – Аллаһы аңа, аның гаиләсенә һәм аның сәхабәләренә Үзенең салават-шәрифәләрен бирсә иде. Җомга көнен олуглап мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм, газиз дин кардәшләребез барчабызга да Аллаһының сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте ирешсә иде. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бүгенге җомга вәгазебез Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеменә багышлана. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме арасында Коръәндә искә алынган «Әр-Раззак» исеме бар. Ул тәрҗемә ителгәндә «Бәрәкәт һәм ризык бирүче», мәгънәсендә килә. Адәмнәргә тормышта яшәү өчен кирәк булган әйбер хакында Коръәндә хәбәр ителә. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Шиксез, Ул – Аллаһы барча мәхлүкатьне ризыкландыручы һәм олуг куәт ияседер». «Зарият / Таратучы», 51:58

       Әлеге аятьтән һәр нәрсәне, һәр җан иясен ризыкландыручы – Аллаһы Тәгалә икәне аңлашыла. Ул җан ияләре кайда гына һәм нинди зурлыкта булсалар да, Аллаһы Тәгаләнең аларны ризыкландырырга көч-кодрәте җитә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җир өстендәге барча җан ияләре җирне эшкәртмәсә дә үзләренә туклану өчен ризык таба. Болардан кала Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә кешеләргә ризыклану өчен җирдә яшәүче хайваннарның, күктә очучы кошларның һәм суда йөзүче балыкларның итләрен файдалануны хәләл кылган. Коръәндә шулай ук Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе дә килә. Әгәр Ул җирне Үзенең рәхмәтеннән калдырса, җир бернинди дә уңыш бирми. Яңгырлар җирне сугарудан туктаса, җир үле чүлгә әйләнә. Коръәни Кәримдә болай дип әйтелә: «Аллаһыдан башка сезләрне кем ризыкландыра, әллә сынымнарыгыз ризыкландырамы?» «Мүлек / Патшалык», 67:21

      Ләкин Аллаһы Тәгалә чиксез рәхмәтле һәм Ул Үзенең рәхмәтләрен санамый. Шулай ук Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьтә болай дип әйтә:  «Ий кешеләр, Аллаһының сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегезгә төшереп Аңа гыйбадәт кылырга вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез, әллә Аллаһыдан башка күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче бер зат бармы? Әлбәттә юк, коллык кылырга яраклы һич Илаһ юк, мәгәр Аллаһы Үзе генәдер». «Мәләикә / Фәрештәләр», 35:3

     Аллаһы Тәгалә кешеләргә бу дөньяда биргән нигъмәтләреннән кала җәннәттә дә шундый ук тормыш әзерләгән, бәлки мөэминнәргә тагы да яхшыракны хәзерләгән. Түбәндәге аятьтә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең исләренә төшерә: «Җәннәткә керәсе мөэминнәр аларга анда нәрсә хәзерләнгәнлеген алдан һичберсе белмәс, җәннәткә кереп күргәч, күзләре карарланыр, күңелләре шатланыр, аларның кылган яхшылыкларына изге җәза булсын өчен». «Сәҗдә», 32:17 «Һуд» сүрәсенең түбәндәге аятендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:«Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһы кулында, дәхиаларның торачак җирләрен вә үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфүздә язылыр». «Һуд», 11:6

      Аллаһы Тәгалә ризыкны барлык җан иясенә: иман китерүчегә һәм иман китермәүчегә дә, изгеләргә һәм гөнаһлыларга да биргән. Ул һәрберсен ризыкландыра: кемнәргәдер байлыкны күп, ә кемгәдер аз бирә. Ләкин бу тормышта кулланыла торган нәрсәләр Аллаһының яратуыннан түгел, Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләрне барча кешегә: яратканына да, яратмаганына да бирәчәк. Әмма Ахирәттә Аллаһы Тәгалә Үзенең яраткан колларына гына бирә. «Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы белән мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһы хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһының дусты саныйдыр. Вә әмма Раббысы аның ризыгын кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер. Кешенең Аллаһы каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер». «Фәҗер / Таң», 89:15-17

      Әйтүебезчә, беренче төр ризык бөтенесенә бирелә: динлегә дә, динсезгә дә, гөнаһлыга һәм гөнаһсызга да. Ә менә икенче төр ризык бары тик мөэминнәргә, Аллаһы Тәгаләнең яраткан колларына гына бирелә. Икенче төр ризык – җан ризыгы, иман, туры юл. Шуңа күрә кешегә Аллаһыдан ике төр ризыкны: гомум ризыкны һәм иман ризыгын да сорау вәҗиб булып тора. Кем Аллаһыдан курка, Аллаһы Тәгалә аңа уйламаган җирдән ризыкны киң кылып бирә. Шуңа күрә дә ризык табу өчен гөнаһлы эшләрдән ераклашырга кирәк, чөнки гөнаһлы эшләр, ризыкның азаюына һәм иманның зәгыйфьләнүенә сәбәп булып тора. Төрле бәла-казалар да шул сәбәпле килә. Гали кәррамәллаһу вәҗһәһу болай дип әйткән: «Кайгы гөнаһ сәбәпле килә, ә тәүбә кылу сәбәпле китә». Барча ризык Аллаһы Тәгалә кулында, кеше үзенә язылган ризыкны кулланмыйча дөньядан китми. Кем шуңа ышана, кемдә шундый иман байлыгы бар, шул кеше беркайчан да төшенкелеккә бирелмәс. Ул һәрвакыт Аллаһыга ышана һәм барча эшләрен Аллаһыга тапшыра. Бу кешене Аллаһы Тәгалә беркайчан да ризыксыз итмәс һәм сораган догасын җавапсыз калдырмас.

      Әй Раббыбыз Аллаһы, Үзеңнең рәхмәтең белән динебезгә һәм тормышыбызга файда китерә торган хәерле һәм хәләл ризыклар насыйп итсәң иде. Әәмин.

Илшат хәзрәт Динмөхәммәтов,

Норлат районы, Кизләү авылы «Иске мәчет» имамы__