Собрание имамов

        27 гыйнвар  көнне Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә мөхтәсибәтнең 2020 елга каралган эш планын гамәлгә ашыру иде. Имамнар елның беренче өч айлыгында вәгазъ кичәләренең, укучы балалар өчен Коръән ярышларының һәм спорт өлкәсендә чаңгы, суда йөзү ярышларының  көннәрен һәм тәртипләрен расладылар.

       Беренче чаралардан булып 31 нче гыйнвар көнне 18:30 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәчетендә вәгазъ кичәсе үткәреләчәк. Кичәне үткәрергә Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хасанов чакырылды. Барлык авылдашларыбызны һәм якташларыбызны да әлеге кичәгә чакырып калабыз.

         Шулай ук җыелыш барышында имам-хатыйблар юл халәкәтендә вафат булган Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Шәйхиев Фәрит хәзрәт гаиләсенә матди ярдәм җыйдылар.  

        Барлык имамнарга да мөхтәсибәттән,  Татарстан Диния нәзарәте “Хузур” нәшриятендә яңа басылган Коръәни Кәрим тәфсире  бүләк ителде.

      Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга һәм уку әсбапларын булдыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.