Пятничная проповедь "Хөсетлек-көчсезлек ул"

31 гыйнвар вәгазе,

Җөмәдәл-ахыр аеның 6 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Хөсетлек-көчсезлек ул.

     Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгәнАллаһыга барча хәмед-сәналәрбез, олуглау-мактауларыбыз булсын. Һәм дә Мөхәммәд бине Габдулла – Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы – Аллаһы аңа, аның гаиләсенә һәм аның сәхабәләренә Үзенең салават-шәрифәләрен бирсә иде. Ислам динебез тән һәм рухи яктан пакьлеккә өнди, әмма рухи чисталык тән чисталыгына караганда әһәмиятлерәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. Мәгәр кеше мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр». «Шүгәраү / Шагыйрьләр», 26:88-89

       Аллаһы Тәгалә Китабында калебкә күп тапкыр игътибар итә. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Дөреслектә Кыямәт көнендә Аллаһы сезнең тәннәрегезгә һәм сурәтләрегезгә карамас, ләкин сезнең калебләрегезгә карар». Шулай ук Аллаһы рухи авырулардан кисәтә, чөнки аларның шәхескә һәм җәмгыятькә зарары тиядер, андый очракларда истигазә сүрәләрен укырга куша.   «(Расүлем!) Әйт: «Таңның Раббысына сыенамын. Ул яраткан (кешеләр һәм җеннәрдән булган бөтен начар) нәрсәләрнең зара-рыннан. (Караңгылыгы һәрнәрсә өстенә төшеп,) Каплаган чакта куе караңгылык зарарыннан. (Җепләргә ясаган) Төеннәргә (төкерә-төкерә) өргән (сихерче) җаннарның зарарыннан да. Янә көнләшүченең көнләшкән чагындагы зарарыннан да». «Фәләкъ», 113

      Кешеләр арасында бик күп рухи авырулар таралган: яманлык, көнләшү, ялганлык, бер-берсенә нәфрәт һәм башкалар. Үзебезгә теләгәннәрен кардәшләребезгә теләмәсәк, шул калеб авыруларыннан котылып булмас. Шулар арасындагы иң куркыныч авыруларның берсе – ул көнчелек. Бу сыйфат аркасында кеше үзенә һәм башкаларга зыян китерә. Белгәнебезчә, дөньяда беренче гөнаһ шул сыйфат аркасында эшләнде. Адәм гaләйһиссәламнең улы Кабил көнләшеп, үзенең бертуган кардәшен Һабилне үтерде. Бу сыйфат башка гөнаһларга юл ача һәм иң әүвәл якыннардан, дуслардан, күршеләрдән башланып китә. Янындагы көнләшүче беркайчан да якынының аңардан өстен булуын яратмас. Туганының, кардәшенең, күршесенең малы, көче, гыйлеме, дәрәҗәсе, эше аңардан яхшырак булуын сөймәс, бигрәк тә сәүдәгәрләрнең бер юнәлештә эшләре булса. Гади эшчеләр арасында да көнләшү бар. Шуңа күрә, әгәр искә төшерелгән төркемнәр арасында булган мөнәсәбәт начар булса, гаҗәп түгелдер, ул бары шул көнчелек нәтиҗәсе.

Көнчелекнең сәбәпләре:

        Дөреслектә, көнчелек хисе тәкъдир һәм Аллаһының исемнәрен, сыйфатларын начар аңлаудан килеп чыга. Тәкъва кеше башка кешеләргә карата көнчелек, күрә алмау хисе сакламый, чөнки һәрбер нәрсә Аллаһының Әл-Галим (һәр нәрсәне Белүче) һәм Әл-Хәким (Хикмәт иясе) дигән сыйфатлары белән бәйле. Беренче сәбәп: Көнләшкән кешегә ачу тоту, берәр бәла-каза килсә шатлану, берәр яхшылык килсә кайгыру. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:  «Йә ул (яһүдләр) кешеләргә хөсетлек кылалармы? Ул кешеләргә Аллаһы Үз фазыйләтеннән нигъмәтләр яки дәрәҗә биргәне өчен. Дөреслектә Ибраһим балаларына китап бирдек, ислам диненең хөкемнәрен өйрәттек һәм зур байлык бирдек». «Нисә / Хатыннар», 4:54

         Икенче сәбәп: Тәкәбберлек һәм горурлык. Башкаларда яхшырак әйбер күреп, үзе аны булдыра алмаса, шуны яратмау. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:  «Алар янә әйттеләр: «Ни булыр иде, әгәр бу Коръән Мәккә яки Таиф шәһәрендәге бер олуг дәрәҗәле бай иргә иңдерелгән булса», – дип. Күрәсез алар бай кешене, гакыллы туры кешедән артык күргәннәр». «Зүхърүф / Зиннәтләнү», 43:31 Шулай ук Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьтә болай дип әйтә: «Йә шул кешеләрне безнең арадан Аллаһы бүләкләдеме» «Әнгәм / Терлек», 6:53

        Өченче сәбәп: Рәислекне һәм алда булуын ярату. Берәр нәрсәдә ул гына алда, беренче булуын теләү.

        Дүртенче сәбәп: Аллаһының тәкъдиренә ачу тоту. Аллаһы башкаларга биргән нигъмәтләргә, үзендә ул күп булса да, көнләшеп карау.

        Бишенче сәбәп: Астыртын һәм саран булуы. Башкаларда бу нигъмәтләр булмасын дип теләү, башкаларда яхшырак әйбер күреп, кемнеңдер баерак, бәхетлерәк яшәвенә көнләшеп карау. Берәүләрнең ниндидер дөньяви нигъмәтләргә ия булуы ул кешедә: «Нигә анда бар, ә миндә юк», яисә: «Аныкы бетеп, миндә барлыкка килсен иде», – дигән фикер тудыруы. Кешеләрдә еш очрый торган әлеге сыйфат турында галимнәр: «Бу– куркыныч чир», – дип әйтәләр. Бик сирәк кеше генә бу чирдән котыла ала. Чөнки адәм баласы табигате белән өстен булырга яратучы. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай яратылган. Күпләр бу авыру белән көрәшеп, аны җиңә ала, ә кемдер көрәшми дә, теләми дә. Әнәс бине Мәликтән риваять ителә: «Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән утырган вакытта әйтте: «Хәзер шул ишектән сезнең яныгызга җәннәт белән шатландырылган бер кеше керер». Әнәс бине Мәлик дәвам итә: «Дөрестән дә яныбызга әнсарлардан бер кеше керде һәм шул хәл өч көн дәвамында кабатланды. Шуннан соң мин аңа ияреп, өч көн аның белән булдым, әмма безнең гамәлләрдән аерылып торган бер артык гыйбадәтен күрмәдем.

      Өч көн узгач, үзенә булган хәлләрне сөйләп бирдем. Ул мине чакырып, болай дип әйтте: «Миндә башка мөселманнарга карата бернинди ачу һәм Аллаһы биргән нәрсәләргә көнчелегем юк». Шуңа күрә мөхтәрәм мөселманнар, көнчелек ул кешенең көчсезлегеннән килгән сыйфат. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм дә аннан котыла торган юллар күрсәтте:

1. Истигазә сүрәсен уку («Фәләкъ» сүрәсе).

2. Тәкъва булып калу. Тәкъва кеше башка кешеләргә карата көнчелек, күрә алмау хисе сакламый һәм аларның кайгы-хәсрәтләренә дә шатланмый.

3. Яратмаган кешеләргә сабыр итү, алар белән әрләшмәү, алар өстеннән зарланмау һәм аларга зыян китерә торган сүзләр әйтмәү.

4. Аллаһыга тәвәккәл итү. Бу сыйфат иң көчлесе булып тора, чөнки Аллаһыга тәвәккәл итү – Аллаһы язганы белән разый булып калу, начары да яхшысы да Аннан дип тану. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:«Кайгы бәла-каза Аллаһының теләге белән генә иреште. Берәү итагать иткән хәлдә Аллаһыга иман китерсә, Аллаһы ул кешенең күңелен хаклыкка күндерер. Аллаһы һәрнәрсәне Белүче». «Тәгабүн / Алдану», 64:11

5. Күңелгә начар фикер кертмәү, аның турында уйламау.

6. Гөнаһлы фикер килгәндә тиз арада тәүбә итү. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Ий мөэминнәр сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһы гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер». «Шура / Киңәш», 42: 30

7. Хәлдән килгәнче садака бирү һәм изгелек кылу. Дөреслектә аның тәэсире бик гаҗәеп һәм ул бәла-казалардан һәм көнчелектән саклый.

8. Көнчелекле, яман, рәнҗетүче кешеләргә яхшылык күрсәтү. Әлбәттә, бу иң авыры. Начарлык күбрәк күрсәткән саен, күбрәк яхшылыклы булу. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм савап бар, явызлыкка зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер. Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шәйтан сиңа ирек бирмәсә, шәйтанның шәреннән Аллаһыга сыгын, Ул сине шәйтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Аллаһы Ишетүче вә Белүчедер». «Фүссиләт / Аңлатылды», 41:34-36

9. Көнчелеккә китерә торган нигъмәтләрне яшерү. Аллаһы Ягъкуб

гәләйһиссәлам турында болай дип әйтте: «(Аларның) аталары әйтте: «Ий угылларым, Мисырга җиткәч барыгыз да бер капкадан кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! (Бөтенегезне бергә күреп, сезгә күз тидермәсеннәр) Аллаһыдан килгән бәла-каза хакында берни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем йөртүче Аллаһыга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһыга тәвәккәл иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһыга гына тәвәккәл итсеннәр!» «Йосыф», 12:67

         Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйтә: «Үзегезнең эшләрегездә уңышлы булыр өчен яшерү белән ярдәм сорагыз, дөреслектә нигъмәт ияләренә көнчелек тиядер».

Илмир хәзрәт Хәсәнов,

Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе мөдире__