Пятничная проповедь "Дусларны сайлау"

7 февраль вәгазе,

Җөмәдәл-ахыр аеның 13 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Дусларны сайлау

Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмед-сәналәрбез, олуглау-мактауларыбыз булсын. Һәм

дә Мөхәммәд бине Габдулла – Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре,

шәриф булган колы – Аллаһы аңа, аның гаиләсенә һәм аның сәхабәләренә

Үзенең салават-шәрифәләрен бирсә иде.

Без, җәмгыятьтән аерылып, бу дөньяда үзебез генә, кешеләр белән

аралашмыйча гына яши алмыйбыз, Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан.

Динебез дә бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Бу

хакта безгә сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә искәртә:

«Кешеләр белән аралашып һәм аларның зыян салуларына сабыр итеп

яшәүче мөэмин-мөселман, кешеләр белән аралашмыйча һәм аларның

зыян салуларына сабыр итмичә яшәүче мөэмин-мөселманга караганда

олуг әҗерләргә лаеклырак»1.

Әйе, җәмгыятьтә төрле холыклы кешеләр бар, алар сиңа гел елмаеп,

матур, йомшак сүзләр әйтеп кенә тормыйлар, ә кайвакыт үзләрен бик дор-

фа тотарга да, хәтта сиңа начар сүзләр әйтергә дә мөмкиннәр. Әмма без

хәдистә әйтелгән сүзләрне искә тотарга тиешбез: «Аларның зыян салула-

рына сабыр итеп яшәүче мөэмин-мөселман олуг әҗерләргә лаек».

Ә ни өчен андый мөэмин-мөселман кешесе хәерлерәк, олуг әҗерләргә

лаек соң? Галимнәр аңлатуынча, мөселман кешесе, аралашып яшәве

сәбәпле, кешелек дөньясына күбрәк файда китерә ала. Җәмгыятьтә берәр

начарлык, бозык гамәл тарала башлый икән, ул мөмкинлегеннән чы-

гып, бу гөнаһны туктатырга омтыла: күркәм вәгазь белән нәсыйхәт кыла ала яки көченнән килә икән, кулы белән туктата. Шул сәбәпле күпмедер

кеше бу гөнаһны кылудан тыелып кала. Яки инде киресенчә, кешеләрдә

гафиллек күренсә, мөселман аларны нинди дә булса файдалы, игелекле

гамәлләргә чакыра ала. Менә шул рәвешле, ул җәмгыятьнең бер өлешенә

әверелә. Ә үз эченә бикләнеп, беркем белән дә аралашмыйча яткан кеше

җәмгыять тормышына нинди файда китерә алсын?! Ул бикләнеп ятуы

сәбәпле андагы проблемаларны да белми, күрми бит.

Җәмгыятьтәге мөшкел-мәшәкатьләрне хәл итү һәм, гомумән, тор-

мышта үз урыныңны табу, ниндидер бер өлкәдә уңышка ирешү өчен дә,

безгә ярдәм кулы сузып, авыр вакытта терәк була алырдай, белмәгәнне

аңлатырдай, кирәк чакта киңәш сорардай ышанычлы дуслар кирәк. Бергә

булганда сынауларны җиңеп чыгуы җиңелрәк. «Дуссыз башым, тозсыз

ашым» дигәндәй, дусларсыз тормыш та ямьле булмый. Безнең динебездә

дә дуслык төшенчәсенә зур урын билгеләнгән, дуслык, кардәшлек олуг

дәрәҗәгә ия. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

 «Дөреслектә, мөэминнәр – кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең

арасын килештерегез һәм Аллаһыдан куркыгыз, Аның

рәхмәтләренә ирешерсез». «Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:10

Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманнарны, хәтта, дуслар дип кенә

түгел, ә кардәшләр дип атый. Бу нәрсә дигән сүз соң? Кардәшлек ул –

үзара мөнәсәбәтләрне туганлык дәрәҗәсенә күтәрү. Әйе, без мөэмин-

мөселман кардәшләребезне туганнар кебек хөрмәт итәргә, үзебезгә

теләгән яхшылыкларны аларга да теләргә тиешбез. Бу хакта безгә ярат-

кан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган:

«Үзенә теләгәнне кардәшенә теләми торып, берегез дә иманлы

булмас»1.

Әйе, дусларны кардәшлек дәрәҗәсенә күтәреп, кардәшләребезгә

дә үзебез яраткан нәрсәләрне теләргә тиешбез. Арабызга, берүк, кара

көнчелек кермәсен. Бу инде кардәшлекне җимерә торган куркыныч

чирләрнең берсе булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу

галәйһи вә сәлләм кардәшлек җепләрен бер бина белән чагыштыр-

ган: «Дөреслектә, мөэминнәр, бер бинаның өлешләре кебек, бер-берсен

ныгытып, куәтләп торалар»2. Әмма туганыңдай якын, үзенә теләгәнне

сиңа да теләүче, авыр чакта акыллы киңәшләр бирүче, ярдәм итеп тору-

чы кардәшләрне табуы, кызганыч, бик авыр. Чөнки кардәш дигәнең дә,

безнең үзебез кебек үк, кимчелеге булган кеше. Күбебезнең ишеткәне

дә, күргәне дә бардыр: хәтта кардәшләр арасында да алдалаучылар да,

сүзендә тормаучы, әманәтенә хыянәт итүчеләр дә, хәтта зур гөнаһларга

җиңел караучылар да юк түгел. Шуңа күрә үзебезгә дус-ишне сайлаганда

иманыбызга, тәкъвалыгыбызга зыян китерми торганнарын сайларга ти-

ешбез. Бу мәсьәләдә зирәк булып, кеше кыяфәтле шәйтан дуслардан ерак

торырга кирәк. Үзебезгә дуслар сайлаганда да кардәшләрнең түбәндәге

сыйфатларга ия булганнарын сайлау зарур:

– алар сиңа Аллаһының ризалыгына ирешергә ярдәм итә;

– тәкъвалыкны арттыруга сәбәп була;

– җәннәткә керергә булыша;

– ялгышкан вакытларыңда сине гафу итеп, туры юлга юнәлтә;

– гафиллеккә чума башласаң, бу хакта сиңа искәртеп, изгелеккә өнди

башлый;

– ярдәм сорап килгәндә ярдәм кулын суза.

Әмма тагын да мөһимрәк сыйфат шул: Аллаһыга иман китереп,

гөнаһлардан тыелып, изге гамәлләр кылып яшәргә тырышу. Әнә шундый

тугры кардәшләр белән бергә булырга кирәк. Раббыбыз Аллаһы Коръәни

Кәримдә болай дип әйтә:

 «Ий, иман китерүчеләр! Аллаһыдан куркыгыз һәм тугры кешеләр

белән бергә булыгыз!» «Тәүбә», 9: 119

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә дуслар сайлаган-

да игътибарлы булырга өндәгән, дустың нинди булса, син дә шундый

буласың, дип искәрткән: «Кеше үз дустының динендә булыр, шуңа да ул

үзе кемнәр белән дус булуына игътибар итсен!»1

Кардәшләрең әдәпле булсалар, син дә алардан үрнәк алып, аларның

күркәм холыкларындагы яхшы сыйфатларны үзеңдә булдыра башлыйсың.

Кардәшләрең тәкъвалы булсалар, син дә алар кебек тәкъвалыкны арттыру

өстендә эшли башлыйсың. Кардәшләреңнең намазларын үз вакытында уку-

ларын күрәсең икән, син дә алардан калышмыйм дип намазыңны вакытын-

да укып барырга тырышасың. Дус – дусның көзгесе, шуңа күрә безгә яхшы

кардәшләр белән генә аралашу зарур. Бу фикерне ныгыту өчен тагын бер

дәлил китерәм. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай

дип әйткән: «Кеше кемне сөйсә, шуның белән бергә булыр»2.

Ягъни, әгәр берәүнең холык-табигатен беләсегез килсә, шул кешенең

дустына карагыз, чөнки алар икесе дә бер холыкта булырлар, дигән сүз

бу. Әгәр шулай булмаса, димәк, аларның дуслыклары чын түгел. Безнең

халыкта бер мәкаль бар: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, төсенә ка-

рама, дустына кара».

Икенче бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи

вә сәлләм акыллы дусның синдә яхшы эз калдыруы, ә начар дусның

тискәре йогынтысы булып, сиңа барыбер зыяны тиячәге хакында әйтә:

«Гадел, яхшы дус – ислемай сатучыга, ә начар иптәш – тимерче күреген

өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай са-

тып алачаксың, яки бер дә булмаса, сиңа аннан килгән хуш ис сеңәчәк.

Күрек өрдерүчегә килгәндә исә, ул яки синең киемеңне яндырачак, яки

син аннан үзеңә яман ис ияртеп чыгачаксың»1.

Әгәр Ризаэтдин бине Фәхреддин хәзрәтләренең хезмәтләренә күз

салсак, аларда да дуслар турында файдалы киңәшләр табарга мөмкин.

«Дусларыгызны яхшы кешеләр арасыннан сайлагыз. Дине бөтен

һәм акылы камил, фикере туры булган әдәпле кешеләрне табыгыз. Мон-

дый кешеләр авыру вакытыгызда – дәва, сәламәт вакытыгызда – зиннәт,

мәшәкатьләрегездә – таяныч, боек сәгатьләрегездә – күңелләрне күтәрүче,

сәфәргә киткән вакытыгызда догачыгыз булырлар. Байлыкка ирешүләре

белән сездән киселмәсләр, ә сез тарлыкка төшсәгез, ярдәмнәреннән ташла-

маслар. Дуслыклары сүзләреннән артык эшләрендә күренер. Әгәр шундый

дусларыгыз булса, аларга нык ябышыгыз, үзегездә зарланырлык кимчелекләр

булдырмагыз. Дусларыгызны чын күңелдән сөегез, арагызны үлемнән баш-

ка нәрсә аермасын. Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус

булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман

күрмәгез. Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән, сы-

намастан элек, ышанып, дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихти-

мал, бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә шулай сөйлиләр, теләкләренә

ирешкәч үзгәрәләр. Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар юлына кермәгез.

Алар бозыклык кылу һәм кешеләрне һәлакәткә төшерүдән үзләренә ләззәт

табалар. Адәм баласы ашап-эчмичә тора алмаган кебек, бозык кешеләр дә

уссалык итмичә тора алмыйлар. Шуның өчен яхшылар юлына керегез, алар белән дус булыгыз», – дип язып калдырган Ризаэтдин хәзрәтләре. Шуны-

сын да әйтү тиешле: яныңда әйбәт кардәшләр булсын өчен үзеңә дә яхшы

дус була белергә кирәк. Үзеңә карата нинди мөгамәләдә булуларын теләсәң,

дусларыңа карата да шундый ук мөгамәлә кыл! Бу – әдәп-әхлакның алтын

кагыйдәсе. Әгәр син дусларыңның алдамауларын теләсәң, син дә аларны ал-

дама. Әгәр сине рәнҗетүләрен теләмәсәң, син дә аларны рәнҗетмә. Начар,

бозык сүзләр әйтүләрен теләмәсәң, син дә начар сүзләр әйтмә. Сиңа кара-

та дорфалык күрсәтүләрен теләмәсәң, үзең дорфа булма. Сиңа елмаюларын

теләсәң, үзең беренче елмай. Без күп вакыт безгә дуслар-кардәшләр генә

тиеш, дип уйлыйбыз. Беренче чиратта үзең яхшы дус булмый торып, сиңа

ничек яхшы дуслар тартылсын соң?! Бу хакта фикерләсәк, уйлансак һәм,

әлбәттә, чын дусларга хас сыйфатларны үзебездә тәрбияләсәк, төзәлсәк иде.

Язмамны Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кардәшлекне

ныгыта, дусларны бер-берләренә якынайта торган киңәшләрен үз эченә ал-

ган хәдисе белән тәмамлыйсы килә: «Көнләшмәгез, бәяләрне арттырмагыз,

үзара нәфрәттән баш тартыгыз, бер-берегезгә аркаларыгыз белән борылма-

гыз, бер-берегезнең сәүдәсен бозмагыз һәм, бер-берегезгә кардәшләр булган

хәлдә, Аллаһының коллары булыгыз. Мөселман – мөселманга кардәш. Ул аны

рәнҗетергә, алдарга һәм хурларга тиеш түгел».

Раил хәзрәт Фәйзрахманов,

Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллы авылы мәчете мөгаллиме