Пятничная проповедь "Рәгаиб кичәсе"

21 февраль вәгазе,

Җөмәдәл-ахыр аеның 27 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Рәгаиб кичәсе

      Мактау вә дан галәмнәрнең Раббысы, Рахмән, Рахим вә Кыямәт көненең Хуҗасы булган Аллаһыга хастыр Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, тик Синнән генә ярдәм көтәбез Безне тугры юлга, Үзең нигъмәтләндергән кешеләрнең юлына күндер Газапка дучар булганнар, адашканнарның юлыннан читләт

Бу айның беренче җомгасы - Рәгаиб кичәсе көне - җомга алдындагы кичтән башлана, ягъни пәнҗешәмбегә туры килә Ислам динендә кичә көндездән алда бара, чөнки кояш баеганнан соң икенче көн башлана Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу - Пәйгамбәребезнең әтисе Габдулла белән әнисе Вәһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре

Ни өчен без Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дөньяга килгән

Хәзрәти Габдулладан да, хәзрәти Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе - бала Әгәр без үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да - бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһы Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез дигән сүз Пәйгамбәребезнең әтисе - улы туганчы, әнисе - улына алты яшь вакытта вафат булалар Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ятим кала Әмма хәзрәти Габдулла белән хәзрәти Әминәнең саф җаннар, изге күңелле кешеләр, харамга катышмаган яхшы кешеләр булганы өчен, Аллаһы Тәгалә изге бала биреп дөньяны сөендерә. Әбү Бәкер радыяллаһу ганһенең әйткән сүзе бар: «Аллаһыны танымаган, харам белән хәләлне аермаган, изге гамәлләр кылмаган кешегә Аллаһының беренче җәзасы - дөньяда юлдан язган бала булыр Ата-ананың төрле юллар белән тырышып-тырмашып җыйган байлыгын туздырыр өчен, картлык көнендә бөтен тынычлыгын алыр өчен шушы бер бала җитә, шушыннан артык бернәрсә дә кирәк түгел»

«Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ана хакыдыр»1

Бу хәдистә хатыннар өстендә булган ирләр хакы һәм ирләр һәм хатыннар өстендәге аналар хакы бәян ителгән булса да, ирләр өстендә хатыннарның да, аналар һәм аталар өстендә балаларның да хаклары бар һәм алар күп Аларны яхшылап белү һәм шул белгәннәр белән гамәл кылу, белер өчен уку, сорап булса да өйрәнү тиешле Милләтләрнең иҗтимагый камилләшүләре гаиләләрдәге шәхесләр арасындагы бердәмлек һәм өлфәт-мәхәббәткә бәйле булганлыктан, өйләнүнең табигый булуы һәм аннан соң шәхесләрнең үзара хакларының тиешле дәрәҗәдә үтәлүе лязем Гадәттә, өйләнешү ир белән хатынның яшь һәм әхлакта, гыйлем һәм табигать кебек эшләрдә бер-берсенә туры килүләреннән гыйбарәт Бу нәрсәләргә игътибар бирелмәгән никахларда ир хакы да, хатын хакы да үтәлми, бәлки күп вакытта хәерсез эшләргә сәбәп була Әгәр без, Аллаһыны танымыйча, теләсә нәрсә эшләп йөрсәк, безгә Аллаһы Тәгалә игелексез бала бирүе бар Безгә җәза бу һәм инде, киресенчә, харамга катышмыйча, изге гамәлләр кылып, тормышның авырлыкларына сабыр итеп, үзебезне кешечә тотсак, хайван дәрәҗәсенә төшмәсәк, безгә Аллаһы Тәгалә бүләк итеп изге, миһербанлы бала бирер.

Рәгаиб кичәсе башлангач, моны без: гаилә кичәсе, гаилә көне, дибез Раҗәб аенда ураза тоту бик саваплы гамәл Кемнең көче, ихтыяры җитә - уразага керик Кояш баешка хәләл ризыклар белән табыннар әзерлик. Гаилә белән шундый табыннар янында бергәләшеп сөйләшеп утырыйк Бер-беребезгә изге теләкләр телик, бүләкләр бирешик Кемнәрдер әти-әни булырга җыена - шушы көнне садакалар биреп, изге гамәлләр кылып, үзләренә Аллаһы Тәгаләдән изге бала сорасыннар Баласы булганнар үзләренең балаларына тәүфыйк-һидаять бирүне үтенсеннәр Ир белән хатын никахларына тугрылык сорасыннар Ир - хатынына, хатын иренә бүләк биреп, матур-күркәм сүзләр әйтеп, шушы көнне үзләренең никахларын ныгытсыннар

Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән егет-кызлар бу кичәдә Аллаһы Тәгаләдән бер-берсенә тиң ярларны сорасыннар Карт-карчыклар бу кичәдә Аллаһы Тәгаләдән тигез гомер, бергә-бергә, таза-сау, тигез яшәүләрен үтенсеннәр Раҗәб аенда Аллаһының рәхмәте яңгыр шикелле явар, диелгән Менә шушы рәхмәт аенда, бигрәк тә җомга көнендә, үзебезнең мөселман икәнебезне тоеп, бәйрәмне зурлап, Аллаһы Тәгаләгә муафыйк эшләп кылып, хәерле теләкләрне телик Үзебез өчен дә, балаларыбыз һәм киләчәк буын өчен дә догада булыйк Гаилә ничек яши, никахның ныклыгы нинди - киләчәгебез шундый Никахларыбыз төзек булмаса, аны игътибарга алмыйча яшәсәк, без хайван шикелле гомер иткән булабыз һәм үзебездән соң да юньле буын калдыра алмабыз Балаларыбызның үзебездән начар булуы ихтимал Әмма начар холыклы әти-әнинең дә баласы, әти-әнисенең хаталарыннан азат булып, яхшы бала булып үсәргә мөмкин Әти-әнинең бурычы - тәрбияле бала үстерү

Аллаһы Тәгалә каршысында никах иң күркәм, иң саваплы, иң кирәкле гамәл Бу уңайдан, бер нәрсәне әйтеп китәсе килә: никахны кайчан укырга ярый, ә кайчан ярамый? Хәзер газеталарны укыйсың да, аптырап каласың - монысына йолдызнамә туры килми, монысының ае, көне башка, аларга, имеш, никахны бүтән вакытта укырга кирәк, хәзер һич очына барып җитәрлек түгел.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам болай дип әйтте: «Сафәр аенда начар билгеләр юк, әйберләрдә шомланулар юк», - диде Бернинди ырым да булырга тиеш түгел Аллаһы Тәгалә каршысында никах күркәм эш булгач, һич тә аптырап тормаска кирәк Яхшы эшне эшләр өчен без берәр вакытны сайлыйбызмы? Юк Изге эш эшләргә ярамаган көн бармы? Юк Шуңа күрә никах укырга ярамаган көн дә, сәгать тә юк Бөтенесе урынсыз шомлану, урынсыз ырым 3-4 елга бер тапкыр гает белән җомга көне бергә туры килә Менә шушы вакытта гает вакыты чыкканнан соң, җомга укыганчыга кадәр никах укымый торырга кирәк, дигән фикер бар Бу, җәмәгать, вакыт тыгыз булудан гына, һич тә дөрес фикер түгел Никах бу вакытта укыла Тагын бер нәрсә бар: ураза аенда никах укылмыйча тора Бу - яшьләрнең уразасына авырлык килмәсен өчен Җир йөзендәге миллиардлаган мөселманнар ураза тотып, намаз укып яши Алар никахланганнан соң да ураз тотарга тиешләр Яшьләрнең уразаларына авырлык килмәсен дип кенә, Рамазан аенда никах укылмыйча тора Әмма бу айда, мәсәлән, ураза вакытында никах укыла, ә авыз ачылганнан соң никах мәҗлесе ясалса Рамазанда никах укырга ярамый дигән фикер дөрес түгел

Әмма иң борчыганы, иң әрнеткәне - никах мәҗлесен харам туйга - хәмер туена әйләндерү Бер генә гаилә нигезен дә аракы ныгытканы юк Бер генә дәүләтне дә аракы ныгытканы юк Аракы эчеп, теләк теләп, берәүнең дә уңганы юк Аракы - бозыклыкларның анасы, һәм без, шушы никах көнне - гаилә кавышкан көнне - бозыклыкның иң начарын эшләп, сез әйбәт торыгыз, дип теләк телибез Аллаһы сакласын

Никахта кыз бала да, ир бала да: риза булып бардым, риза булып алдым дигәч, Аллаһы Тәгалә каршысында да, бәндәләр каршысында да вәгъдә биргән була Хатын-кыз иремне ир итеп санармын дип, ә ир кеше хатынымны хатын итеп тотармын дип вәгъдә бирә Һәм әти-әнине дә догасын алырлык итеп, алар риза булырлык итеп тәрбияләп озатырмын дип әйтә Балаларымны да шәригатькә муафыйк итеп, Аллаһы Тәгалә кушканча тәрбияләп үстерермен дип әйтә Никах менә шундый була. Балаларыбызны никахка җитди итеп әзерләргә, үзебезгә дә никахыбызга хилафлык китермичә, аңа тугры булып яшәргә тиешбез.

Ирек хәзрәт Җәмалов, «Саләх» мәчетенең имам ярдәмчәсе