Пятничная проповедь "Иман баганалары."

28 февраль вәгазе, Раҗәб аеның 4 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Иман баганалары.

    Бу дөньяның һәм Ахирәтнең Хуҗасы, адәмнәрне, барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрне юктан бар итүче Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә дан һәм мактауларыбыз булса иде Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез һәм дога-ларыбыз ирешсә иде, Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек насыйп итсә иде!

     Гомәр бине Әл-Хаттаб радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Бер ва-кытны без Аллаһының Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бергә утырганда, безнең янга гадәттән тыш ак киемнән, кара чәчле бер кеше килде Ул ерактан килгән кешегә охшамаган, әмма безнең бе-ребез дә аны белми иде Әлеге кеше Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм каршысына килеп утырды Тезләрен аның тезенә терәп, учын аның ботларына куйды һәм мондый сүзләр әйтте: «Ий Мөхәммәд, миңа Ислам турында сөйлә әле!» Аллаһының Илчесе: «Исламның мәгънәсе Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһының Илчесе булуына иман китерү, намаз уку, зәкят бирү, Рама­зан аенда ураза тоту, мөмкинлегең булса, хаҗ кылудан гайбарәт» - дип җавап бирде Әлеге кеше: «Син дөрес әйттең» - диде Ә без аның сорау бирүенә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен раславына гаҗәпләндек Аннан соң ул: «Ә хәзер миңа иман турында сөйлә инде», - диде Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Иманның асылы: кешенең Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, Аллаһы әзерләп куйган тәкъдирнең

игелекләренә һәм яманлыкларына һәм үлгәннән соң кабат терелүгә ыша-ну», - дип җавап бирде Бу кеше тагын: «Син дөрес әйттең» - диде

Әлеге кеше китеп баргач, безнең кызыксынуыбызны канәгатьләндереп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Чын-барлыкта бу сезгә динегезне өйрәтү өчен яныгызга килгән Җәбраил фәрештә иде», - дип әйтте

Гарәп телендә «иман» сүзе «ышану» дигәнне аңлата Ышану ул дөньялыкта барлык кыйммәтләрдән дә кыйммәтле һәм бик кадерле нәрсә булып тора Чын күңелдән ышану белән чагыштырганда, җир йөзенең байлыклары ком бөртеге генә Иман - мәңгелек дөньяда коткарылуга ач-кыч ул

Иман ул - Аллаһыга ышану хисе Ислам галимнәре белдерүе буенча, Аллаһыга ышаныр өчен һәр кешегә өч нәрсә сәбәп булып тора:

  1. Һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһыны тою хисе (фитри иман) Галимнәр аңлатулары буенча, җан Ахирәттән җибәрелә: Аллаһы әмере буенча фәрештәләр аны ана карынындагы яралгыга өреп кертә Шу-лай итеп, җан Ахирәт тормышын күргәнгә, белгәнгә күрә, шушы Ахирәт тормышына кайтасын да белә Менә бу - фитри иман була Фитри иман Аллаһы Тәгалә барлыгына ышанырга этәреп тора
  2. Кешенең үз-үзен барлыкка китерүе мөмкин булмавы Кешене бар-лыкка китерү Аллаһыдан башка берәүнең дә көченнән килми
  3. Галәм төзелешендәге тәртиплек Әлеге тәртип үзеннән-үзе бер-ничек тә урнаша алмый, ә кешенең галәмдә тәртип урнаштырырга көче җитми

Аллаһы Тәгаләгә ышану мөселманга бик яхшы йогынты ясый, аның дөньясы өчен дә, Ахирәте өчен дә гаять зур файда китерә Код-си хәдисләрнең берсендә болай дип әйтелә: «Мин Адәм баласының йөрәгендә берьюлы ике курку һәм ике иминлек хисен салмамын Әгәр кеше Миңа ышанса һәм Миннән курыкса, башка бер кемнән дә курык-

мас Әгәр Миңа ышанмаса, Миннән курыкмаса, мәхлүкълардан куркуны йөрәгенә урнаштырырмын» Шулай ук Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Аллаһыга буйсынганнарга һәм изге гамәлләр кылучылар-га Аллаһы әҗерен бирер һәм шундыйлар курку һәм кайгы белмәс». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:112

        Аллаһы Тәгаләгә иман китергән кешеләр Аның фәрештәләренә дә ышанырга тиеш Фәрештәләргә ышану иманның икенче баганасы булып тора Фәрештәләр нурдан барлыкка китерелгән Алар ашамый да, эчми дә, җенесләре дә юк һәм һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә табынып яшиләр, Аның кушканнарын тиешенчә үтиләр Кешеләрдән аермалы буларак, фәрештәләр беркайчан да гөнаһ кылмыйлар Аллаһының әмере буенча фәрештәләр төрле вазифалар башкара

  1. Җәбраил фәрештә аша Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм башка пәйгамбәрләргә хәбәр җибәргән
  2. Микаил фәрештә яңгыр, кар, җил һәм башка табигать күренешләре өчен җавап бирә
  3. Исрафил фәрештә Кыямәт көне җитүен һәм үлгәннәрнең кабаттан терелүен белгертеп, Сур мөгезенә өрәчәк
  4. Газраил - кеше үлгәндә аның җанын алучы үлем фәрештәсе
  5. Мөнкир һәм Нәкир - кабердә кешедән аның гамәлләре турында сорау алачак фәрештәләр

    Моннан тыш, бик күп фәрештәләр бар: Коръән укыганда җиргә төшүче   фәрештәләр,   кешене   саклап   торучы   фәрештәләр,   Аллаһы Тәгаләне мактар һәм зикер итәр өчен җыелган кешеләрне эзләп табучы фәрештәләр, ана карынындагы балага җан өреп кертүче фәрештә, һәр кешенең яхшы һәм яман гамәлләрен язып баручы фәрештәләр һ б

Фәрештәләргә ышануның әһәмияте бик зур Әйтик, үзебез исән чак-та барлык кылган эшләребезне, сүзләребезне гамәл фәрештәләре язып барганнарын белгәч яки югарыда язып үткән фәрештәләрнең вазифа-ларын өйрәнгәч, безнең барчаларыбызда да җаваплылык хисе уяна һәм Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү мөһим икәнлегенә ышану арта Шулай ук һәр гамәлебез өчен җавап тотачагыбызны белеп яшибез.

    Аллаһыны тану һәм Аңа гыйбадәт кылу бу дөньяда яшәүче һәр кешенең мөһим бурычы булып тора Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр аша кешеләрне бер Аллаһыга ышанырга, Аңа гына табынырга өндәгән һәм Аның һич тиңдәше юклыгын аңлата торган Изге Китаплар җибәргән Барлык пәйгамбәрләр дә Раббыбыздан алган хәбәрләрне иң элек үзләре җиренә җиткереп үтәгәннәр һәм кешеләргә дә бернинди үзгәрешсез җиткергәннәр Һәр Китапта да бер Аллаһыга табынуга өндәү, Аллаһы Тәгалә турында белемнәр, кешеләрне бу дөньяда һәм үлгәннән соң бәхеткә ирешү юллары өйрәтелгән була

Кешеләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан дүрт изге Китап иңдерелүе мәгълүм:

  1. Тәурат - Муса галәйһиссәлламгә җибәрелгән
  2. Зәбур - Давыт галәйһиссәлламгә җибәрелгән
  3. Инҗил - Гайсә галәйһиссәлламгә иңдерелгән
  4. Коръән - Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелгән 23 ел дәвамында Җәбраил галәйһиссәллам аркылы Пәйгамбәребез

салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелгән изге Коръән китабын мөселманнар Кыямәт көненә кадәр, кешелеккә яшәү өчен өйрәтмә һәм Ахирәткә әзерләнү өчен күрсәтмә буларак кабул итәләр, Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгаләнең хак сүзләре булуына ышаналар. Моңа әлеге аять дәлил булып тора:  «Шунысы хактыр ки, бәндәләр белән барлык җеннәр бергә җыелышып бер-берсенә ярдәм итешсәләр дә, Коръәнгә охшаш башка китап иҗат итә алмаячаклар». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:88

    Коръәнне, аның үзенчәлеген беркем дә һәм һичкайчан да кабат-лый алмаячаклар Коръән ул - Раббыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән кабатланмас Изге Китаптыр. Адәм балаларына Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген искә төшерү, Аңа гыйбадәт кылырга кирәк икәнен аңлату һәм ул гыйбадәтне башкару рәвешен күрсәтер өчен Аллаһы Тәгалә халыкка пәйгамбәрләрләр җибәргән Алар бик күп булган Коръәни Кәримдә 25 пәйгамбәрнең исеме искә алына, ә хәдисләрдә килгән мәгълүматларда барлыгы 124 мең пәйгамбәр җибәрелгәнлеге билгеле Һәрбер мөселман барлык пәйгамбәрләргә дә ышанырга тиеш Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне кешеләр арасыннан сайлап куйса да, алар үзләренең күркәм әхлаклары, изге күңелләре һәм олы гөнаһлар кылмаулары белән аерылып торганнар Алар барысы да кешеләрне Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, ягъни Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәргә өндәгәннәр, шулай ук Кыямәт көне булачагын һәм барлык кылган гамәлләр өчен Ахирәттә җавап бирергә кирәк булачагын аңлатканнар

    Пәйгамбәрләр - кешеләрнең асыллары, ә аларның иң яхшысы -Аллаһы Тәгаләнең соңгы Илчесе - кешеләр һәм җеннәр өчен барлык галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм   Ул - Аллаһының соңгы Пәйгамбәре, аннан соң пәйгамбәрләр булмады һәм бу дөнья беткәнчегә кадәр булмаячак «Мөхәммәд - ирләрегезнең һәрберсенең атасы булмады, ул Аллаһының Расүле һәм пәйгамбәрләрнең соңгысыдыр». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:40

    Иманлы кеше Кыямәт көнендә һәркемнең үзенә тиешле җәза яки савап алуына ышана Бу дөньядагы гөнаһлары, яманлыклары һәм гаделсезлекләре өчен, һичшиксез, теге дөньяда җәзаланачак Үз гомерендә бик күп изгелекләр кылып та, фани дөньяда савапларга ирешмәгән булса, үлгәннән соң тиешен алачак Кыямәт көненә ышану мөселман өчен бик мөһим, чөнки кешедә үз эш-гамәлләре өчен җаваплылык хисе уяна, ул вакытын бушка әрәм итми башлый Мөселман үзенең ап-ачык һәм яше-рен кылган гөнаһлары өчен, шулай ук Аллаһы Тәгалә аңа насыйп иткән игелекләрдән ничек файдалануы турында җавап тотачак Моны аңлаган кеше тыелганнардан тыелырга өйрәнә һәм үзенең әхлагын камилләштерә Кыямәт көненә ышану - иман нигезләренең берсе булып тора

   Тәкъдиргә иман китерү - иман шартларының берсе Аллаһының барлыгына, берлегенә, Аның фәрештәләренә, изге Китапларына, пәйгамбәрләренә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше тормышта булган барлык вакыйгалар, яхшы һәм яман нәрсәләр Аллаһы Тәгаләдән булуы-на ышанырга тиеш Шулай итеп Ислам динендә булган мөселман кеше-се туганнан алып үлгәнчегә кадәр үзе белән булган вакыйгаларны, шат-лыклы яки кайгылы хәлләрне, тормышында булган һәрбер яхшылыкны һәм яманлыкны Аллаһы Тәгалә насыйп иткән тәкъдир - язмыш буларак кабул итәргә тиеш  Имам Әт-Тәһави болай дигән: «Тәкъдир - Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән сер ул Раббыбызга якын булган фәрештәләргә дә, Ул безгә җибәргән пәйгамбәрләргә дә бу хакта белемнәр бирелмәгән Тәкъдирнең асылы турында күп һәм тирәнтен уйлану ялгыш юлга, югал-туларга һәм гөнаһларга этәрә Шуңа күрә кирәкмәгән уйлардан, ялгыш фикерләрдән сакланыгыз! Аллаһы Тәгалә кешелектән тәкъдир турында-гы белемнәрне яшергән һәм аларны эзләүне тыйган»

   Хөрмәтле дин кардәшләрем, Раббыбыз алдагы көннәребездә бар-чаларыбызга да гыйлемнәребезне туплап, гамәл гыйбадәттә булып, мәчетләргә мөмкин кадәр ешрак килеп, җәмәгать намазларында катна-шып, иманыбызны, күңелдәге тәкъвалыгыбызны ныгытырга насыйплар итсә иде

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Чүпрәле районы мөхтәсибе