Вечер проповеди в Больших Кайбицах

       Бүген 28 нче март көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтенә Казан шәһәре “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге” мәдрәсә мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев вәгазь белән килде. Чарада Кайбыч районы  башлыгының беренче ярдәмчесе Хәялиев Рәмис Рафисович, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм район халкы һәм якын тирә авыл имамнары катнашты. Кичә барышында Равил хәзрәт Рәҗәб ае һәм намазлырның фазыйләте турында сөйләде. Кичәнең ахырында Кайбыч мөхтәсибе, Равил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.