Пятничная проповедь "Ислам динендә хатын-кыз"

6 март вәгазе,

Раҗәб аеның 11 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Ислам динендә хатын-кыз

     Галәмнәр Раббысы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә барча хәмед һәм сәналәр, галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән Хак расүлебез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламгә, аның сәхабәләренә сәламнәребез һәм сала-ватларыбыз булса иде Көннәрнең солтаны - җомга көнне Аллаһының әмеренә буйсынып, мәчетләргә килгән мөселман кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

      Техника үсеше һәм яңартылу чорында яшибез Тормыш гөрли, алга чаба Артта калмас өчен адәм баласы бөтен көчен куеп эшли, белемен ны-гыта, сәламәтлеген кайгырта Ләкин шул вакытта ул рухи яктан үзен кай-гыртмый башлый, әкренләп кешедә тормышыннан канәгатьсезлек хисе уяна башлый Мондый халәттә адәм баласына дин ярдәмгә килә, чөнки бары тик Аллаһыга гыйбадәт кылу гына рухи тынычлык бирә ала Көне буе чабып, арып-талып кеше өенә тынычлык эзләп кайта Өендә ирне мөслимә тормыш иптәше көтсә, димәк бу йорт чыннан да тынычлык, мәхәббәт оясы дип әйтеп була

Бүген сүзебез хатын-кызлар турында барачак Хатын-кыз ир-ат тор-мышында 4 рольне башкара: ана, хатын, апа (сеңел) һәм кыз бала Һәрбер роле ир кеше яшәешендә зур әһәмият алып тора. Әгәр дә хатын-кызның хатын буларак ролен карасак, иманлы тор­мыш иптәше гаиләдә балаларны Ислам дине кушканча тәрбияләп үстереп, ир-атны иманлы, итагатьле балалар белән шатландырачак Сеңел яисә апа буларак ул абыйсына төрле тормыш авырлыкларын җиңеп чыгу өчен терәк булачак Кыз бала буларак әтисен кайгыртып яшәячәк Шулай итеп, ир кеше бәхетле булсын өчен аңа төрле яктан хатын-кыз терәге, мәхәббәте кирәк дигән нәтиҗә ясап була. Ислам дине хатын-кызны үзенчәлекле итеп ир-аттан аерып куй-ды Ләкин моны хатын-кызның хокукын чикләү дип түгел, ә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең аңа булган кайгыртуы, мәхәббәте дип аңлау ти-ешле Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Әй, мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел». «Нисә / Хатыннар», 4:19

     Шул рәвешчә Раббыбыз ирләргә хатыннарын кадерләргә кушаХатын-кызның ире алдында бик күп бурычлары бар Аларны үтәмәгән очракта Аллаһының ачуына дучар булуын да бөтенесе дә аңлый, моның турында күп языла Бүген без ир кеше гаиләдә бәхетле булсын өчен нинди чаралар барлыгын карап үтәчәкбез. Гокбә бине Әмир хәбәр итә: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтте: «Ныклап үтәлергә тиешле шартлар шул - ул якынлык кылуны рөхсәт итүче шартлар»Мулла Әл-Кари бу хәдисне болай аңлата: «Шарт дигәннән, без монда мәһәрне күзалларга тиешбез, чөнки аны түләп, без тормыш иптәшебез белән якынлык кылырга хокук алабыз Башка галимнәр болай дип әйтә: «Монда сүз никахтан соң хатын-кызның нинди хокукларга ия булуы ту­рында сүз бара Болар мәһәр, тәэмин итү һәм яхшы мөгамәлә», - диләр

     Димәк, өйләнешкәч, ир-ат та үз өстенә зур гына йөкләмәләр ала икән Кызганычка, бүгенге көндә ир-атның гаиләсенә карата яхшы мөгамәлә һәм кирәкле кадәр игътибар бирүе чын ир кеше эше дип саналмый баш-лады Киресенчә, андый ир-ат өстеннән «хатын кубызына биюче» дип мәсхәрәләү гади күренеш. Әгәр дә инде ул берничә көн буена өендә дә күренмичә кафе һәм рестораннарда йөрсә, хатыны һәм туганнары да аның кайдалыгында хәбәрдар булмасалар бу «чын» ир дәрәҗәсенә күтәрелә Әмма, дөреслектә, монда ирлекнең тамчысы да күренми. Гаилә ул - ике кешенең бәхетле гаилә төзүдә уртак хезмәте, бердәмлек булмаса, нәтиҗә дә юк дигән сүз Ничәмә-ничә еллар шул кеше белән бер түбә астында гомер итеп, ул кешедә сиңа карата бары тик нәфрәт хисе генә калса, бергә яшәүнең нинди мәгънәсе кала?

       Гаилә - ул, беренче чиратта, бер-береңә юл кую өстендә табу юнәлешендә эшләү Әбү Һөрайрадан җиткерелә: «Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хатын-кызларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз диеп әйтеп калдырам Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яра-тылды, кабырганың иң кәкре җире - өске ягы Турайтырга уйласаң, сындырырсың, ничек бар шулай калдырсаң ул тураймаячак Хатын-кыз­ларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз дип әйтеп калдырам»1, - дип әйткән

      Бу сүзләр алар үзгәрер дигән фикер белән яшәмәскә, аларның «кәкрелеген» кабул итеп, алар янәшәсендә булуны аңлата Яшьләр гаилә корып бераз вакыт үткәч, бер-берсен өйрәнү, ияләнү чоры башлана Менә монда инде ир кеше хатын-кызны төзәтергә кирәк дигән фикер белән яна башлый Бу бер дә яңалык түгел, чөнки моны Пәйгамбәребез дә шулай бу-лачак дип әйтеп калдырды Монда инде «алтын» урталыкны югалтырга ярамый: әлбәттә, хатын-кыз ир кешегә яраклашырга тиеш һәм ир кеше дә моны әйтмичә, исенә төшермичә тора алмый, әмма чикләрне узарга да ярамый Кимчелекләргә сабыр итәргә, ачу китерә торган гадәтләр белән килешергә кирәк Бер хатын-кыз озак җыена, икенчесе кире, өченчесенә берәр төрле ризык ошамый һ б Шуның ише вак кимчелекләргә сабыр итәргә тиешле, чөнки бу кимчелекләрне «сындыра» башласаң бу аерылы-шуга китерәчәк.

Бүгенге көндә бу хәдис бик актуаль Безнең балалар һәр шәхеснең үз фикере булган чорда яши, хәтта мөселман гаиләсендә туып-үскән ба­лалар да моннан читтә калмый Бер-береңә юл кую дигән төшенчә күп очракта яшьләр өчен бөтенләй ят әйбер. Имам Ән-Нәвәви болай дип әйтә: «Бу хәдис хатын-кызга карата йом-шаклык күрсәтергә, аларга карата яхшы мөгамәләдә булырга, аларның начар холкына сабыр итәргә өнди, чөнки аларның акылы зәгыйф, ә алар-дан сәбәпсез аерылу мәкруһ һәм аларны үзгәртү өметсез».

       Әлбәттә, юл кую килү дини мәсьәләләргә һәм гөнаһ эшләр кылуга китерергә тиеш түгел Мәсәлән, үзең намаз укып хатының гаурәтләрен капламыйча йөрсә, «мин сабыр итәм» дип кенә Аллаһы каршында акла-нып утырып булмаячак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтә: «Иманлы кешенең мөслимәгә карата нәфрәт хисе булырга тиеш түгел Әгәр аның берәр сыйфаты ошамаса, икенчесе, һичшиксез, күңеленә хуш киләчәк»1

       Бу хәдистән без хатын-кызның кимчелексез булмаячагын күрәбез Әгәр дә ир кеше кимчелексез тормыш иптәше эзли башласа, ул беркай-чан да өйләнмәячәк дип ныклап әйтеп була Кешенең бер генә булса да яхшы сыйфаты булмыйча калмый, шулай булгач, аннан начар якларны эзләмичә, яхшы якларын күрә белергә кирәк Ир белән хатын-кызга тор­мыш баткаклыгыннан күтәрелергә тырышырга тиешле Синең янәшәңдә Аллаһыга һәм Пәйгамбәребезгә ышанучы кеше һәм аның сиңа ошаган, синдә горурлык уяткан сыйфатлары булмау мөмкин түгел. Парлар башкаларның тормышына кызыгырга, бер-берсе алдында аларны мактарга тиеш түгел, чөнки ябык ишекләр артында нәрсә барын беркем дә белми Ә бу гамәл бер-береңә карата нәфрәт уятырга мөмкин. Шулай ук бер нәрсәне истән чыгарырга кирәкми: ә син үзең нин-ди, синдә башка кешедә күрә алмаган нинди сыйфатлар бар? Синең бу сыйфатларың хатыныңда ачу, нәфрәт хисләре уятмыймы икән? Бу хәдис гаилә «бер капкалы уен» гына түгел, ә икеңнең дә хезмәте дигәнне аңлата.

      Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә барчаларыбызга да күркәм гаилә бу-лып, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә насыйп итсен Балала-рыбыз безнең көзгебез, алар бәхетле булсын дисәк, гаиләдә тынычлык, ихтирамлылык, сабырлык урнаштыру безнең бурыч, җәмәгать!

Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә районы мөхтәсибе