Пятничная проповедь "Ислам - «сәлам» сүзеннән"

13 март вәгазе Раҗәб аеның 18 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Ислам - «сәлам» сүзеннән

     Барлык галәмнәрне юктан бар кылып, ризыкландырып, нигъмәтләндереп торучы Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу Хак Тәгаләгә мактау олуглауларыбыз, хәмде-сәналәребез булсын. Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән, безне ут газабыннан коты-лып, җәннәткә илтү юлларын өйрәтеп калдырган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ихлас күңел түрләреннән чыккан салават шәрифләребез булса иде. Соңгы елларда адәм балаларына диндә ирек куелды Күп кенә кешеләр ничә еллар динсезлектә яшәгәннән соң, яңадан үз диннәрен то-тып яшәү өчен киртә булмавын аңладылар Туксанынчы елларда бабайла-рыбыз әти-әниләреннән ишеткән, отып калган дини гыйбадәтләрне тор-гызу өстендә зур көч куеп эш башладылар Дин халык күңелендә үлмәде, һәркем Раббысына ышанды, Аңа күңеленнән ихлас мөрәҗәгать итте Ис­лам янәдән кешеләр күңелендә яшәрде, яши башлады.

       Ислам дине - тынычлык дине Ислам сүзенең тамырында бул-ган сәлам сүзе тынычлык, иминлек дигәнне аңлата Аллаһы Тәгалә Коръәндә бөтен мөселманнарга дөньяга тынычлык, хозур һәм кардәшлек китерүләрен әмер итә Мөселманнарга башка дин әһелләренә карата да гүзәл әхлак күрсәтү, аларның да яхшылыгы өчен тырышу җаваплылыгы йөкләнгән Әйе, мөселманнарны фетнә чыгаручылар, кан коючылар итеп күрсәтергә тырышучылар бүген шактый Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм безне бу хакта хәдис-шәрифләрендә кисәтеп куя Ничек кенә булса да, без, мөселманнар, динебездә нык то-рырга тиешбез Татар халкының «Таш атканга аш ат» мәкале дә юктан гына чыкмаган Начарлыкка начарлык белән җавап бирү - явызлыкка юл кую, аны арттыру дигән сүз Инде сиңа карата яманлык кылучыга изге-лек белән җавап бирү, кимендә тыелып калу - үзеңә савап алу гына түгел, ә, бәлки, Аллаһы Тәгалә кушуы белән, теге кешенең күңелен йомшарту-га, кылган начар гамәлләренә тәүбә итүгә, киләчәктә бары яхшылыклар, изгелекләр башкаруга сәбәпче дә булырга мөмкин Мөселман кешесе баш-каларга сабырлыкның, гаделлекнең, ихласлыкның, тынычлыкның үрнәге булырга тиеш Бу безнең изге максатыбыз булып тора Аллаһы Раббыбыз бу уңайдан Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Ий сез Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһыга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:110

        Әйе, ислам дине артына яшеренеп, начарлык кылып йөрүчеләр дә бихисап Үзләрен мөселман дип атап, башкаларның да күзен буып, алда-лап, башка дин вәкилләрендә ислам дине турында дөрес булмаган фикер булдырып йөрүче монафикълар пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманында да булганнар, бүген дә бар, ахырзаман-гача булачак Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барыбызны да кылган гамәлләребезгә, ниятебезгә карап хөкем кылачак Җаныбыз тәнебездән аерылып чыкканчы, без Ислам диненең саф дин икәнен башкаларга да җиткерү өчен тырышып яшәргә тиешбез Динебезне үзләренең шәхси максатларында  файдаланырга тырышучылар  безләрдән  түгел   Шуңа да дингә килүчеләр, ислам дине нигезләрен өйрәнә генә башлаучылар остазларны игътибар белән сайласын иде Ислам динендә кан коюга, үтерүгә, экстремистлыкка чакыру юк һәм булырга мөмкин түгел Ислам кешене башка дин тотуы, башка милләттән булуы өчен генә үтерүне, аңа җәрәхәт салуны катгый тыя Аллаһы Тәгалә мөселманнарга явызлык кы-лырга түгел, хәтта гөнаһка илтергә мөмкин булган эшләргә якын килергә дә кушмый Кеше үтерү - зур гөнаһ, чын мөселман кешесе моны яхшы белә, ул Аллаһы Тәгалә ләгънәтеннән, мәңгелек җәһәннәм утыннан курка һәм бу адымга бармый. 

      Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йорт-ларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһы сезне тыймый. Аллаһы гадел булганнарны сөядер». «Мүмтәхәнә / Сыналучы хатын», 60:8

      Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарга үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның нинди дин тотуы, кайсы милләттән булу-ына карамастан яхшы мөнәсәбәттә булырга өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис-шәрифендә мондый сүзләр әйтә: «Явызлык күрсәгез - аны кулыгыз белән туктатыгыз Кулыгыз белән туктата алмасагыз - телегез белән ты-егыз Инде телегез белән дә тыя алмасагыз, кимендә, күңелегез белән бу эшкә каршы булыгыз» Берәр начар гамәлгә карата «дөрес эшләгән» дип фикер йөртү мөселманлык билгесе түгел Инде андый начар гамәлләрдә катнашу турында сүз дә булырга мөмкин түгел Без - мөселманнар көн дә кечкенә генә булса да яхшылык кылу белән генә чикләнеп калмыйча, үзебезне явызлыкка каршы көрәшкә дә багышларга тиешбез Яхшылык башка яхшылыкларны алып килгән сыман, начарлык яңа начарлыклар-га китерә Мисаллар өчен ерак йөрисе юк, мөхтәрәм кардәшләр Күпер салдыкмы - аның аркылы узган һәр кешенең рәхмәте күперне төзүченең гамәл китабына язылып бара Инде әгәр хәмер сату белән шөгыльләнәбез икән: шул хәмерне эчеп, кем нинди яманлык кыла - шул гамәлләр өчен хәмерне сатучыга да җавап бирәсе булачак Экстремистлыкка, кеше үтерүгә, фетнә чыгаруга өндәүче дә, хәтта үзе бу эшләрдә катнашмаса да - бу гамәлләрне үз куллары белән кылган сыман булачак Ислам дине -  гаделлек дине Рәхимле вә Рәхмәтле Аллаһы Тәгалә бу фани дөньяда барлык кешеләрне тигез яратса да, Ахирәттә кылган гамәлләребезгә һәм уй-ниятләребезгә карап, кемнәрне мәңгелек җәннәтле, кайсыларыбызны җәһәннәмле итәчәк Раббым, Үзең сакла! 

         Террорчылык белән экстремизмны Ислам диненә бәйләп аңлату -  хаталы һәм бик куркыныч күренеш Изге Китабыбыз Коръән, сөекле
Пәйгамбәребезнең тормышы, хәдис-шәрифләре мөселманнарга шуны инандыра: Ислам дине мөселманнарны эшләрендә һәм гамәлләрендә
күндәмлеккә, изгелеккә чакыра Әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тырышырга, бер төрле мәхлүкатка да зыян салмаска ти­ешбез «Кем ул мөселман?» - дигән сорауга, «Мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләргә зыян килмәс,» - дип җавап бирелә
Шуңа да Ислам әхлагы террорның һәм экстремизмның чыганагы түгел, чишелешедер.

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев,  Кукмара районы имам-мөхтәсибе