Пятничная проповедь "Рамазан аен озату"

22 май вәгазе, Рамазан аеның 29 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Рамазан аен озату

    Мәрхәмәтле һәм Рәхимле булган, галәмнәрнең Раббысы Аллаһы Тәгаләгә хәмедләребезне, олуглауларыбызны һәм шөкераналарыбызны җиткерәбез Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, хаклыкны җиткерүче, Раббыбызның Мостафасы, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-сәламнәр әйтәбез.

       Хөрмәтле җәмәгать, кадерле дин кардәшләрем, җомга көне һәм Ра­мазан аеның ахыргы ункөнлеге мөбарәк булсын, кылган гамәлләребездән Аллаһы Тәгалә риза булсын, әҗер савабын күреп сөенергә язсын! Чыннан да, бу вакытлар безнең өчен бик бәрәкәтле вакытлар, кадерен белик Бу вакытны дөньябызда да, Ахирәтебездә дә бәхетле булырдай итеп үткәрик.

      Беренчедән, җомга көненең фазыйләте һәм башка көннәрдән аеры-лып торган дәрәҗәсе бар Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «И, иман китерүчеләр! Җомга көнне намаз өчен (азан әйтелеп) чакырылгач, Аллаһыны искә алырга ашыгыгыз һәм сәүдәне ташлагыз. Бу - (сәүдәнең вакытлы файдасыннан) сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә белсәгез иде (мәңгелек алыш-бирешне сай-лар идегез)». «Җомга», 62:9

    Икенчедән, Рамазан ае һәм ахыргы ункөнлеге Рамазан аеның фазыйләтләре турында күп әйтелсә дә, яңартып әйткәндә, Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, кичерүенә һәм ут газабыннан коты-лып, иксез-чиксез әҗер савапларга ирештерә торган ай икәнен истән чыгармыйк Рамазан аеның ахыргы ун көне дә, бигрәк тә мең айдан да хәерлерәк Кадер киче безнең өчен бәрәкәтле, файдалы вакытлар Гайшә анабыз радыяллаһу ганһә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында: «Аллаһының Илчесе Рамазанның ахыргы ун көнендә башка көннәргә караганда ныграк гыйбадәттә тырышлык күрсәтә иде», -дип әйткән. Айларның иң хәерлесе - Рамазан аедыр, көннәрнең иң хәерлесе -җомга көнедер, төннәрнең иң хәерлесе - Кадер кичедер.

      Сагынып көтеп алган, көндезләрен уразада, кичләрен ифтарда, тәравихта, догада уздырган аебыз - Рамазан ае үтеп тә бара Санаулы көннәр генә калды Һәрбер эшнең башы булган кебек, ахыры да була Ни-чек ихласлык белән, тырышып башлаган булсак, шулай ук гыйбадәттә, тәкъвалыкта тәмам кылу кирәк була Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гамәлләрнең дәрәҗәсе ничек тәмамлануы белән билгеләнә», -дип әйткән Ягъни, ай буе үзеңне гамәл-гыйбадәт белән тәрбияләп, шушы тәрбияне, яхшы гамәлне үзеңә сеңдерү, тормышыңда куллану динебезнең олуг бер максаты Күпләр өчен Ислам диненә керешү ураза тотудан, нәфесен тәрбияләүдән башланды Үзенең Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе бу-луын аңлап, кешенең нәфесе тәрбияләнә, башкаларга мөнәсәбәте яхшы-ра Әмма, бу мәдрәсәне узганнан соң, аннан алган гыйлемне, тәрбияне дәвам итү кирәк була Рамазан аенда гына гыйбадәт кылып, изге ай тәмамлангач гыйбадәтләрне кылдыру, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ера-гаю - начар күренеш Чөнки мөселман булу бер Рамазан ае белән генә бәйле түгел Мөселман кешесе гомере буе Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алуда тырышлык куярга тиеш Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Киләчәгенә һич шик булмаган (үлем дигән) нәрсә сиңа ирешкәнче, (бер мизгелне дә бушка уздырмыйча) Раббыңа (һәрдаим) гыйбадәт кыл».«Хиҗер», 15:99

      Күп тырышлыклар куеп, ихласлылык белән уздырган Рамазан аеның, тырышып, күңелне биреп әзерләгән ризык кебек күңелдә бер гамәл белән дә алып булмый торган тәме һәм ләззәте кала Читтән караганда ураза тоту, тәравих намазларын уку, сәхәргә тору авыр кебек тоелса да, аның ләззәтен татыган бәндәгә Рамазан ае бары тик күңел тынычлыгы һәм бәрәкәт алып килә «Һәр мөэмин ир яки мөэминә хатын (иман шартларына шөбһәсез иман китереп) изге гамәл кылса, Без аңа (дөньяда да, кабердә дә, җәннәттә дә) бик күркәм тормыш бирәчәкбез. (Моннан соң алар үлемсез бер тормышка, фәкыйрьлек куркы-нычы булмаган бер байлыкка, саулыкка, югалмаячак милеккә һәм мәңгелек бер бәхеткә ирешәчәкләр). Һичшиксез, алар кыл-ган нәрсәләрнең әҗерләрен иң күркәме белән бирәчәкбез».«Нәхел / Умарта кортлары», 16:97

    Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем! Рамазан ае тәмамланып, Ура­за гаетен бәйрәм итәргә дә күп калмады Без аеруча шушы изге бәйрәм көннәрендә яхшылык эшләүдән тыелмаска, аны эшләргә ашыгырга тиешбез Бәйрәм рухын башкалар белән дә уртаклашу, башкаларны да сөендерү - Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең матур, күркәм сөннәте. Быел җөмһүриятебездә Ураза гаете 24 нче майда, якшәмбе көнне булачак Һәрбарчаларыбызга да шушы көнне бәйрәм итеп, тоткан ура-заларыбызга, укыган намазларыбызга, Коръәни Кәримгә, кылган гыйбадәтләребезгә дөньялыкта һәм Ахирәттә сөенергә язсын.

   Бәйрәм намазына кадәр Рамазан аеның тагын бер фазыйләтле гамәле - ул фитыр садакасы Аның хөкеме - вәҗиб Ягъни эшләү тиешле, калдырырга ярамый Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Фи­тыр садакасы биргәнче бәндәнең уразасы күк белән җир арасында эле-неп торыр, фитыр садакасын биргәч, күккә иңәр», - дип әйткән Ягъни, галимнәр аңлатуынча фитыр садакасы уразада булган кимчелекләрне, хаталарны пакьли торган гамәл Шулай ук, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Бу көнне мохтаҗларны кул сузып (теләнеп) йөрүдән коткарыгыз», - дип әйткән Димәк, Рамазан аенда, бигрәк тә шушы бәйрәм көнендә, гает на­мазына кадәр мохтаҗларны сөендерү һәм аларның ихтыяҗларын үтәү хәерле гамәлләрдән санала.

       Кемнәргә бирелә дигәндә, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Садакаларны (зәкятләр) бары тик (бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган) фәкыйрьләргә, (берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган) мескеннәргә, (бай булса да, зәкят җыю белән) вазифалыларга, күңелләре (Ислам диненә) тартылганнарга, (иреккә чыгаргателәгән) колларга, бурычлыларга, Аллаһы юлында (яу, хаҗ һәм гыйлем юлына чыккан мохтаҗларга) һәм (туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында мохтаҗ булып) юлда калганнарга бирү Аллаһы тарафыннан фарыз кылынды1. Аллаһы - Белүче, Хикмәт иясе».«Тәүбә», 9:60

     Һәм халык арасында күпме бирергә дигән сорау туа Моңа җавап итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен җитке-рик: Пәйгамбәребез гәләйһиссәлам бәйрәм көнне гает намазына чак лы бер сагъ күләмендә кол йә ирекле мөселманга хөрмә йә арпаны садака итеп бирергә кушкан2 Ягъни, күләмен Аллаһының Илчесе үзе билгеләгән һәм, иң аз дигәндә, шушы күләмдә әйтелгән рәвештә яки мохтаҗ кешенең ихтыяҗына карап ризыклата, акчалата бирү дөрес була Һәм бу мәсьәләне җиңеләйтү йөзеннән, гыйлемсез булып, ялгышып китмәс өчен мөфтиятебез бу күләмне акчалата тиңенә (эквивалентка) күчереп фәтва бирә Безгә үтәү генә кала Фитыр садакасын гаилә башлыгы бар-лык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән бирә ала.

    Шулай ук, сүземнең ахырында, гает намазының үткәрелү тәртибен, вакытын алдан җирле имамнардан белешү, сорауны киңәш итәм.Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намаз-ларыбызны, кылган изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны кабул итсен, хата-кимчелекләребезне кичерсен, күңелләребездә нинди изге теләкләребез, уй-ниятләребез булса - шуларга ирешергә, ике дөнья бәхет сәгадәтенә лаек булырга насыйп итеп, барыбыздан да разый булса иде.

                                                                                                                               Инсаф хәзрәт Ибатуллин, «Динислам» мәчете имам-хатыйбы