Подари бумаге жизнь

        Кайбыч районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте белән берлектә агымдагы елның июнь аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акция игълан итә. Җыелган макулатуралар кабул итү пунктларына тапшырылганнан соң, җыелыган акчаларны “Зәкәт” хәйрия фондына күчереләчәк. Әлеге чарада катнашкан хәрбер кеше җыелган кәгазьләрне исрафтан саклый, исән агачны саклый һәм авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм итә.  Макулатураларны Олы Кайбыч авылы, Үзәк урам, 77 йортка  тапшырырга була. (Үзәк мәчет).