Пятничная проповедь "Әбү Хәнифә мәзһәбе"

29 май вәгазе, Шәүвәл аеның 6 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Әбү Хәнифә мәзһәбе

      Әгуузу билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн.

      Ислам дине белән таныш булмаган кешеләр динне бертөрле дип ка­бул итәләр Бер мөселман үзенең гыйбадәте башка кешенекеннән аерыл-са гаҗәпләнер Чыннан да, Ислам диненең нигезе бер: Аллаһыга ышану, Расүлебезгә иярү, намаз, ураза, зәкят, хаҗ кылу тәртипләре дә җирнең бөтен төбәкләрендә мөселманнар тарафыннан бертөрле башкарыла Тик кайчагында алар кайбер мәсьәләләрдә төрлечә була Гадәттә бу ае-рылу диннең нигезләренә түгел, ә аның икенчел мәсьәләләренә кагы-ла Диннең шәригать мәсьәләләрендә аерылуы мәзһәбләрнең төрлелеге белән аңлатыла Мең елдан артык мөселманнар шулай яшәгәннәр, бер-берсен мөселман дип санаганнар Тик соңгы елларда, без намазны дөрес укыйбыз, ә сез дөрес укымыйсыз, дигән кешеләр барлыкка килде Хәтта, мәзһәбләргә иярү дөрес түгел, ул мәзһәбләрнең имамнары ялгышкан, дияләр Андый гаепләүләр Әбү Хәнифә мәзһәбенә карата еш яңгырый Шул сәбәпле Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча намаз укыган олы кешеләрне хатада гаепләү дә сирәк түгел Бу, үз чиратында, җәмәгатьнең аерылуына, бер-береңә нәфрәт хисе тудыруга китерә Шуңа да бу мәсьәләдә ачыклык кертергә кирәк. Мәзһәбләр Ислам диненең башлангыч чорында ук барлыкка киләләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында мөселманнар бөтен кызыксынган мәсьәләләре турында турыдан-туры аннан сорый алганнар Ул аларга аңлата торган иде һәм монда башка уй-фикергә урын калмаган Тик Пәйгамбәребез галәйһиссәлам вафатыннан соң да сораулар туган Аларга җавап табарга теләүчеләр сәхабәләр янна-рына барганнар Күпләре хәтта сорауларга җавап бирүдән баш тарткан, чөнки ялгышып, дингә хата кертүдән курыкканнар Сәхабәләр арасын-да динне, шәригатьне яхшы аңлаучылар да булган Алар: Гомәр бине Әл-Хаттаб, Гали бине Әбү Талиб, Ибне Габбас, Ибне Гомәр, Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһүм һәм башкалар Тик бу сәхабәләр дә кайчагында бер үк сорауга төрле җавап биргәннәр Бу гаҗәп тә түгел, чөнки кеше, урын, вакыт, шартлар үзгәрү белән сорауга җавап та үзгәрергә мөмкин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә бер үк сорауга төрле очракта төрле җавап биргән, чөнки сәхабәләрнең бер сәфәрдә бер-се, икенчесендә икенчесе булган Шулай итеп фикерләр дә төрле булып киткән, ләкин алар төрле булсалар да, Ислам дине шәригать кысаларын-нан чыкмаган Аңлавыбызча, сәхабәләр вакытында ук төрлелекләр бар-лыкка килә Бүгенге көндә без шуларны күрәбез Бу төрлелек шәригатькә, фикһ хөкемнәренә карый, әмма иман мәсьәләсендә һәрвакытта да кат-гый бердәмлек саклана Әгәр иман өлкәсендә берәрсе башка төрле әйбер сөйләсә, бу инде аерым мәзһәб дип түгел, ә фирка, секта дип аталган Иманда бөтен сәхабәләр бер фикердә булган.

     Сәхабәләрдән соң килгән мөселманнарны табигыйннар (иярүчеләр) дип атыйлар Алар да, үз чиратында, нинди сәхабәгә иярүләренә карап, фикһ мәсьәләләрендә төрле фикердә булганнар Мәзһәбләрнең килеп чы-гуы нәкъ алар вакытыннан башлана, чөнки сәхабәләрнең вафат булуы һәм мөселманнарның күбәюе сәбәпле хәдисләр белән генә динне тотып бул-мый башлый Хәдисләргә һәм, әлбәттә, аятьләргә, сәхабәләрнең сүзләренә таянып, бердәм кагыйдә чыгару ихтыяҗы туа Шул кагыйдәләр җыентыгы мәзһәб дип атала Әгәр шул вакытта мәзһәбләр барлыкка килмәгән бул-са, динне бүгенге көнгә кадәр үзгәртмичә сак лау мөмкин булмас иде, чөнки мәзһәбләр ярдәмендә дин наданнар, фетнәчеләр тарафыннан бозылудан саклана Без белгән дүрт мәзһәб: Әбү Хәнифә, Имам Мәлик, Имам Шәфигый, Имам Хәнбәли рахмәтуллаһи галәйһим мәзһәбләре шул чорда барлыкка килгән Бу чор өч буынны үз эченә ала: сәхабәләр, таби-гыйннар һәм тәбге-табигыйннар (табигыйннарга иярүчеләр) вакыты Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу өч буын турында: «Иң яхшы кешеләр минем гасырда, миннән соң килүчеләр гасырында һәм алардан соң килүчеләр гасырында булыр», - дип әйтә1 Шул рәвешле мәзһәбләр һәм мәзһәб галимнәре иң яхшы гасыр һәм кешеләр вакытына туры киләләр Югарыда искә алынган дүрт мәзһәбтән тыш, башка мәзһәбләр дә була, ләкин алар киң таралыш тапмыйлар һәм бүгенге көнгә кадәр сакланма-ган диярлек. Дүрт мәзһәб арасында иң киң таралганы: хәзрәти Әбү Хәнифә мәзһәбе булып тора Моның сәбәбе: Госманлы солтаннар заманынында хәнәфи мәзһәбенең дәүләт мәзһәбе булуында һәм аның укучыларының күплегендә Тарихи сәбәпләр аркасында безнең Урта Рәсәй, Себер җирлегендә хәнәфи мәзһәбе төп мәзһәб булып санала Мәзһәбләр ара­сында кайбер аермалар булса да, нигездә алар бер-берсенә каршы кил-ми Шуңа да галимнәр бу мәзһәбләрне тигез дип карыйлар Иң хәтәре - бу мәзһәбләрнең берсен дә танымау Бу очракта кеше диндә адашырга мөмкин Кешенең берәр нәрсә өйрәнәсе килсә, аны кешедән өйрәнергә тиеш Ибне Гомәр радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Дин - ул тән һәм каннан тора (кеше дигән сүз), аны кемнән алганыңны кара» Шуңа да дин-не өйрәнүнең үз тәртибе бар Аны Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән яки аны күргән кешедән өйрәнү дөрес Шулай итеп дин буыннан-буынга тап-шырыла Әйткәнебезчә, 4 мәзһәб галимнәре иң яхшы гасырда, иң яхшы кешеләр арасында яшәгәннәр, үзләре дә шулардан булганнар Димәк, алар динне өйрәнү өчен иң лаеклы кешеләр.

      Әйтеп үткәнчә, безнең җирлектә хәзрәти Әбү Хәнифә мәзһәбе та-ралган Әбү Хәнифә һиҗри белән 80 нче елны Гыйракта туа Ул туган чорда илнең күпчелек өлкәләрендә төп галимнәр фарсы халкыннан иде Аның гарәп булмавы дин галиме булуына комачауламый Кайберәүләр, Әбү Хәнифә Мәккә яки Мәдинәдә тумагач гыйлем ала алмаган, диләр Бу да дөреслеккә туры килми, чөнки күпчелек сәхабәләр хәлифәт буенча та-ралалар, Гыйракта да алар күп була Әбү Хәнифә туган Куфа шәһәре илнең башкаласы булып тора Шул сәбәпле, Әбү Хәнифә күп хәдисләрне белмәгән дигән сүз дә хаклыкка туры килми Әйткәнебезчә, галимнәр, сәхабәләр Гыйракта җитәрлек булган Мәсәлән, Әбү Хәнифәнең галимнәре: Габдул-ла бине Мәсгуд, Галкамә бине Кайс, Ибраһим Нәхагый, Хәммәд бине Әбү Сөләйман Шулай ук Әбү Хәнифә - Әнәс бине Мәлик, Габдулла бине Әбү Гавеф, Сәһел бине Сәгыйди, Гамир бине Вәсилә һ б радыяллаһу ганһүм кебек сәхабәләрдән гыйлем ала Димәк, ул үзе табигыйннардан була Әбү Хәнифәнең укучылары имам Шәфигыйны укыталар Аның галим булу-ында ул чордагы галимнәрнең дә, аннан соңгыларының да шиге юк Әбү Хәнифә кеше буларак та үз эченә иң яхшы сыйфатларны җыйган Аның юмартлыгы, тәкъвалыгы һәр мөселманны сокландыра Шиксез, ул иярүгә лаеклы галим Әгәр аңа иярергә теләмәсәң, ким дигәндә, аның кебек булырга, йә гыйлем һәм тәкъвалык ягыннан аны узып китәргә тырыш Бүгенге көндә безнең җирлектә Әбү Хәнифә мәзһәбе таралган икән, аңа иярү хәерле, чөнки мәзһәбтән чыгу адашуга, ә Әбү Хәнифә мәзһәбен баш­ка мәзһәбкә алыштыру фетнәгә китерә (бөтен мәзһәбләр асылда бер икән, бөтенесе дөрес икән, безгә башкасына күчүдән, фетнәдән гайре, нинди мәгънә) Мәзһәбкә ияреп без тормышыбызны күпкә җиңеләйтәбез Безгә дәлилләр эзләргә, ярты гомеребезне бәхәсле мәсьәләләргә багышларга кирәк түгел Тыныч кына гыйбадәт кылырга, рухи яктан камилләшергә мөмкинлек туа, чөнки Әбү Хәнифә Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә якын-рак булган  Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлаган бабаларыбыз да Расүлебез галәйһиссәламгә якынрак булганнар Алар белән бәхәсләшү гадел булмас иде Аллаһы Тәгалә хикмәттән, туры юлдан аермасын

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы