Пятничная проповедь "Тәсаввуф"

12 июнь вәгазе, Шәүвәл аеның 20 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Тәсаввуф

     Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең хәбибе һәм хак илчесе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Моста-фа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

     Бөтен көннәрнең солтаны, ике гаеттән дә олуграк булган мөбарәк җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сәламе вә бәрәкәте булсын!

       Гомәр бине Әл-Хаттаб радыяллаһу ганһе болай дип сөйләгән: «Бер-вакыт без Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында утырганда, көтмәгәндә, безнең янга күз явын алырдай ак киемле, кап-кара чәчле кеше килде Аның кыяфәтенә караганда, мосафир дип әйтеп булмый иде, без беребез дә аны танымадык Ул, тезләре Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнекенә тиеп торырлык итеп, аның каршына утыр-ды, кулларын үз тезләренә куйды һәм: «Әй Мөхәммәд, миңа Ислам ту-рында сөйлә!» - диде Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ислам - «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәд - Аның Илчесе» дип әйтү, на­маз уку, зәкят түләү, Рамазанда ураза тоту, булдыра алсаң Йортка хаҗ кылу ул», - дип җавап бирде Әлеге кеше: «Син дөрес әйттең», - диде Без аның Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә сорау бирүенә һәм үзе аның сүзләрен раславына аптырадык Аннары ул: «Хәзер миңа иман турында сөйлә!» - дип әйтте Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Иман - Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә, соңгы Көнгә, яхшының да, начарның да алдан билгеләнүенә ышануың ул», - диде Теге кеше тагын: «Син дөрес әйттең», - диде Аннары: «Миңа ихсан турында сөйлә!» - диде Аллаһының Илче­се салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ихсан - Аллаһыны күрмәсәң дә, Аны күргән кебек гыйбадәт кылу ул Син Аны күрмәсәң дә, Ул һичшиксез сине күрә», - дип җавап бирде.

     Хәдис шәрифтән билгеле булганча, динебез өч өлештән тора Бе-ренчесе - иман, икенчесе - ислам, өченчесе - ихсан Иман - ул Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китаплары, расүлләренә, Кыямәт көненә, кадәргә (тәкъдиргә) ышанудан гыйбарәт Ислам - ул бер сүз белән әйткәндә, Аллаһы Тәгаләдән килгән әмерләрне җиренә җиткереп баш-кару: намаз уку, зәкят түләү, Рамазан уразасын тоту, мөмкинлек булса, хаҗ кылу Ихсан исә - ул бу гамәлләрне эчкерсез, чын күңелдән башкару Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ихсан турында соралган-да, ул: «Ихсан - ул Аллаһы Тәгаләне күргән төсле Аңа гыйбадәт кылу Син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күрә», - дип җавап биргән.

    Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяда сынау өчен - кайсыбызның гамәлләре яхшырак булуын үзебез үк күрсен өчен җибәрде Раббыбыз баштан Үзенә һәм Расүленә ышануны әмер итте Аннары гыйбадәтләр йөкләде Һәм шул гыйбадәтләрне ихласлылык белән башкаруыбызны әмер итте Мәкальдә әйтелгәнчә: «Һәрбер урынның үзенә лаеклы сүзе бар (бөтен җирдә дә бер төрле сөйләшергә ярамый - олы кеше белән, яшь кеше белән, гаилә эчендә, чит ят кешеләр белән, һ б ), һәм һәрбер фәннең дә үз галимнәре бар».

Ышану белән бәйле фән - ул «гакыйдә» фәне Аллаһы Тәгаләгә, Аның расүлләренә, һәм башка нәрсәләргә ышанырга кирәк, ә нәрсәгә ышану ярамый икәнлеген гакыйдә фәне галимнәреннән өйрәнәбез. Намаз, һәм башка гыйбадәтләр белән бәйле булган мәгълүматны фикһ галимнәреннән алабыз Ихласлылык, эчкерсезлек, һәм күңел белән бәйле башка нәрсәләрне исә без Ихсан фәне, яки Тәсаввуф гыйлеме белән шөгыльләнүчеләрдән алырга тиешбез Бу темага тулырак тукталып алыйк.

Тәсаввуф - ул Аллаһының Илчесе чорыннан ук башланган рухи гореф-гадәт Тәсаввуф - йөрәкне һәлакәтле булган көнчелек, саранлык, күрсәтү кебек сыйфатлардан чистарту, шулай ук бер Аллаһыга табынуда эчкерсезлекне белдерү ул Суфыйлар дип, шушы Ислам фәне ярдәмендә Аллаһыдан куркып, һәрдаим гыйбадәттә булучы кешеләрне атыйлар.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә безгә ихласлылык белән гыйбадәт кылуны әмер итте: «Ий, Мөхәммәд, Без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, динне ширек вә риядан пакьләп, Аллаһының Үзенә генә ихлас гыйбадәт кыл». «3өмәра / Халык төркеме», 39:2.

      Аллаһы Тәгаләгә шөкер, безнең җирлегебездә дә үз тормышларын бу фәнгә бирүчеләр булган Революциягә хәтле яшәгән күп кенә ишанна-рыбыз билгеле Аларның иң абруйлыларыннан берсе - Зәйнулла Расулев (1833—1917) Галимҗан Баруди хәзрәтләре аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылышына да чакыра Күренекле татар галимнәре барысы да диярлек ишаннарга мөрәҗәгать итеп, ихласлыкларын арттырганнар. Халкыбыз тарихында хәтта суфыйчылык әдәбияты дигән ара да бар Шагыйрь, дин гыйлеме белгече Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), мәгърифәтче, ислам галиме Габденнасыйр Курсави (1776-1812), олуг га-лимебез, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани - суфыйчылыкның күренекле вәкилләре булып торалар.

     Әнәс радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «(Бервакыт) Пәйгамбәре-без Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхабәләре турын-да (аңа ошамаган) нәрсәдер белгәч, аларга вәгазь белән мөрәҗәгать итеп: «Миңа җәһәннәм һәм җәннәт күрсәтелде, аңарчы беркайчан да ул көндәгедән дә яхшырак һәм яманрак әйбер күргәнем булмады! Әгәр дә сез мин белгәнне белсәгез, әлбәттә, аз көләр һәм күп елар идегез!» Бу -Аллаһы Илчесенең сәхабәләре өчен иң авыр көн булды, алар башларын каплап, авызларын да ача алмыйча еларга тотындылар.

    Кадерле җәмәгать, без сезнең белән соңгы тапкыр кай-чан еладык соң? Коръән укыганда елыйбызмы? Намаз ва-кытында елыйбызмы? Зикер кылганда күңелләр туламы? Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә ихлас коллардан кылса иде.

Булат хәзрәт Мөбарәков, ТҖ МДНнең Шәригать бүлеге җитәкчесе