Пятничная проповедь "Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать юлы"

19 июнь вәгазе, Шәүвәл аеның 27 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать юлы

    Барлык хәмде вә сәна, олуглау фәкать Раббыбыз бер Аллаһыга гына хас тыр! Күңел түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә генә ирешеп торса иде.

     Хөрмәтле кардәшләр, мәгълүм ки, бүгенге көндә Рәсәйдә мәгълүмат чаралары аша безгә еш кына «теракт», «терроризм» хакында бик еш ишетергә туры килә Никадәр генә кызганыч яңгырамасын, бу күренеш безнең мохиттә дә еш очрый башлады Аның никадәр коточкыч кайгы-хәсрәт алып килүен бөтен илебез халкы тоя Бөек Ватаныбызның һәр ке-шесе бу явызлык корбаннары һәм аларның туганнары белән бергә кай-гыра Ниндидер тышкы яки эчке көчләр бөтен галәмдәге кансызлык һәм ерткычлык аша халкыбызны куркытырга, шуның белән бергә үз тормыш теориясен һәм фәлсәфәсен көчләп тагарга тели.

     Явызлык аша игелек кылып булмаган кебек, бу иблис-шәйтаннар белән Кыямәт көнендә котылу табып булмаячак Һәр кешенең тормышы бәһасез һәм аңа кул сузу зур гөнаһ булып санала Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән: «Берхаксыз вә сәбәпсез кеше үтерүче – бөтендөнья халкын үтерүче кебек була, ә кем бер җан иясен коткарса, бөтендөнья халкын коткарган кебек була». «Мәидә / Аш табыны», 5:32

       Бер гаепсез кешеләрне үтерү, куркыту һәм башка төрле карагруһчылык гамәлләре терроризм кабыгына төреп бирелә Алар, бүгенге көндә иҗтимагый проблема буларак, каяндыр билгесезлектән килеп чыкмаган Юк, алар «экстремизм» дип аталган озакка сузылган иҗтимагый процесс нәтиҗәсе булып тора Ә ул теләсә кайсы җәмгыятьтә җиңел генә килеп чыгарга мөмкин Ул кечкенә генә учак кебек, әмма үзе бик зур куркыныч учак та дөрләтеп җибәрә ала Нәтиҗәдә, аннан чыккан янгын барысын да камап алып, юк итәргә мөмкин Шуңа күрә дә мөселманнар өчен изге саналган Коръән китабында Аллаһы Тәгалә фетнә чыгаручыларны шелтәләргә кирәклеге турында болай дип әйтә: «Кешеләрне золымлап вә җир өстендә бер хаксыз начарлык кы-лып йөрүчеләрне шелтә кылыгыз. Аларга шушы эшләре өчен ачы газап булыр». «Шура / Киңәш», 42:42

       Гади тел белән әйткәндә, экстремизм - ул кешеләрнең дин, аларның милләте, мәдәнияте арасында булган барлык ихтирам хисләрен юкка чы-гара торган фетнә Андый фетнә турында Коръәни Кәримдә болай дип әйтелә: «Фетнә кеше үтерүдән куркынычрак». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:217 Ягъни Аллаһы Тәгалә ачыктан-ачык фетнә чыгаручы экстремистның гөнаһлары тагын да куркынычрак хәлләргә китерергә мөмкинлеген әйтә Вәзгыятьне катлауландыручы кешеләр кайда гына булмасын - рухи өлкәдәме, милли өлкәдәме - шунда ук тавыш-гауга килеп чыга, фикерләр бәрелеше барлыкка килә Аллаһы Тәгалә сакласын, сугышлар да кабынып китәргә мөмкин Ә сугышларның никадәр коточкыч, куркыныч булуы һәм кайгы-хәсрәт алып килүе хакында артык сөйләргә дә кирәк түгел Шуңа күрә, кеше тарафыннан китереп чыгарылган фетнәнең һәр гаиләгә кагылышы булуын аңлау тиешле.

      Безгә - мөселманнарга - бигрәк тә тынычлыкны сакларга һәм бер-береңне яратырга кирәк, чөнки без «тынычлык» дип аталган дин-не җәмгыятькә тәкъдим итәбез Ислам сүзенең гарәп телендәге та-мыры «сәлам» сүзенә туры килә Ул «тынычлык» дип тәрҗемә ителә Мөселманнар, бер-берсен сәламләп, «әссәләмү галәйкүм» дип әйтә Асыл-да ул «сезгә тынычлык һәм иминлек булсын» дигәнгә туры килә Шуңа күрә безгә - дин тотучыларга, беренче чиратта, динебезнең ихласлылы-гын сүз белән түгел, ә эш белән расларга кирәк Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә безгә болай дип боера: «Изгелек белән золымлык бер булмас. Начарлыкны яхшылык белән куыгыз һәм шулвакыт синең дошманың сиңа иң якын дус, туганың кебек булыр». «Фүссиләт / Аңлатылды», 41:34

        Кадерле мөселман кардәшләребез! Экстремизмның шәйтан белән бәйле күренеш икәнлеген белеп торыгыз Аның максаты - кешеләрне ру-хият юлыннан аерып алып, акылсызлык һәм сугыш юлына илтү Иблис -күпкырлы, ул җиңел генә төрле дини фикерләр һәм доктриналар артына качарга мөмкин Шәйтан бүгенге көндә Исламны да үз мәнфәгатьләрендә куллана,   кешеләрнең   күңелләренә   үтеп   керә    Дин   тотучыларның күңелләрендә фетнә уята, аларны экстремистик хәрәкәтләргә чакыра Еш кына үз явызлыкларын мөселман кешесенең чакырулары аша тормышка ашыра.

     Адәми шәйтаннар кешеләрне иң соңгы адымнарга этәрә Алар үзләрен чын ислам тарафдары һәм аның идеалларын тормышка ашыру өчен көрәшүчеләр итеп күрсәтә Мондый шартларда дөньяда Ислам дине турында һөҗүм итү (агрессия) дине буларак дөрес булмаган күзаллау бар-лыкка килә Хәтта кайберәүләр, мөселманнар экстремизм һәм көч кулла-нуны аклый, дип тә уйлый Ә бу, үз чиратында, мөселманнарның тради-цион һәм тыныч мәдәниятенә яла ягу һәм ялгышлык булып тора.

     Ихластан Аллаһы Тәгаләгә ышанучылар һәм Исламның барлык әркәннәрен үтәп яшәүчеләр, мөселманлык битлеге киеп, явызлык кы-лучыларны катгый кире кага һәм аларны кабул итми Әгәр дә без хәзер сезнең белән экстремизмның төп төрләрен карап, аларны Коръән гореф-гадәтләре нигезендә тикшерсәк, аларның мөселман әхлагы белән бөтенләй дә капма-каршы икәнлеген һәм теләсә кайсы золымның катгый шелтәләнүен күрербез.

1 Этник экстремизм (бу очракта кешеләр үз милләтләрен генә - иде-аль, ә башка милләтләрне кадерсез дип саный); Ислам моңа каршы килә, чөнки Аллаһы Тәгалә Үзе болай дип әйткән: «И, кешеләр! Хаклыкта без сезне ир вә хатыннан бар кылдык. Сезнең арагыздан төрле халык һәм кабиләләрне бер-берсе белән танышып яшәсеннәр өчен булдырдык. Иң яхшыгыз -Раббыгыз каршында иң тәкъва булганыгыз». «Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:13

2 Дини экстремизм (бу очракта кешеләр үзләре тоткан дин кануннарын гына дөрес, ә башка диннәрне ялган дип саный); Ислам дини экстремизмга каршы чыга, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйткән: «Әйт аларга: Без Аллаһыга вә безгә Аңардан ирешкән нәрсәләргә иман китердек. Шулай ук Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка һәм аларның дәвамчыларына һәм шулай ук Раббыла-ры тарафыннан Муса вә Гайсәгә ирешкәнгә ышанабыз. Алар ара-сында аерма кылмыйча бер Аңа гына үзебезне тапшырабыз». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:136

Шулай ук Ислам диненең толерантлыгын күрсәткән тагын бер аять: «Диндә көчләү юктыр». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:256

3   Иҗтимагый (социаль) экстремизм (бу очракта кешеләр бер иҗтимагый катлау гына яшәргә хаклы, ә башкалары юк дип саный); Ислам
кешеләрнең иҗтимагый катлауларга (байларга һәм ярлыларга, көчлеләргә һәм зәгыйфьләргә) бүленүенә каршы килә, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Көчле мөселман Аллаһы кар- шында зәгыйфьрәгеннән хәерле вә сөеклерәктер Әмма аларның икесенең дә яхшы яклары бар», - дип әйткән.

   Бу проблемаларның барысы да бик түбәннән башланып китеп үсеш алган Шуңа күрә без - мөселманнар - үзебезнең зур гаиләбездә бу йогышлы чирне йоктырудан азат түгел Еш кына кайбер кешеләр: «Дөньяда безнең милләт кенә иң яхшысы, ә бөтен проблемалар башка этнос кешеләре аркасында килеп чыккан, алар гаепле», - дип әйтә Боларның барысы да кызганыч хәлләргә китерә, чөнки үз явызлыгы белән кая гына керсә дә, моның азагы яхшы булып бетми Бу явызлыктан үзеңне һәм якыннарыңны саклар өчен, дин тотучылар гаиләләрендә, көнкүрештә, дуслары белән булганда да Коръән аятьләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен аңлатырга тиешләр.

      Без кешеләргә Исламның чын асылын, Пәйгамбәребезнең сүзләрен җиткерергә тиешбез Алар һәр кеше аңларлык шушы хәдистә чагылыш таба: «Хаклыкта, Аллаһы Тәгалә барлык эштә дә изгелек кылуны гына ярата». Аллаһы Тәгалә ил-көнебезне, халкыбызны, милләтәшләребезне иблис фетнәсеннән һәм ул алып килергә мөмкин булган золымнан сак-ласын Йә Раббым, без һәрвакыт бер-беребезне аңлап, дус һәм килешеп яшәсәк иде!

Хәбир хәзрәт Ханов, Ярдәм мәчете имам-хатыйбы