Пятничная проповедь "Хәләллек ризыкка гына кагылмый"

26 июнь вәгазе, Зөлкагъдә аеның 5 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Хәләллек ризыкка гына кагылмый

         Галәмнәрне юктан бар итеп, аларны Үзенең хикмәте белән тәрбияләп торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Хак Тәгаләгә дан-мактауларыбыз, мөэминнәрне җәннәт белән сөендергән, имансызларны вә монафикълар-ны җәһәннәм белән кисәткән хак расүл Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.

     Бүгенге вәгазебез хәләл тормыш рәвеше хакында барыр. Бер хәдистә Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кешенең карынына харам керсә, 40 көн буе кылган догасы, укылган намазы кабул булмас», - дип әйткән.  Хәләл - ул рөхсәт ителгән, яраклы дигән сүз Элек хәләл дигән сүзне ит белән генә бәйләп карыйлар иде Хәзер исә аның мәгънәсе шактый киңәйде Рәсәйдә бүген 20 миллионнан артык мөселман яши Ислам-ча яшәү рәвеше өчен тиешле шартлар кирәк Хәләл - ул ризык кына түгел, ә эш (кәсеп), хезмәт хакы, сәламәтлек саклау (медицина ярдәме күрсәтү оешмалары), мәгариф, мөселман балалар бакчалары, сәяхәт итү, мөселманнар өчен бассейннар, матурлык салоннары, чәчтарашханәләр, кунакханәләр, косметика һәм кием-салым (мода) да Соңгы вакытта исә «хәләл тормыш рәвеше» дигән гыйбарә дә барлыкка килде. Коръәндә Аллаһы Раббыбыз болай дип әй  «(Чалмыйча җаны чыккан) Үләксә, (хайванны чалган чакта агып чыккан) кан, дуңгыз ите, Аллаһыдан башкасы өчен (яисә, җаны чыкканчы өлгереп, Ислам кушканча) чалынганнардан тыш, бу-ылган (һәм үлгән), (таш, агач кебек әйберләр белән) кыйналган (һәм үлгән), (биектән яки кое кебек бер җиргә) егылып төшкән (һәм үлгән), (башка бер хайван тарафыннан) сөзелгән (һәм үлгән), ерткыч хайван ашап, (җаны чыкканчы өлгереп) чалын-ганнан тыш, (табыныла торган) тораташлар (һәм потлар өчен корбан китерелә торган урыннарда) бугазланганнар һәм фал уклары белән багучылык итүегез сезгә харам кылынды. Бу -(харамнардан файдалануыгыз) бер гөнаһкярлык. «Мәидә / Аш табыны», 5:3

     Шулай итеп, мөселманнарга үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһы исеме белән суелмаган мал-туар, буып яки башка хайван тарафыннан үтерелгән хайван, югары электр көчәнеше, каты сугу яки биектән егылып төшү сәбәпле үлгән хайван, ерткыч хайваннар һәм ерткыч кошлар ите харам. Харам дип бары тик ярамаган ит ризыклары гына түгел, ә гомумән алганда, кеше организмына зыян сала торган барлык төр ризыклар-ны да атарга кирәк, чөнки хәзерге заман галимнәре дуңгыз итенең һәм мөселманча чалынмаган итләрнең составында зыянлы матдәләр барлы-гын фәнни яктан да ачыкладылар Шуңа күрә хәләл дигәч тә, без кеше сәламәтлегенә зыян салмый торган барлык төр ризыкларны да күз ал-дында тотарга тиеш.

    Бер гыйлем иясе: «Без нәрсә ашыйбыз, шуны тәшкил итәбез», - дип әйткән Харам ризык ашап, без үзебезнең саулыкка гына түгел, балалары-быз сәламәтлегенә дә зыян салабыз, ягъни нәселебез тамырына үзебез үк балта белән чабабыз. Харам ризык иман дигән үсентенең тамырын кисә Тамыры зәгыйфь үсемлек үсә алмаган кебек, әгәр балабызга харам ризыклар ашатып үстерсәк, аның да иманы зәгыйфь кала Харам кергән карын авыру була, йөкле чакта харам ашаган ананың баласына начар тәэсир күчә Шуның өчен дә гаилә коргач, ир кешенең иң беренче бурычы - гаиләсен хәләл ризык белән тәэмин итү Хәләл ризык ашау - Аллаһы кушканны үтәү, ягъ­ни гыйбадәткә тиң гамәл Коръәндә болай дип әйтелгән: «Дәхи кешегә һич нәрсә юктыр, мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер». «Нәҗем / Йолдыз», 53:39

        Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Иң яхшы кәсеп -хәләл сәүдә яки үз кулың белән эшләп тапкан мал», - дип әйткән Мөселман буларак, акча эшләүнең хәләл ысулларын куллану һәм харамнан ты-елу бик мөһим Хәзерге дөньяда кешеләргә үзләрен харамнан саклап калу бик авыр, әмма бу мөмкин хәл Яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре әлеге мәсьәләдә безнең өчен яхшы үрнәк булып тора Аллаһының Илчесе болай дип әйткән: «Әгәр кеше хәләл ысул белән табыш ала икән, бу хәйрия һәм шәфкатьлелек гамәле буларак саналачак».

      Үзенең гаиләсен тәэмин итүче һәркем рөхсәт ителгән чаралар гына эзләргә тиеш, чөнки нәкъ менә шул чаралар, ягъни ризыкның хәләл яки харам булуы безнең гыйбадәтебезгә һәм Аллаһы юлындагы тырышлы-гыбызга тәэсир ясый  Рөхсәт ителмәгән кәсепләргә риба, ришвәт, урлау, ятимнәр малын үзләштерү, сату-алуда гаделсезлек, килешүләрне (вәгъдәләрне) үтәмәү, мөселман кардәшләренә ярдәм итүдә акча эшләү, (чөнки мөселманнар бер-берләренә Аллаһы ризалыгы өчен ярдәмләшеп яшәргә тиешләр), сыра, исерткеч эчемлекләр, тәмәке сатыла торган кибетләр, бозыклыклар тарала торган оешмалар ачу өчен биналарын арендага бирү һ б керә Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Аллаһы риба белән кергән малны һәлак итә, ә садакасы бирелгән малны арттыра. Рибаны хәләл диюче кәферне Аллаһы сөйми», «Әл-Бәкара / Сыер», 2:276. 

       «И, мөэминнәр! Гаһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Гаһед өч төрле: берсе - Аллаһы һәркемнән Коръән белән гамәл кы-лырсыз дип гаһед алды, икенчесе - Аллаһы исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе - мөэминнәрнең үзара куешкан вәгъдәләре)...», «Мәидә / Аш табыны», 5:1

       «Дәхи үлчәгәндә үлчәүләрегез дөрес булсын, тигез үлчәгез вә дөрес үлчи торган гадел мизаннар белән үлчәгез! Гадел үлчәсәгез, үзегезгә хәерледер вә ахыры да күркәм булыр». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:35

    Гөнаһлы эшләрдә арадашчы һәм катнашучы булган кешеләр, киләчәк Хисап (Кыямәт) көнендә моның өчен җавап бирергә туры киләчәклеге турында онытмасалар иде. Хәләллек мәсьәләсе турында сөйләшкәндә тыйб (медицина) өлкәсен карап үтик Тыюлы матдәләр (продуктлар) белән дәваланырга яки үз эчендә тыелган матдәләр булган дару чараларын кулланырга мөмкинме? Әлеге сорауга җавапны без Изге Коръәндә таба алабыз, анда Аллаһы Тәгалә болай дип боерды: «И, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү - Аллаһыдан башка мәхлүкъларга табыну эшләре, шулай ук ырымлау - ба-гучылык эшләре харам, шәйтан эшләреннән булган пычрак эшләр, һәлак булудан котылу өчен бу нәҗес эшләрдән ерак бу-лыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз - өстенлек табарсыз». «Мәидә / Аш табыны», 5:90

Бер хәдистә болай диелә: «Аллаһы Илчесе агуны һәм хәләл булмаган даруларны харам кылды»1.  Бервакыт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Барысы да Аллаһы Тәгаләдән булганына шик юк Ул авырулар (чирләр) һәм аларга шифа итеп һәрберсеннән дару иңдерде Шуңа күрә, Аллаһы коллары, дәваланыгыз, тик дәвалануда тыелган әйберләрне кулланмагыз»Хәнәфи мәзһәбендә танылган «Әл-Һидәя» китабында түбәндәге юл-лар язылган: «Исерткеч эчемлекләрне һәм башка тыелган әйберләрне кулланудан баш тарту зарур, чөнки харам булган нәрсәләрне дәвалануда да куллану рөхсәт ителми Тик бу аның дәвалау үзлекләре турында билге-ле булмаса гына Әгәр аның дәвалау үзлегенә ия булуы билгеле һәм шул ук вакытта башка рөхсәт ителгән чаралар юк икән, ул дәвалау максатла-рында файдалану өчен рөхсәт ителгән булып санала»

Кеше косметик продукцияне тире, тешләре, чәче һәм бөтен орга­низмы сәламәтлеген һәм тән пакьлеген саклау өчен, шулай ук тышкы кыяфәтне үзгәртү өчен куллана Моңа көнкүреш кирәк-яраклары (шам­пунь, гельләр, кремнар, лосьоннар, теш пасталары һ б ) һәм шулай ук бизәнү өчен кулланыла торган башка чаралар да керә. Косметик продукция төп чималдан һәм төрле кушылмалардан (буя-гычлар, ароматизаторлар, куерткычлар һ б ) җитештерелә.

«Хәләл» стандарты буенча косметик продукциянең составы һәм сыйфаты, шулай ук аны җитештерүнең барлык ысуллары диндә рөхсәт ителгәнчә булырга тие. Чисталык һәм гигиена - Ислам диненең иң мөһим шартларының берсе Шуңа күрә косметик продукция җитештерүдә иң мөһиме - кеше сәламәтлеге өчен куркыныч янамау һәм җитештерүнең һәр этабында продукциянең гигиена нормаларына туры килүе. Мөселманнарга бишектән ләхеткә кадәр хәләл тормыш мөмкинлекләрен тәэмин итү - мәгарифне үстерү һәм дини гыйлем алуда ярдәм күрсәтү өчен, беренче чиратта, эшне хәләл шартлары булган ба-лалар бакчалары, мәктәпләр төзүдән башларга кирәк Сабыйларга хәләл бакчалар бар инде, әлхәмдүлилләһ, хәзер хәләл мәктәпләр төзү өстендә эшлисе бар Дәүләт катнашыннан башка әлеге процесс, әлбәттә, мөмкин түгел. Хәләл юл белән сәяхәт кылу һәм хәләл булган шифаханәләр калган-нардан нәрсәләре белән аерылып тора соң? Әлбәттә шартлары, дарулары, ашамлыклары хәләл булуы һ б белән.

      Кием-салымның да хәләл булуы шарт Ни өчен дигәндә ул киемнең хәләл акчага сатып алынуы, гаурәтләрне каплавы, хәләл чималдан яса-луы (дуңгыз, яисә башка тыелган хайван тиресеннән булмавы), тыелган сурәтләр ясалган булмавы бик мөһим. Бер хәдистә болай дип тапшырыла: «Сәгъд бине Әби Ваккас радыяллаһу ганһе берзаман Пәйгамбәребезгә: «Йә Аллаһының Илче-се! Үтенәм, Аллаһы Тәгаләдән минем барча догаларымны кабул итүен сорасаңчы», - дип мөрәҗәгать итә Җавап итеп Расүлебез болай дип әйтә: «Догаларыгыз, мөрәҗәгатегез Аллаһыга ирешсен дисәгез, хәләл ризык белән тукланыгыз! Күпчелек харам ризык ашый, харам кием кия Һәм шуннан соң кулларын күтәреп дога кыла Андый догалар ничек кабул бул-сыннар ди?»

Тагын бер хәдистә: «Әгәр ун дирһәмлек киемнең бер генә дирһәме булса да гаделсез (харам) рәвештә табылган булса, шул киемне киеп укыл-ган намаз кабул түгел»1, - дип әйтелә. Коръәндә ачык әйтелгән: «Аллаһы сезгә Үзенең тыйганнары турын-да төшендерде бит» Галәмне юктан бар иткән Аллаһы Тәгаләнең кушкан-нарын үтәү, беренче чиратта, җәмгыятьне савыктыру юлында үтәлергә тиеш Аллаһы Тәгалә зарар китерә торган нәрсәләрне тыйган (бу туры-да безне Бар кылучыдан да яхшырак белүче юк) Коръәни Кәримдә яки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтендә җавап таба ал-маслык сораулар юк, шуңа күрә без һәрбер эш-гамәлләребездә, шәригать кануннарына таянып, дөрес юлны сайлый һәм Аллаһы Тәгалә күрсәткән дөрес юлдан тайпылмыйча «хәләл»не таба алабыз

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты