Нәзарәт Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Нәзарәт Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде
 

             Нәзарәттә шәригать белгечләре һәм казыйлар катнашында Татарстан Республикасында Корбан бәйрәмен үткәрүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм шәригать бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәрләре катнашында үтте.

Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре һиҗри исәп буенча 1441 елда (милади буенча 2020 ел) бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете (Гыйд әл-әдха) 31-нче июль (җомга көненә) туры килүен ассызыклап узды.

Дин белгечләре шулай ук Татарстан мәчетләре өчен Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазен уку, гает намазын башкару вакытларын билгеләде: 31-нче июль көнне мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелу һәм Коръәннән аятьләр укый башлау тәкъдим ителде. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре укыла башлаячак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.

Татарстан Республикасы җирлекләре өчен Корбан гаете уңаеннан вәгазь-намазларны әлеге вакыттан да иртәрәк үткәрергә ярамавы хакында әйтелде.

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, шәригать белгечләре гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карауны сорадылар. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Корбан чалу урыннары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык әҗәтләрне түләгәннән соң калган 16 000 сумны тәшкил итә (10-июль көненә бер грамм көмеш бәясе 27 сум тора). Корбан чалу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу (бу очракта кимендә 16 мең).

Корбанлык хайванының кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яки кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.

Гарәфә көнендә (30-нчы июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (3-нче август) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Белешмә

Нисаб бәясе ничек исәпләнә? Нисаб 200 дирһәмгә, якынча 595 грамм көмешкә тигез була. Бүгенге көндә бер грамм көмеш 27 сум тора. Димәк, нисаб күләме безнең акча белән якынча 16 мең сум була.

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

мөселман;
ирекле;
мосафир булмаган;
нисаб күләмендәге малга ия кеше (Россия өчен 16 000 сум);
бәйрәм көнендә.
Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:

бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.
Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы тиешле матди байлыкка ия булса да).

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

итне үзе гаиләсе белән ашый;
башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
итне гаиләсе өчен калдыра.
Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

Аллаһы исемен әйтү (бисмиЛләһи),
һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.
Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.
Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.
“Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.
Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.
Хупланмый:

үтмәс пычак куллану;
пычакны хайван алдында үткенләү;
башка хайваннар каршында корбан чалу;
хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.
Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!