Пятничная проповедь "Зөлхиҗҗә ае - хаҗ ае"

17 июль вәгазе,

Зөлкагъдә аеның 26 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Зөлхиҗҗә ае - хаҗ ае

      Мәрхәмәтле һәм Рәхимле булган галәмнәрнең Раббысы Аллаһы Тәгаләгә хәмедләребезне, олуглауларыбызны һәм шөкераналарыбызны җиткерәбез Аллаһы Тәгаләнең Расүле, хаклыкны җиткерүче, Раббы-бызның Мостафасы Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-сәламнәребезне ирештерәбез

Хөрмәтле дин кардәшләрем, җомга көне мөбарәк булсын! Бу көннең дәрәҗәсен аңлап, аның фазыйләтләренә ирешергә насыйп итсен Шушы көннең фазыйләтләренең иң мөһимнәре - ул госел алып, тәһарәтләнеп, чиста һәм матур киемнәр киеп җомга хотбәсен тыңлау, намазын уку, пәйгамбәребезгә күбрәк салаватларыбызны җиткерү, догада булу Җомга көнендә кылына торган шушы билгеле гамәлләр безнең дөнья һәм Ахирәтебез өчен хәерледер. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:  «И, иман китерүчеләр! Җомга көнне намаз өчен [азан әйтелеп] чакырылгач, Аллаһыны искә алырга ашыгыгыз һәм сәүдәне ташлагыз. Бу - [сәүдәнең вакытлы файдасыннан] сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә белсәгез иде [мәңгелек алыш-бирешне сайлар идегез]». «Җомга», 62:9

       Белгәнебезчә, динебез биш әйбергә, гамәлгә таяна Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәшһүр хәдисендә болай дип әйткән: «Дин биш әйбердән тора, ягъни нигезләнә: Аллаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәд Аллаһының Расүле икәнлегенә шәһадәт бирү, намаз уку, зәкят чыгару, Рамазан аенда ураза тоту, мөмкинлегең булса, хаҗ гамәлен кылу»

Һәм шушы гамәлләр һәрбер мөкәлләф (йөкләнелгән, кушылган) кеше өчен билгеле бер шартлар үтәлгәндә фарыз хөкемендә була Ягъни, шушы гамәлләрне кылу безгә Аллаһы Тәгалә каршында олы дәрәҗәләргә ирешүдә һәм дөнья һәм Ахирәтебездә бәхетле булуда сәбәп булып тора, ә аларны калдыру олы гөнаһ була

Гамәли яктан динебездә Исламның бишенче баганасы булган хаҗ гамәле билгеле бер шартлар үтәлгәндә, кешенең мөмкинлеге булганда, һәрбер мөкәлләф өчен гомерендә бер тапкыр булса да кылу фарыз булып тора Ягъни, кешенең балигълыкка ирешкән, акыллы мөселман булуы тиешле Шулай ук матди һәм физик яктан бу гамәлне үти алу кирәк Бо-лардан тыш, үзең сәфәргә чыгып киткәч, синең өеңдә булган кешеләрнең, ягъни гаиләңнең мохтаҗлыкта калмавы мөһим Һәм юлның сугыштан, юлбасарлардан, йогышлы авырулардан һ б имин булуы шарт булып тора

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:«Юл үтеп аңа [җитәргә] көч тапкан кешеләр Аллаһы өчен [Әл-Харам мәчете булган] Бәйткә хаҗ кылырга тиеш», «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:97

«Менә  шулай!  Кем дә  кем  [Сафа-Мәрва кебек]  Аллаһының [диненең]  билгеләрен  [бигрәк тә  корбанлык хайваннарын] олыласа, һичшиксез, ул - күңелләрнең [Аллаһы Тәгаләгә карата булган] тәкъвалыгыннан». «Хаҗ», 22:32

Хаҗ гамәлләре Аллаһының әмере белән һиҗрәтнең 9 нчы елында фарыз кылынды

Хаҗ сүзенең телдәге мәгънәсе олы, зур максат дигәнне белдерә, ә динебездәге мәгънәсенә килгәндә, билгеле бер вакытта, урында, гыйбадәт кылу максаты белән изге урыннарга сәфәр кылу Киңрәк тукталып әйтсәк, билгеле бер вакытлар - ул шәүвәл, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә айлары Ягъни, бу айлар - хаҗ айлары: хаҗга җыену, аны көтү һәм башкару вакыты Зөлхиҗҗә - нәкъ менә шушы гамәлләрне кылу ае Билгеле бер урыннар - ул Харам җирлеге, изге булган Гарәфәт, Мина үзәнлеге, Мөздәлифә җирлеге, Кәгъбәтулла Билгеле бер гыйбадәтләр - ул ихрам кию, тәваф кылу, Сафа белән Мәрва арасында йөгереп үтү, шәйтанга таш ату, Гарәфәт тавында тәүбә-истигъфар, догада булу, корбан чалу һ б Шушы гамәлләрне аерым бер вакытта, изге җирләрдә, билгеле бер тәртиптә кылу хаҗ гамәле булып тора

Хөрмәтле җәмәгать! Изге булган җирләргә бару - ул Аллаһы Тәгаләнең кунагы булу Ә галәмнәрнең Раббысы, Тәрбиячесе булган Рәхимленең кунагы булу - олы дәрәҗә, зур бәхеттер Хаҗ кылучыларны Аллаһы Тәгалә Рәхимленең кунаклары, дип әйтте, чөнки, алар Ибраһим пәйгамбәр галәйһиссәлам җиткергән Аллаһының чакыруын ишетеп килделәр

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «[Иске нигезләр өстенә Кәгъбәне төзеп бетергәннән соң, аңа әмер иттек] «Кешеләр арасында хаҗны [фарыз буларак] игъ-лан ит, [аталарының билләрендә, аналарының аналыкларында булганнарга чакыруны ишеттерим дә анда тәлбия китергәннәр дөньяга килгәннән соң] җәяү һәм һәр ерак юлдан килгән арык [һәм алҗыган] дөя өстендә сиңа килсеннәр». «Хаҗ», 22:27

Өстәп әйтергә кирәк: бу - Аллаһының бер могҗизасы, чөнки, Аллаһы Тәгаләнең бу чакыруы гасырлар үтү белән онытылмый, киресенчә, ел саен миллионлаган кешеләр хаҗ һәм гомрә гыйбадәтен башкара

Шулай ук, хаҗ кылуның тагын бер фазыйләте - ул гөнаһларның кичерелүе Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Хаҗ кылганда сүгенмичә, гөнаһ кылмыйча бу гамәлне башкару-чы кеше хаҗдан анасы тудыргандагы кебек, гөнаһсыз булып кайта» Гайшә анабыз радыяллаһу ганһә тапшырган бер хәдистә болай дип әйтелгән: «Аллаһы Тәгалә хаҗ вакытында, Гарәфәт көнендә арып-талчыгып, ихла-стан кичерү сораучыларны, иң кимендә, күңелендә иман бөртеге булучы-ны да кичерер, җәһәннәмнән азат итәр» Шул сәбәптән, шәйтан бу көнне үзенә урын таба алмас, борчылыр Гомер буе адаштырырга, юлдан язды-рырга тырышкан, әмма Аллаһының ярлыкавын өмет итеп, гөнаһтан ты-елып килгән бәндәләрнең бер мизгелдә гөнаһлары кичерелүе шәйтанга авыр булыр

Ихластан, тырышып, хәләл булган малларыбыз белән хаҗ кы-лып, ул гамәлебез кабул булса, аның әҗере - җәннәт Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Ике кече хаҗ кылу ара­сында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора»

Җәннәт - үз чиратында, Аллаһының ризалыгы билгесе Изге җирдә кылган  гамәл-гыйбадәтләребезнең дә  дәрәҗәсе  күп  тапкырга  арта

        Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Әл-Харам мәчетендә укылган намаз башка мәчеттә укылган намазга кара-ганда йөз мең мәртәбә артыграк»1

Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Һәркөн Кәгъбәтуллага Аллаһының 120 рәхмәте иңә, шуның 60 ы тәваф кылучыга, 40 ы анда гыйбадәт кылучыга, 20 се Кәгъбәтуллага караучыга бирелер», -дип әйткән

Хаҗга барганда, гамәли һәм физик яктан да әзерлекле булу мөһим Барыр алдыннан әлеге гыйбадәтне башкарганда белергә тиешле булган гыйлем алу, юлда һәм хаҗ кылган вакытта кирәкле булган әйберләрне алдан әзерләү дә хаҗ кылуны җиңеләйтә Шулай, ук кем белән бару, яки үзеңә хәерле юлдаш табу да - бик мөһим мәсьәлә Бу мәсьәләләрдә җирле имамнар, хәзрәтләр белән киңәшләшү яхшы булыр

Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне, кылган хаҗ һәм гомрәләребезне кылган изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны кабул итеп, һәрбарчаларыбызга да изге җирләргә барып кабул бу-лырдай хаҗ, гомрә гамәлләрен кылып кайтырга насыйп итсен һәм һәрбарчаларыбыздан да разый булсын, хата-кимчелекләребезне гафу иләп, күңелләребездә булган изге теләкләребез, уй-ниятләребез белән ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирештерсен Ил көннәребезгә иминлек, бәрәкәт насыйп булсын.

Инсаф хәзрәт Ибатуллин, «Динислам» мәчете имам-хатыйбы