Собрание имамов

          Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә корбан гәетен үткәрүдә әзерлек чаралары күрү иде. Имамнарга Татарстан диния нәзарәте тарафыннан бирелгән киңәшләр, вәгазләр һәм хөтбәләр җиткерелде. Быел бәйрәм намазы һәм вәгазьләр 31 нче июль көнне иртәнге 3:30 сәгатьтән 4:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

              Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәчетләргә бары битлек , перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Мәчетләргә сыймаган кешеләр, мәчетләрнең урам ягы өлешләрендә намазларын башкарачаклар. Без барлык мөселман кардәшләребезне дә сабыр булырга һәм әлеге таләпләрне җиренә үтәргә чакырып калабыз.