Пятничная проповедь "Гарәфә көне өстенлеге"

24 июль вәгазе,

Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Гарәфә көне өстенлеге

     Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне халык иткән, тәрбияләгән Аллаһыга барча хәмде-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз булсын Һәм дә Аллаһының хак илчесе, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы -пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез ирешсә иде.

        Корбан бәйрәме алдыннан булган Гарәфә көне зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне булып санала. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм моның хакында: «Гарәфә көне иң хәерле көн булып тора Ул җомга көненә охшаган Гарәфә көне җомга көнне башкарылмаган 70 хаҗдан да яхшырак Иң хәерле дога - ул Гарәфә көнендә кылынган дога Мин һәм миңа кадәр булган пәйгамбәрләр әйткән иң хәерле сүзләр - «Ләә иләәһә илләллааһу вәхдәһү ләә шәрикә ләһ» («Тиңдәше булмаган Аллаһыдан башка илаһ юк», - дип әйткән.

          Адәм баласы, Гарәфәт тавында торганда, кулларын күтәреп дога кылганда, үзенең никадәр дәрәҗәдә Аллаһыга якын икәнен тоя Бу, чыннан да, сүзләр белән генә тасвирлап биреп булмый торган көчле рухи халәт Хаҗ кылучы кеше, күпме чакрымнар үтеп, ихлас йөрәктән Ислам баганасы фарызларының берсен башкарырга килгән Ул Аллаһы йортында кунакта Кунак кеше мәртәбәле булган кебек, биредә дә Раббыбыз колына карата аеруча да рәхмәтле Мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе булган Аллаһы кызу кояш астында кулларын күтәреп Раббысына мөрәҗәгать иткән колының кулларын буш калдырмый Аллаһы Тәгалә Гарәфәт тавында басып торган колларын күреп, фәрештәләр каршында алар белән горурлана: «Сез Минем колларыма карагыз әле Алар ерак юллар үтеп Миңа килгәннәр Тузанга баткан, чәч-башлары таралмаган халәттә биредә басып торалар Сез Минем шаһитларым булыгыз: Мин аларның догаларын кабул кылам, яманны яхшыга үзгәртеп, үзара булган бурычла-рыннан тыш, һәр сораганнарын үтәячәкмен», - дип әйтә

           Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең әлеге сүзләрен риваять иткән: «Гарәфә көнендәге кебек бер көнне дә Аллаһы шул хәтле колларын җәһәннәм утыннан коткармас Ул Үзенең барлыкка китергән затларына мәрхәмәтен ирештерә һәм аларны фәрештәләр алдында мактый».

       Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гарәфә көнен хөрмәтләгез, чөнки Аллаһы аңа үзенчәлекле кыйммәт бирде», - дигән хәдисе белән безгә бу көннең бөеклегенә игътибарыбызны юнәлтергә куша Бу көнне уразада, догада булып, гөнаһларның кичерелүен сорау мөһим. Атабыз Адәм белән анабыз Хавва җәннәттән җир йөзенә төшерелгәннән соң бер-берләрен югалтканнар Һәм бик күп еллардан соң аларның очрашулары Гарәфәт дип исемләнгән тауда булган Гарәфә көне алдыннан булган көн Тәрвия дип атала Хәдисләрдә Расүлебез: «Тәрвия көнне ураза тотучы һәм гөнаһка илтә торган сүзләрдән ерак торучы җәннәткә керер», - дип әйткән.

          Бу көнгә кагылышлы бик күп хәдисләрне беләбез Гарәфә көне уразасы турында исә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гарәфә көнне ураза тотучы кешегә Адәм галәйһиссәламнән алып, сурга өрелгәнче җир йөзендә яшәгән кешеләр санынча савап язылыр»;

«Гарәфә көне уразасы мең көн нәфел уразасы тотуга тиң»;      «Гарафә көне уразасы ике мең колны азат итүгә, ике мең дөяне кор-бан чалуга һәм Аллаһы юлындагы көрәш өчен ике мең атны корбан итүгә тиң», - дип әйткән.

        Әмма белү генә аз, боларны белеп гамәл кыла алсак иде Яңа ел башлану белән, календарьләребездә, менә бу көнне әлеге бәйрәм, менә бу айда монысы, дип билгеләп куйыйк Ураза тота торганнарында ураза тотып, нәфел намазлары укылганнарында намазлар укыйк, күп итеп зикер һәм догалар кылыйк Моның бер кыенлыгы да юк, чөнки мондый мәртәбәле көннәр 365 көнгә берничә көн генә туры килә Алар бармак белән санарлык кына Бу изге кичәләрне гафләттә үткәрү дөрес булмас Беребез дә аларны киләсе елларда да каршы алу-алмау турында бер сүз дә әйтә алмый Барысы да - Аллаһы ихтыярында Күпме гомеребез калганын, күпме кыласы гамәлләребез язылганын да белмибез.

       Кайбер галимнәр Гарәфә көнендә мең тапкыр «Ихлас» сүрәсен укуны киңәш итә Бер хәдистә «Ихлас» сүрәсен уку барлык гөнаһларны бетерүе хәбәр ителә, әмма бу очракта бер гөнаһ искәрмә булып тора, ул - башка колларның хокукларын кысу Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр берәү Гарәфә көнендә «Бисмилләһ» әйтеп, «Ихлас» сүрәсен укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр һәм догалары кабул булыр», - дип әйткән.

     Әлеге көнне хөрмәтләргә һәм аны тиешенчә үткәрергә кирәк Без ул көнне хаҗда түгел, ә йортларыбызда булсак та, Гарәфәт тавында кулларын күтәреп, догалар белән Раббыбызга ялварган кардәшләребез белән бердәмлекне тоябыз Бу көнне без гөнаһка илтергә мөмкин булган һәр гамәлдән ерак булырга тиешбез Корбан бәйрәме алдыннан булган бу көннәр елның иң кадерле көннәре булып санала Алар - гыйбадәт һәм мәгъфирәт көннәре.  Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: «Гарәфә көнендә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына карый һәм йөрәкләрендә кечкенә генә бөртек кадәр иман булса, аларны гафу итә», - дип әйтелә

Тимергали хәзрәт Юлдашев, «Саләх» мәчете имам-хатыйбы