Пятничная проповедь "Туган илне яратып яшәүнең мөһимлеге"

11 сентябрь вәгазе,

Мөхәррам аеның 23 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Туган илне яратып яшәүнең мөһимлеге

      Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкераналарыбыз, җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Моста-фа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга Үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! Мөхтәрәм җәмәгать, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

     Ике гаеттән олуграк булган изге җомга бәйрәме барчалары-бызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен иде Мөкатдәс җомга көнне ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чик-сез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

      Төзек һәм дөрес җәмгыятьнең нигезен камиллеккә, яхшылыкка ом-тылган кешеләр тәшкил итә Һәр кешенең күңелендә туган җирлегенә, ту­ган иленә карата мәхәббәт, аның белән горурлану була Ниндидер сәбәпләр белән, кеше моны никадәр генә инкяр итәргә тырышса да, күңеле, йөрәге белән моның шулай икәнен таный Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ватанны сөю - иманнан», - диде Динебез буенча без һәр адәм баласының фитрый иман белән дөньяга туганын беләбез Иман - ул күңел  белән ышану Иманлы кеше Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, фәрештәләргә, изге китапларга, Аллаһыдан җибәрелгән пәйгамбәрләргә, тәкъдиргә ышана Кеше никадәр генә үзен фитрый иман халәтеннән ае-рып карарга, тәкәбберлек белән үзен болардан өстенрәк куярга тырыш-са да, аның күңел түрендә яхшылыкка, чисталыкка һәм Аллаһының киң кодрәтенә ышану яши Шуңа да «Ватанны сөю иманнан» дигән хәдистә кеше барыбер туган илен ярата дигән фикер белән беррәттән, мөселман кешесе Ватанын яратырга, аны кайгыртып яшәргә тиеш дигән фикер уза Бу бик тә мөһим Чөнки кеше үзенең бүгенге көне белән генә түгел, ә киләчәген кайгыртып яши Гаиләсе, балалары, оныклары булган ке-шене бүгенге көннең уңайлыклары, өстенлекләре генә түгел, ә киләчәк тормышның да камил, төзек, дөрес булуы кызыксындыра Шуңа да ул бу тормышны, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртер өчен үз өлешен кертергә ом-тыла Барыбыз да белә: канәгатьсезлек күрсәтеп, шөкерсезлек белдереп кенә уңышка ирешеп булмый Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Аллаһы бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул ка-вем үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы», - диелгән «Рәгыд / Күк күкрәү», 13:11

     Адәм балаларының табигате шундый: алардан үзгәрешләр телисез-ме, дип сорасаң, алар, әйе, дип җавап кайтара Ә үзгәрергә телисезме, дип сорасаң, эндәшүче юк, чөнки канәгатьсезлек белдереп, үзгәрешләр таләп итү җиңел, әмма җиң сызганып шул уңай якка үзгәрешләрне булдырырга тырышу бик авыр гамәл. Галимнәр әйтүенчә, адәм баласы өчен иң авыр гамәл - ул рәхәтлеккә чыдый алмау Тарихка күз салсак, кешеләр авыр сугыш елларында, үзәккә үткән ачлык, ялангачлык вакытында да көчле авырлыкларны, сынаулар-ны ерып чыга алган Ә иң мөһиме авырлыклар белән күзгә-күз очрашса да, кешелек сыйфатларын югалтмаган: ярдәмгә мохтаҗ булганнарга бу-лышып, булганына шөкер итеп яши белгән. Менә бүгенге заманның төп бәласе шунда да инде, җәмәгать! Бүгенге көндә безгә - халыкка яшәешебез өчен булдырылган уңайлыкларны күрергә теләмәвебездә, ә һаман зарланып, нидер таләп итеп яшәвебездә Өстебез бөтен, тамагыбыз тук булганда телебез шөкерне күбрәк әйтергә тиеш булса да, киресен эшләп яши бирәбез.

     Илләребез, көннәребез тыныч, имин булып торганда, җитеш тор-мышта яшәгәндә һаман зарланып, ризасызлык белдереп тору мөселман кешесенең эше түгел Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше иртүк сау-сәламәт булып уянса һәм аның ашар ризыгы, кияр киеме булса, ул иң бай кеше инде», - дигән Менә болар хакында фикер йөртсәк иде, җәмәгать!  Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең күңеленә дә туры юлны - һидаять са-лып, бу тормышта җәмгыятебез өчен дә, кешеләр өчен дә файдалы булып яшәүләребезне насыйп итсен иде Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек биреп, һәр яңа туган көнебезгә шөкер әйтеп, Аллаһының нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде.

* * *

Фузаил бине Гыяз: «Әгәр дә минем кабул булына торган бер догам барлыгын белсәм, мин җитәкче өчен дога кылар идем», - дип әйткән

Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә президентыбыз - Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядъкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең, телебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит!

 «Хозур» редакциясе