Акция подари бумаге жизнь завершился

       Кайбыч районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте белән берлектә агымдагы елның июнь аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акциясендә катнашты. Беренче өлешен июнь аенда  кабул итү пунктына  тапшырып 3250,00 сум акчаны "Зәкәт" хәйрия фондына тапшырылган иде. 

        Янә халыктан макулатуралар җыелу сәбәпле икенче өлешен дә  ташырып, 3262,00 сум акчаны "Зәкәт" хәйрия фондына тапшырдык. Барлык мөселман кардәшләребезгә дә әлеге изге гамәлдә катнашкан өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без бу гамәлебез белән кәгазьләрне исрафтан саклыйбыз, исән агачларны саклауга үз өлешебезне кертәбез, һәм иң мөһиме авыр хәлдәге, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә  ярдәм итәбез.   Кайбыч мөхтәсибәте  «Кәгазьгә гомер бүләк ит» акциясе барышында янә беренчеләрдән булып зур күләмдә макулатура тапшырган Җамалов Рөстәм гаиләсенә һәм макулатураны кабул итү пункларына тапшырырга ярдәм күрсәтүче Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улына олы рәхмәтләрен белдерә.