Пятничная проповедь "Коръәни Кәримне уку әдәпләре"

7 нче май вәгазе, Рамазан аеның 25 нче көне, һиҗри исәп буенча 1442 ел

Коръәни Кәримне уку әдәпләре

       Бөтен галәмне юктан бар итеп, тәрбия кылучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед-сәналәребез, барча мактауларыбыз булса иде Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә күңелләребез түреннән чык-кан сәламнәребез, салават-шәрифләребез ирешсә иде Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, авыру-сырхауларга хәерле шифалар, имансызлыкта, тәүфыйксызлыкта йөргән бәндәләргә юлны табарга ярдәм итсә иде, аларны иманга китереп, тәүфыйк-һидаять, истикамәтләр насыйп әйләсә иде

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Изге җомга көнебез һәркайсыбызга мөбарәк булсын Аллаһы Тәгалә ике җомга арасында вафат булган дин кардәшләребезнең гөнаһларын ярлыкап, рухларын шатландырса иде Аллаһы Раббыбыз изге җомга көнендә кылган догаларыбызны, игелекле гамәлләребезне кабул итеп, безне Үзенең чиксез рәхмәтенә ирештерсә иде

Хакыйкатьтә, кешеләр арасында Коръәнне гәҗит сыман укучылар вә аның мөкатдәслеген аңлап бетермәүчеләр бар! Коръәни Кәрим Аллаһы ның мөкатдәс вә мөбарәк сүзләре булу сәбәпле, аны кадерләп тоту һәм хөрмәт итү тиешле Мөселманнар өчен аннан да кадерлерәк китап юк, шуның өчен дә алар Коръәни Кәримгә генә хас булган әдәпләрне сакларга тырышалар Бу әдәпләр ике төргә: тышкы һәм эчке (кальби) әдәпләргә бүленәләр

Коръәни Кәримне укыганда тышкы әдәпләр:

1 Коръәни Кәримне укучының тәне госел-тәһарәтле, киеме гаурәтен каплаган һәм чиста булырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Пакьләнгәннәр генә аңа кагыла ала». «Әл-Вакыйга», 56:10

  1. Тешләрне һәм авызны мисвәк белән пакьләү Сүз һәм аваз чыга торган урын булганга без аны Аллаһы ризалыгы өчен чистартабыз, шул рәвешле Коръәни Кәримне олуглыйбыз
  2. Коръәни Кәримне мөмкин кадәр кыйблага юнәлеп уку
  3. Төрле шөгыльләр, эшләр комачау итәргә тиеш түгел

5   Коръәни Кәримне уку алдыннан «Әгуузү билләәһи минәш-
шәйтаанир-раҗиим», дип башлау Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай
дип әйтә: «[Расүлем!]   Коръән   укыган   чагыңда   ләгънәтле   шәйтаннан Аллаһыга сыен». «Ән-Нәхл / Бал кортлары», 16:98. Ягъни «Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», дип әйт.

  1. «Әт-Тәүбә» сүрәсеннән кала һәр сүрә башында «Бисмилләһ»не әйтү кирәк
  2. Коръәни Кәримне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп, тыныч та-выш белән уку Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Яки аңа өстә [һәм өчтән икесен гыйбадәттә үткәр]. Коръәнне тәртил белән [әкрен-әкрен, ачык итеп] укы». «Әл-Мүзәммил / Чорналган», 73:4
  3.  Коръәни Кәримне тәртибе белән уку, ягъни сүрәләрнең һәм
    аятьләрнең тәртибен саклап уку.

9 Укый башлаган сүрәне ахырына кадәр укып тәмамлау

10    Коръәни Кәримгә хөрмәт йөзеннән, аның мосхафын, ягъни
гарәпчәсен яткан хәлдә укымау Ә менә яттан белгән сүрә яки аятьләрне
яткан көе укуның гаебе юк

  1. Кеше мөрәҗәгатьләренә бүленмәү Сәлам бирсәләр, сәламне кай-тарып, Коръәни Кәримне укуны дәвам итү
  2. Яттан укыганчы мосхафка карап уку, чөнки Коръән аятьләренә ка-рау - гыйбадәт (Искәрмә: намазда мосхафка карап уку ярамый)
  3. Коръәни Кәримне матур тавыш белән бизәп уку, ягъни Коръән Кәримне көйләп, музыка белән укымау Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Коръәни Кәримне гарәп телендә, әдәби һәм олуглык ияләренең телендә укыгыз Дөреслектә, миннән соң шундый кавемнәр килер, алар насаралар-га охшатып җырлап көйләрләр»
  4. Сәҗдә аятьләре килсә, тиләвәт сәҗдәсе кылу
  5. Коръәни Кәримне укыганда еларга һәм хошугъ халәтендә булырга тырышу

16   Коръәни Кәримне өйрәнү-укыту ниятеннән кала, каты тавыш
белән укымыйча, пышылдап уку мөстәхәб

Коръәни Кәримне укыганда эчке (кальби) әдәпләр:

1 Коръәни Кәримне бирелеп уку, мәгънәсенә төшенергә тырышу, фикерләп уку һәм гамәл кылырга тырышу Раббыбыз Аллаһы Үзенең Изге Китабында болай дип әйтә: «[Коръәни Кәрим] Мөбарәк бер Китап ки, аны сиңа алар аның аятьләре   хакында   уйласыннар   һәм   [нәфесләренең   бозык

теләкләреннән арынган] аек акылга ия булганнар үгетләнсен дип иңдердек».

«Сад», 38:29

  1. Коръәни Кәримне укыганда аның кеше сүзе түгел, Аллаһы Сүзе икәнлеген истә тотып уку
  2. Коръәни Кәримнең төп максатын белеп уку, ягъни бу Китап савапка ирешү һәм гыйбрәт өчен укыла

  1. «Мин инде Коръәни Кәримне шәп укыйм», - дип масаймау, тәкәбберләнмәү, бәлки киресенчә, түбәнчелек белән укып, нәфесеңне тәрбияләү
  2. Коръәни Кәримне укыган кешене тыңлаганда яисә ишеткәндә, сөйләшмәү, игътибар белән тыңлап калеб белән фикерләү Коръәни Кәримдә Хак Тәгалә болай дип әйтә: «Коръән укылган чакта, аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз, -бәлки, сез [Аллаһы тарафыннан] рәхмәт ителерсез» . «Әл-Әгъраф / Киртәләр», 7:204
  3. Коръәннән булдыра алган хәтле ятлау һәм ятлаганын онытудан сак-лану, чөнки Коръәни Кәримне ятлау - сөннәт гамәл, ә ятлаганыңны оныт-мау – вәҗиб.
  1. Коръәни Кәримне укыганнан соң дога кылу

Тимергали хәзрәт Юлдашев, «Саләх» мәчете имам-хатыйбы