Кече Кайбыч белән Бәрлебашы авылы арасындагы “Салкын кизләү” тантаналы төстә ачылды

 Кече Кайбыч белән Бәрлебашы авылы арасындагыСалкын кизләүтантаналы төстә ачылды

        Анда шушы кизләүне ачуга зур көч куйган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл халкы, авыл имамнары, хәйриячеләр килгән иде. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин изге догаларын укыды. Альберт Илгизәрович Ябалак авыл җирлеге откан грант акчасына төзелгән бу кизләүне төзүдә катнашучыларга, спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде.