Кайбыч районында җәйге рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләрен тәмамлады.

Кайбыч районында җәйге рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләрен тәмамлады.

          Кайбыч районында быел 11 мәхәлләдә 21-31 нче июль көннәрендә рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Олы Кайбыч үзәк мәчетенә быел 37 бала йөреп дини белемнәрен арттырдылар. Балаларга дәресләрне Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы 3 шәкерт дәресләр алып барды. Балаларга чәй өчерү һәм шәкертләрне ашату чыгымнарын Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улы үз өстенә алды. Бүген укуларның соңгы көнендә балаларга дәрес вакытында алган балларына ярмарка да оештырылды. Беренче август көнне мәчетләргә йөреп дини белем алган балалар өчен Сабан туе да оештырылачак.