Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшырды.

Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшырды.

                 15 нче сентябрь көнне, Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре һәм Нәзарәтнең аппарат һәм гамәлгә куелган оешмаларның хезмәткәрләре чираттагы тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. Республиканың төрле почмакларында яшәүче дин әһелләре Чистай шәһәренең “Татнефть-Олимп” стадионына җыелды. Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләренең ГТО нормаларын тапшыру тантанасына җыелганнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Чистай районы администрациясе башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте.

           Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безне Ислам дине көчле булырга этәрә. Мөхәммәд пәй­гамбәребез ﷺ: “Көчле мөселман зә­гыйфь мөсел­манга караганда Раббыбызга якынрак. Әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар”, - дигән. Без сүздә генә түгел, эштә дә үрнәк булырга тиеш», - диде. Кайбыч районыннан әлеге чарада мөхтәсиб Дамир Гыйниятуллин катнашты.

                        Әлеге язма Татарстан диния нәзарәте сайтыннан алнды. ГТО нормаларын тапшыру буенча тулырак мәглүматны түбәндәге сайттан укырга була. http://dumrt.ru/news/news_26494.html