Собрание имамов

Имамнар җыены

       Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында Дамир хәзрәт быел да гошер сәдәкаларын җыеп Казан шәһәре мөселман уку йортларына җибәрү эшендә катнашкан барлык имамнарга олы рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук имамнар җыелыш барышында мәчетләргә җылылык җибәрү, татар теле курслары һәм дини курсларны оештыру мәсәләләрен дә киңәштеләр.