Пятничная проповедь "Пәйгамбәребез юлыннан тайпылмыйк"

8 нче октябрь вәгазе,

рабигыль-әүвәл аеның 2 нче көне, һиҗри исәп буенча 1443 ел

Пәйгамбәребез юлыннан тайпылмыйк

        Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхаабиһи әҗмәгыйн Галәмнәрне юктан бар итеп, безгә төрле нигъмәтләр, төрле ризыклар биргән, туры юлны, хәерле гамәлләр кылу юлын күрсәткән Аллаһы Тәгаләгә күңелебездәге барча хәмед вә сәналәр булса иде Пәйгамбәрләрнең иң нурлысына, галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелмеш булган Расүли Әкрам Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм-гә күңелебезнең иң түрләреннән чыккан салават вә шәрифәләребез бул­са иде Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримне безгә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм аша иңдерә һәм безгә туры юлны табып, шушы Коръән белән, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте белән яшәүне боера Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аша туры юлны күрсәтеп, безгә пәйгамбәрләр юлын­нан, Аллаһы Тәгаләгә иң якын һәм иң хәерле булган кешеләр юлыннан барырга боерадыр

Кешелек дөньясы төрледән төрле бәлаләр, авырлыклар, начарлык-лар, куркыныч хәлләр белән даими очрашып тора Галәмнәрдә Аллаһы Тәгаләгә карата иң беренче булып гөнаһ кылган зат - ул иблис шәйтан иде Аллаһы Тәгалә безне аннан сакласын Ул үзенең мин-минлеге сәбәпле, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылмады, сәҗдә кылудан баш тартты Ахыр-да, Адәм галәйһиссәламне фетнәләп, аның җәннәттән чыгуына сәбәпче булды Ә соңында инде, Адәм галәйһиссәламнең ике улы арасында булган низагта, шулай ук вәсвәсә кылып, Кабилгә Һабилне һәлак иттерде.

       Усаллык, золымлык һәрбер заманда да булган Төрле вакытта аның исеме төрлечә аталган Кызганычка, бүгенге көндә дә шушы начарлык һәм бозыклык безнең янәшәбездә яшәп килә Бүгенге көндә аны экс­тремизм дип атыйлар, ягъни кешеләр динне, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәткән юлны дөрес аңламыйча, буталчык юлларга кереп, үзләренең киләчәкләрен, бүгенге көннәрен куркыныч астына куя-лар Әйе, экстремизм дигән нәрсә чыннан да бар, әмма ул нинди генә исем белән аталса да, нинди генә дин астында, кайсы чорда барлыкка килсә дә, усаллык, җинаятьчелек - җинаять булып кала бирә Хәтта ул үз исемен бик матур ислам исеме белән бутаса да, ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәткән юл түгел Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «[Расүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек». «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:107. Икенче бер аятьтә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Сезнең өчен [бигрәк тә] Аллаһыга һәм Соңгы көнгә өмет баглаган һәм [курку, теләү, муллык һәм тарлык кебек бөтен хәлләрендә] Аллаһыны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмдә күркәм үрнәк бар». «Әл-Әхзәб / Гаскәрләр», 33:21

       Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең тормыш юлы үрнәгендә башка диндә, икенче бер милләттән, башка төрле уй-фикердә булган кешеләргә карата нинди мөнәсәбәт булырга; нинди гамәлләр кылырга; алар белән сату-алу һәм башка мөнәсәбәтләрне ничек булды-рырга; аларга карата нинди караш булырга тиешлеген безгә ачыктан-ачык күрсәтә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәтта үзенең ишек төбенә чүп атып киткән кешеләргә дә мәрхәмәтлелек белән карый торган булган Аларга беркайчан да орынып, начар сүзләр әйтеп, начар гамәлләр кылмаган Беркайчан да үзенә дорфа дәшкән кешеләргә дорфа итеп җавап кайтармаган Аның динендә булмаган кешеләргә ул нәфрәт белән карамаган Әгәр дә берәр кеше аның кебек фикерләмәсә, ул кешегә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да начарлык белән кычкырып, аны мыскыл итеп түбәнсетмәгән.

       Әгәр дә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлын карасак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күпме генә рәнҗетсәләр, күпме генә кыерсытсалар да, ул бер кешегә барып та: «Син минем динемне мыскыл иттең», - дип сукмаган, рәнҗетмәгән, кыер-сытмаган Беркайчан да башкаларга: «Сезнең динегез дөрес түгел Сез мәсхәрәле кешеләр», - дип аларга ярамаган сүзләр әйтеп каты бәрелмәгән Киресенчә, аларга ягымлы караш белән, яхшы сүз әйтеп, күркәм мөгамәлә кылып яшәргә тырышкан.

          Без - мөселманнар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Мөселман шул кеше-дер - кешеләр аннан беркайчан да курыкмаслар Үзләренең малларын, җаннарын, тәннәрен, милекләрен иминлектә, дип хис итәрләр» Ягъ-ни мөселман булган кеше беркайчан да гайбәткә, начар сүзләргә, начар гамәлләргә, мыскыллауларга, җәберләүләргә күчмәс Киресенчә, ул бик мөлаем итеп аралашырга тырышыр.

       Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм намаз укыган вакытта аның өстенә дөя эчәкләрен һәм башка төрле нәҗесләрне ташласалар да, ул беркайчан да алар белән дорфа сөйләшмәгән Киресенчә, мәрхәмәтле булырга тырышкан Үзенең оныклары белән дә һәрвакыт көләч йөзле бу-лып, шатланып алар белән уйнаган Әгәр дә начарлыкны күрсә, ул матур итеп, хикмәт белән әйтә белгән Ислам дине тынычлык, матурлык һәм күркәм дин буларак таралды Коръәни Кәримнең беренче булып иңгән аяте дә «Укы!» дигән сүз белән башлана, ягъни Раббыбыз безне гыйлем алырга чакыра Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә гыйлем туплап, шушы юлда үзеңнең малыңны кызганмыйча укырга, тырышырга, хезмәт куярга кирәк икәнлеген һәрвакытта да ассызыклаган.

         Бервакыт бер көрәштән кайткач, сәхабәләре бик нык сөенгәндә, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Без кечкенә көрәшне җиңдек, әмма алдыбызда иң зур яу бар» Сәхабәләре бу сүзләргә гаҗәпләнеп, Аллаһының Расүленнән: «Нинди яу соң ул? Мон-нан да көчлерәк яу була аламыни?» - дип сораганнар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип җавап биргән: «Әйе Әле алды­бызда иң зур яу бар Ул да булса - нәфесебез белән көрәшү» Нәфесебезгә каршы тору, нәфесебез теләгән начарлыкларны булдырмау, ягъни һәр мөселманның каршысында иң зур көрәш - ул үз-үзе белән, үзенең нәфесе белән Төннең уртасында намазга уяну, йокыңны җиңү - зур бер көрәш, нәфесеңне җиңү Рамазан аенда ризыктан, эчемлекләрдән аерылып тору - шулай ук зур бер көрәш, нәфесеңне җиңү Вакытыңны дөрес итеп кул-лану, гыйлем алырга тырышу да нәфесеңне җиңү Ачуыңны чыгарган кешегә беренче булып елмаеп, янына килеп исәнләшү - зур бер батыр-чылык Боларның барысы да безгә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тарафыннан өйрәтеп калдырылган гамәлләр Башка кешеләргә диннәре, фикерләре башка төрле булу сәбәпле ачу белән ка-рау, төрле экстремис тик юлларга керү - начар гамәлләрдән санала, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакытта да гел хәерлегә өндәгән Аллаһы Расүленең үзеннән соң пәйгамбәрләр бул-маячагы хакында әйткәнен беләбез Расүлебездән соң аның гыйлемен безгә галимнәр ирештерәчәк Пәйгамбәребезнең өммәтенә, ә бигрәк тә сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп, Раббыбыз әлеге сүзләрне әйтә: «Кешеләр [мәнфәгатьләрен кайгыртыр] өчен [мәйданга] чы-гарылган өммәтләрнең иң яхшысы сез булдыгыз [Ий Мөхәммәд өммәте! Аллаһының мәңгелек гыйлемендә дә, Ләүхүл-Мәхфүздә дә бу саклана]. Яхшы гамәлләрне әмер итәсез, начар гамәлләрдән тыя-сыз һәм Аллаһыга ышанасыз». «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:110

        Кызганычка, бүгенге көндә мөселман кешесенең сурәте дөньяда бик кур кыныч халәт белән тасвирлана Ислам исеменнән начарлык эшләүче кешеләр башкаларга түгел, нәкъ менә мөселманнарга зур зарар китерәләр Шушы начар кешеләр аркасында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтен үтәп яшәргә тырышкан кешеләргә, матур яулыкла-рын япкан мөслимәләргә кырын карыйлар Шушы кешеләрнең начар гамәлләре аркасында бүтән дин, милләт кешеләрендә мөселманнарга һәм сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә карата үзенә күрә бер нәфрәт һәм аңлашылмаучанлык туа Әмма хакыйкый мөселман кешесе беркайчан да начарлык кылмас, хәтта үзенә начарлык эшләсәләр дә, ул аларга күркәм рәвештә җавап кайтарыр Чын хакый­кый мөселман булган кеше һәрвакытта күңелендә изгелек йөртү сәбәпле, бөтен кешегә дә бәхет теләр, чөнки ул зур бәхетнең иманлы булып, кешеләргә изгелек кылып яшәү икәнен аңлый һәм башкаларга да шуны тели Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Үзегезгә теләгәнне башкаларга да теләмичә сезнең иманнарыгыз камиллеккә ирешмәс», -дип әйткән Үзебезгә теләгән бәхетне калганнарга да теләсәк, алар белән яхшы мөнәсәббәттә булсак, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә безнең шушы ма-тур үрнәгебез, әхлагыбыз сәбәпле калган кешеләрне дә ислам диненә ки-терер Без кешеләргә динебезнең никадәр матур, гүзәл, күркәм икәнен күрсәткән саен, алар безнең динебезгә тартылырлар.

          Кайбер сәхабәләр, галимнәр үзләренең диннәрен тел белән түгел, ә гамәлләре белән күрсәтә торган булганнар Сату-алуда булган гадел-лек, кешеләр белән аралашуда тугрылык, өстендәге әманәтне җиренә җиткереп үтәү сәбәпле, күп кенә кешеләр аларга сокланып, Ислам диненең шуның кадәр олы дәрәҗәгә күтәрүен аңлап, динебезне кабул иткән Безгә дә шушы үрнәкне алырга кирәк Матур сүзләрне ешрак әйтергә, күркәм гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк Матур сүзләрне никадәр ешрак әйтсәк, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә шуның кадәр ныграк, көчлерәк ияргән булабыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә никадәр ныграк ияргән булсак, Кыямәт көнендә аның шәфәгатьчелеген алу мөмкинлеге шуның кадәр арта ба-рыр, иншәАллаһ.

      Газиз дин кардәшләрем, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хакыйкый мирасын дөрес итеп аңлыйк, күркәм гамәлләр кылыйк һәм тормышыбызны Аллаһы рәхмәтенә ирешерлек итеп үткәрик Аллаһы Тәгалә барчабызга да динне дөрес аңлап, Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә яшәү әҗ ерен, нигъмәтен насыйп итсә иде Кыл-ган һәрбер гамәлләребездән Раббыбыз разый булса иде Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга хәерле, бәрәкәтле тормышлар насыйп кылсын Әәмин

Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе,

Сатыш авылы имам-хатыйбы