Форум мусульманских преподавателей Татарстана

Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы булды

          Рабигыль әүвәл аеның 6 нчы көнендә (12 октябрьдә), Казанда Идел мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең еллык Форумы башланды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Быел форум  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм «Традицион диннәр теологиясе һәм мәгариф даирәсендә фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләр хезмәттәшлеге» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында уза. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Форум, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп, социаль аралыкны саклап оештырылды. 

            Форум кысаларында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Татарстан Республикасында дини белем бирү үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне карый. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы Бөрбаш балалар пансионаты директоры Альберт Базагутинов “Балтач районы Бөрбаш авылында ир балалар өчен ислам пансионаты эшчәнлеге” темасына чыгыш ясады. Шулай ук Чаллы шәһәренең “Зиннәт” гаилә ял үзәген нигезләүче Ләйсән Әхмәтшинаның кече яшьтәге балаларның дини үсеше өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашуы, Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерхановның “БИАда магистрлар һәм докторлар әзерләү өчен мөмкинлекләр” хакында сөйләве көтелә. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йортының нәшрият бүлеге баш мөхәррире Ленар Хамматов 2021 елның башында үз эшен башлап җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе агымдагы нәтиҗәләре белән таныштырачак. Безнең районнан әлеге чарада район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм авыл мөгаллимәләре Гайнуллина Илсинә, Нигмәтҗәнова Илхамия, Яруллина Мөслимә ханымнар катнашты.

       Әлеге язма Татарстан диния нәзарәте сайтыннан алнды. Форум барышы буенча тулырак мәглүматны түбәндәге сайттан укырга була.  http://dumrt.ru/news/news_26649.html